Тарихчылар Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә Сөембикә исемен бирергә тәкъдим итте

d8f5828183229bc90544d4d425d81305«Безнең мирас» журналы туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар белән түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашу барышында Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә Сөембикә исемен бирергә кирәк, дигән фикер әйтелде.

Тарих фәннәре докторы, галим Фәйзелхак Ислаев Казанда Сөембикәгә һәйкәл булмауга борчылуын әйтте. 

«Сөембикә ханбикәгә әле дә һәйкәл куя алмыйбыз. Касыймда һәйкәл куйдык, мин сөенәм, әмма аны Казанда күрәсем килә. Ул бит Казан ханбикәсе. Менә бездә яңа мәчет төзелә башлады. Мәчеткә Сөембикә исемен бирсәк, алдына Сөембикә һәйкәлен куйсак, әйбәт булыр иде», – диде ул.

Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәп директоры, Роберт Мансуров бу фикерне хуплады.

«Яңа зур мәчеткә Сөембикә исемен бирсәк, бик мәгънәле булыр иде. Исем бирелсә, һәйкәле куела дигән сүз инде. Бу бик зур мөмкинлек, тарих шундый мөмкинлекләрдән тора бит. Мәчеткә лаеклы исем кирәк», – диде ул.

 tatar-inform.tatar

Просмотров: 901

Один комментарий

  1. Сөембикә манарасы бар бит инде. Бәлки беренче Казан ханы Олуг Мөхәммәд исемен бирергә кирәктер. Яки бу мәсҗид тарихи бина булмаганга күрә әллә ниләр уйлмыйча гади әммә бик югары дәрәҗәдәге (дини караш белән) исемен: «Казан Җәмигъ мәсҗиде»- дип бирергә кирәктер. Ошбу исем барча чорга да туры киләчәк: үткән чорларга да. хәзерге чорга да һә киләчәктә дә. Инь шә Аллаһ!