Ветераннарга рәхмәт сүзе

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга житмеш җиде ел үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Ләкин мин бу турыда күп уйланам. Сугыш дигән сүзне ишетү белән  күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып ташланган болыннар, ятим балалар килеп баса.

Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәтләр китергән. Япь-яшь егетләр-кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка киткәннәр. Тылда калган халык солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр, колхозда көнне төнгә ялгап эшләгәннәр.

Сугыш халыкка бик күп кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Кемнеңдер сөекле ирләре, үчтекиләп үстергән уллары, хөрмәтле әтиләре Ватан өчен яуга киткәннәр, күпләре кайтмый, сугыш кырларында ятып калалар. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була. Шулай ук фашист концлагерьларына эләгүчеләрнең дә язмышы күп вакытта аянычлы була. Аларның саны хисапсыз.

Бөек Ватан сугышында бик күп якташларыбыз да корбан булган. Нинди зур югалтулар! Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмаслык бәйрәм булып кала. Хәзерге вакытта да 9 Май Бөек Җинүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны кочып, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен аркаларыннан сыйпап сөясе, дөньядагы ин матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәтләребезне әйтәсе килә.

Анна ДМИТРИЕВА,

Иске Ярмәк мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.

***

Мин күрдем…
Мин авырту һәм чигенү
                      ачысын күрдем,
Кан да, кайгы да, күз
                          яшьләре дә…

1941 елның 22 июне шимбә көненә туры килгән. Күпчелек мәктәпләрдә бу көнне чыгарылыш кичәләре уздырганнар. Иртән генә таралышкан яшьләр, якты өметләр бе­лән өй­ләренә кайтканда да җыр­лап-көлеп, киләчәккә планнар корып, бер-берсен онытмас­ка, даими очрашып торырга, уңышлары һәм шатлыклары бе­лән уртаклашырга сүз куешканнар. Ләкин алар якты хы­ял­ларының тормышка ашмаячагын әле белмиләр. Иртәнге сәгать дүрттә сугыш башланган булган инде…

Бу куркыныч, канкойгыч вакыйгаларны үз күзләре белән күргән һәм үзе дә сугышта катнашкан бабам турында язарга телим. Минем фронтовик бабам — Ибраһим Исмәгыйль улы Йосыпов, Баку шәһәренең хәрби училищесында укып чык­каннан соң, хәрби офицер званиесе алып, туган авылына ялга кайта. Биредә ул минем булачак әбием Хәдичәне очрата, һәм алар өйләнешәләр. Хәрби хезмәт урыны итеп Ереван шәһәре билгеләнә.

…Ибраһим бабамның бала­чагын бәхетле дип атап булмый. Әтисе Исмәгыйльне Беренче бөтендөнья сугышына алганда, ул нибары 2 яшьлек бала булып кала. 6 яшендә әти­сен дә, әнисен дә югалткан Ибраһимны Нуриәхмәт абый­сының гаиләсе сыендыра. Бәл­ки, шуңадыр да ул башкалардан көчлерәк, акыллырак, өлгеррәк булырга тырыша: мәк­тәптә дә яхшы укый, спорт бе­лән дә шөгыльләнә, яшүсмер чагыннан ук авыл Сабантуйларында батыр булып таныла, морадына ирешеп, хәрби училище тәмамлый.

1941 елда, командование планы буенча, Ибраһим хезмәт иткән полкны, дошманга юл куй­мас өчен, Иранга кертәләр. Аннары ул Көньяк-Көнчыгыш фронтта сугыша: Харьков, Донбасс, Днепропетровск тирәсен­дә каты сугышлар бара, ип­тәш­ләре һәлак була, ачлык, суык­тан да күпләр зыян күрә. Һәркайда миналар, снарядлар шартлый, самолетлар бомба коя. Төрле яктан яралыларның ыңгырашуы ишетелә, бөтен җирдә тузан, төтен һәм һәлакәт.

Беренче һөҗүмнән соң исән калгач, Ибраһим сугышның ни­кадәр авыр хезмәт булуын аңлый башлый. Күп йөрергә, тиз йөгерергә, үз тормышыңны һәм дусларыңның гомерен саклап калу өчен, курку белмәс һәм җитез булырга кирәк. Туңган җир­не тешләрең белән киме­реп, яшеренә белергә  туры ки­лә. Кечкенәдән эшләргә һәм спорт белән шөгыльләнергә күнеккән кешегә бу артык авыр булмый. Аның 76нчы дивизиясе Харьков өлкәсе, Волчанка шәһәрен азат итә, Сталинград өчен сугыша, Балтыйк буенда «Багратион» операциясендә кат­наша…

Ибраһим, кулы яраланып, 1942 елның 18 апре­лендә гос­питальгә эләгә. Сәла­мәт­лән­гәннән соң өлкән командирлар курсларын тәмамлый һәм кабат фронтка китә, башта командир урынбасары, аннан 1173 укчы полкының батальон командиры була.

Бабай сугышның бер эпизодын балаларына болай сөй­ләгән:

- Кавказда булды бу хәл. Без чигенүче дошман эзеннән барабыз. Тау текә, аста елга ага. Кичкә таба разведчиклар елга артында немецларның пулеметлар көйләвен күреп алалар. Әйләнә-тирәдә ачык урын, качарга урын юк. Без, берничә солдат һәм мин, караңгылык төшкәнне көтеп алдык та дош­ман позицияләренә якынлаштык. Бәрелеш яшен тизлегендә һәм аяусыз булды. Безнең гас­кәрләргә юл ачылды, ләкин мин бу сугышта яраландым. Минем белән булган барлык солдатларны орден һәм медальләр белән бүләкләделәр, ә мине ашыгыч рәвештә госпитальгә озаттылар, минем урынга башка солдатны бүләкләгәннәр.  Бу гаделсезлек турында сугышчан дусларым командованиегә хат яздылар һәм мине дә орден белән бүләкләделәр…

1944 елның июнендә бабам, укчылар батальоны командиры буларак, Украина фронты сос­тавында Берлинны алуда катнаша. 1946 елның апрелендә ул Кызыл Байрак ордены, ике Бөек Ватан сугышы ордены һәм күкрәк тулы медальләр белән авылга кайта, авылдашлары аны каршы алырга күпер төбе­нә үк чыгалар. Ибраһим бабай үз гомерендә авылда иң хөрмәтле кеше булып яшәде. Мин аның белән бик горурланам.

 

Элина ЗЫЯТДИНОВА,

Иске Ярмәк мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1011

Комментирование запрещено