Быел якташыбыз шагыйрь Зыя Ярмәкинең (1887-1965) тууына 136 ел тулып үтте. Шушы уңайдан Яңа Ярмәк авылының китапханәсендә укучы балалар белән «Зыя Ярмәки иҗаты» дип аталган әдәби сәгать үткәрдек.
Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар матур итеп шагыйрьнең «Язгы тамчы», “Җәй башы”, “Иртә”, «Ак каен» шигырьләрен укып күрсәттеләр.
Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 774