Камилә Вәлиева: «Сәлам, Рөстәм абый! Сәлам, дуслар!»

RkZWcYrjk2wФигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева Мәскәүдә узучы «Мәскәү — Татарстан күпере» яшьләр форумында катнашучыларны сәламләде дип яза «МАТЧ ТВ».

- Ышанам ки, без сезнең белән «Мәскәү — Татарстан күпере» дигән искиткеч форумда очрашырбыз әле, мин бит Казанда тудым һәм үземнең татар булуым белән горурланам. Дуслар, һәрберегезгә ярдәмегез, җылы мөнәсәбәтегез һәм сүзләрегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мин моны тоям һәм бик югары бәялим. Сезгә эшегездә уңышлар, һәркайсыгызга бәхет һәм теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Уңышлар сезгә! — диде Вәлиева үзенең видеомөрәҗәгатендә.
Чараны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра. Чара кунаклары арасында — Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук югары федераль постлар биләгән Татарстан кешеләре: РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар.

shahrikazan.ru

Просмотров: 506

Комментирование запрещено