Төркия белән элемтәләр ныгый

ТУРКИ225 майда, өлкә хөкүмәте чакыруы буенча, эшлекле визит белән Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмәт ЭРИКАН Самарага килеп китте. Шул ук көнне ул Самараның Тарихи мәчетендә региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән очрашты, мәчетне яңартып кору эшләре белән танышып чыкты.

Генераль консул Самара өлкәсенә 2019 елда, аны Татарстанга илче итеп билгеләгәннән соң ук килеп киткән иде. Ул чакта да Исмәт Эрикан Алексей Толстой урамындагы Аллаһы йортын карап йөрде. Шушы вакыт эчендә мәчетнең нигезе ныгытылган, иске мәчеткә өстәп, ике катлы бина һәм манара төзелгән, эчке бизәү эш­ләре тәмамланып бара. Бу зур үзгәрешләрне күргән консул ка­нәгатьлек хисе белдерде.

- Бик зур эшләр эшләгән­сез, Тарихи мәчетегез бөтенләй баш­ка төс алган. Планлаштырылган үзгәрешләрне вакытында тәмамларсыз, дип ышанам, — диде ул.

Талип хәзрәт белән сөйләшү вакытында заманында Татарстанда ачылган һәм уңышлы гына эшләп киткән, ләкин төрле сәбәпләр аркасында ябылган Татар-төрек лицее программасын торгызу мөмкинлекләренә, Сызран районында күмелгән тө­рек хәрби әсирләренең истә­леген саклау темасына кагылып үттеләр. Төркия моның өчен кирәк булган архив документларны җыйган һәм Сызран районында төрек әсирләре күмелүен раслаган. Шуңа да карамастан, һәйкәл кую эше тиз генә булмас, дигән фикер белдерде консул. Чөнки, Россия төрекләргә һәйкәл куюны рөхсәт иткән очракта, Төркия дә рус-төрек сугышында һәлак булган һәм Төркиядә күмелгән рус солдатларына да шундый ук хөрмәт күрсәтергә тиеш булачак. Ә моны эшләп булмый, чөнки зират өстендә күптән инде аэропорт төзеп куелган. Бу мәсьәлә дә, вакыты җиткәч, чишелешен табар, дигән ышаныч белдерде консул.

Исмәт Эрикан визит барышында Самара өлкәсенең сә­нәгать оешмалары белән кы­зык­сынды.  Бигрәк тә аңа Толь­ят­ти­ның Махсус икъдисади зонасы, «Жигулевская долина» технопаркы, АвтоВАЗ индустриаль паркы ошады. Соңында ви­це-губернатор Вик­тор Куд­ря­шов һәм Исмәт Эри­кан хез­мәт­тәшлек итү мөм­кин­лек­ләре турында фикер алыштылар. Үсештә булган Самара регио­ны хезмәттәшлек итү буенча төрле сфераларда конкрет проектлар тәкъдим итте.

- Без илебезгә яшь көч­ләр килүен хуплыйбыз. Сез­гә тәкъдим ителгән уртак проект­ларның берсе – “Самара Арена” стадионы янында төрек төзүчеләре ярдәмендә вуз­ара кампус төзү. Килсеннәр, илебездә калсыннар, югары уку йортларыбызда белем алсыннар, — дип сөйләде Виктор Кудряшов. Шулай ук сәүдә, туризм, җитештерү производстволары оештырып җибәрү юнә­лешендә дә кызыктырырлык тәкъ­димнәр күп булды.

Исмәт Эрикан сүзләренә караганда, Төркия Самара өлкәсе вузлары белән хезмәттәшлек итүне киңәйтергә, мәдәният өл­кәсендә элемтәләрне ныгытырга җыена. Ул, Казан үрнә­гендә, Самарада да Төркия ки­но­сы атналыгы уздырырга тәкъдим итте. Төркия 90нчы ел­лар­да Са­мара өлкәсенең бер­ничә зур проектында катнашуын искә төшереп үтте. Шундый про­ект­ларның берсе — «Нобель Автомотив Русия» предприятесе.

Консул рус һәм төрек де­ле­гацияләренә, элемтәләрне яңарту өчен, бизнес-миссияләр алышу тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, июльдә Самара эшкуарлары Төркиягә барачаклар, ә җавап визиты белән Төркия вәкилләре сентябрьдә киләчәкләр.

Киңәшмәне йомгаклап, Виктор Кудряшов: “Генераль консулга конкрет тәкъдимәре өчен зур рәхмәт, — дип белдерде. — Төркия — сәүдә өлкәсендә дә, мәдәният өлкәсендә дә күп­­тән­ге һәм ышанычлы парт­не­рыбыз. Үткән елда безнең ара­да товар әйләнеше 42 процентка үсеп китте. Ләкин потенциал бар әле. Бүген өлкәбез предприятиеләре дә, халык та импорт товарларына мохтаҗ. Төркия җитештерүчеләре Рос­сиягә экспорт товарлары китереп тора ала. Чөнки Төркия товарлары югары сыйфат, юнь бәя белән аерылып торалар”.

Исмәт Эрикан да икеяклы сөйләшүләрнең уңышлы булуын билгеләп үтте.

 

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 514

Комментирование запрещено