«Художественный» мәдәният йортында, Туган тел көне уңаеннан, халык иҗатының зур бәйрәме «Родные напевы» дип аталган IV фестиваль-конкурс узды. Бу фестиваль-конкурста төрле милләт вәкилләре үзләренең милли җырларын, шигырьләрен башкардылар.
Безнең «Ак калфак» кызлары да үзләренең искиткеч җырлары, шигырьләре белән тәлапчән жюри алдында дәрәҗәле урыннар яуладылар.
1 дәрәҗә лауреатлары: Диләрә Абсаттарова, «Чишмә» ансамбле кызлары.
2 дәрәҗә лауреатлары: Әминә Миначева, Гөлнара Дәүләтшина.
3 дәрәҗә лауреаты: Фирдүс Дәүләтшин.
Барлык катнашучыларга иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез!
Без булдырабыз!
Гөлнара ДӘҮЛӘТШИНА, «Ак калфак» клубы.
Просмотров: 570