Уразаның беренче көнендә, 2 апрельдә, Яңа Ярмәк авылы клубында мәрхүмә Алия Арсланованың «Әмин маҗаралары һәм башкалар» китабының тәкъдир итү кичәсе узды.
Кичәгә килгән кунакларны Алиянең иҗаты белән клуб мөдире Хәмидуллина Алия һәм китапханәче Җәләева Асия таныштырдылар.
Алияне искә алып, авылдашлары Мәрьям Каюмова, Рәмзия Мифтахова, Гөлсинур Гафурова Коръән сүрәләре укыдылар, догалар кылдылар.
Үзләренең уй-истәлекләре белән Алиянең элеккеге сыйныф җитәкчесе Сания Нуретдинова, әнисе Зөлфия Шиһапова, сеңелесе Лилия Шәрәфетдинова уртаклаштылар. Зөлфия ханым кызына багышлап язган шигырьләрен дә укып үтте.



Кичә авыз ачу белән тәмамланды.

Икенче көнне Яңа Ярмәк авылы мәктәбе балалары да авылдашларының китабы белән таныштылар.

Сания НУРЕТДИНОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1222


