Минем күптән булган бер хәлне сөйлисем килгән иде. Бәлки, ул кызык та түгелдер. Бу үткән гасырның җитмешенче еллары уртасында, Яңа ел бәйрәме тирәсендәрәк булгандыр.
Бу вакытта безнең инәй күптәннән чирли иде инде. Көчкә генә атлап йөри, аяклары бик нык авырта иде. Ә әтәй эчә. Шуңа күрә гаиләдә акча да булмагандыр инде. Берзаман өебезгә тунын әйләндереп кигән, билен мунчала белән буган бер абзый килеп керде. Раштуа булып йөрүче икән ул. Күчтәнәч бирергә бит инде. Инәй аптырамады, шикәр ваткычны алды да, комковой шикәрне берничә кисәккә ватып, теге абзыйга сузды. Күрәмсең, бер шикәрне бөтен килеш бирергә яхшысынмаган, мул булсын дип, вак кисәкләргә ватып биргән. Ә бәлки шулай шаярткандыр да.
Икенче көнне бу абзый сөйли ди: “Әй, шундый җәлләдем үзләрен!” — дип. Бу кеше Зыя абзый Габидуллин иде.
Менә шундый хәлләр дә була Яңа ел алдыннан. Ә хәзер нәрсә алып, нәрсә ашарга белмибез, Аллаһыга шөкер, бар да бар.
Рушания СӘЛАХОВА-ДИНДАРОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 663