Чтобы память осталась в сердцах / Истәлекле урын буш тормас

IMG-20230502-WA00042 мая председатель Регионального духовного управления мусульман Самарской области, муфтий Талип-хазрат Яруллин посетил школу с углубленным изучением отдельных предметов «Яктылык».  В этот день здесь состоялось торжественное открытие «Парты героя» в память о земляке-герое СВО Иреке Насырове, погибшем в ночь на 1 января 2023 при обстреле пункта временной дислокации российских войск в Макеевке.

 Ирек Насыров был председателем совета Религиозной организации мусульман села Мулловка Елховского района. Религиозное образование  он получил в самарском медресе «Нур». После объявления в стране частичной мобилизации, Ирек-хазрат был призван в ряды Вооруженных Сил РФ и направлен в зону специальной военной операции под Донецк. В ночь на 1 января 2023 года по пункту временной дислокации российских военных в ПТУ, в Макеевке, был нанесен удар из американских систем залпового огня HIMARS, приведший к гибели 89 человек. К сожалению, среди погибших оказался и Ирек Насыров.

Открытие парты, посвященной защитнику Родины, участнику СВО, объединило волонтеров, юнармейцев, школьников и педагогов. Теперь в школе “Яктылык” отражен короткий, но героический жизненный путь Ирека Насырова, завершившийся 1 января 2023 года. За «Партой героя» будут сидеть школьники, которые имеют успехи в учебе и активно участвуют в жизни школы.

- Герои не умирают, герои остаются в наших душах и в нашей памяти, — обратился к участникам торжественной церемонии Талип-хазрат Яруллин. – Патриотизм, который мы прославляем, не всегда связан только с защитой нашей Родины и военными действиями. Это еще и любовь к своей семье, своим соседям, своей малой родине. Хорошая учеба, получение достойного образования и воплощение своих знаний на благо своей страны – также является патриотизмом. За партой, которую мы сегодня открываем, я надеюсь, будут сидеть молодые ребята, похожие на Ирека Насырова. Такие же честные, правдивые и ответственные. И, конечно же, открытие “Парты героя” будет способствовать сохранению памяти об этом светлом человеке.

Напомним, «Парта героя» — это образовательный проект партии «Единая Россия», цель которого — создание условий для формирования у детей уважительного отношения к истории Отечества и героическому прошлому нашей страны. Всего в школах страны открыто уже более 10 тысяч парт, посвященных героям различных войн и военных конфликтов, выдающимся спортсменам и деятелям культуры.

IMG-20230502-WA0004

 Региональное духовное управление мусульман Самарской области.

***

Бу проект “Бердәм Россия” партиясе башлангычы белән гамәлгә ашырыла. Ул тарихи истәлекне саклауга, балаларда һәм үсмерләрдә Ватан тарихына, илебезнең героик үткәне һәм бүгенгесенә, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, хезмәт ветераннарына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. “Герой партасы” — илебезнең тыныч киләчәге өчен көрәшкән, яшь буын өчен үрнәк булган укучы партасы ул.

Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә 2023 елның 1 гыйнваренда Донецк Халык Республикасының Макеевка шәһәрендә геройларча вафат булган якташыбыз Ирек Насыйров «партасын» ачу тантанасы узды. Анда Ирек Насыйровның туганнары һәм әнисе Асия ханым, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния назәрәте каршында эшләп килүче ветераннар советы рәисе Таһир Мамышев катнаштылар. Чара Россия гимнын башкарудан һәм илебез әләмен күтәрүдән башланды. «Герой партасын» ачу хокукы Талип хәзрәт Яруллинга һәм Асия апага бирелде.
«Армиягә киткәнче Ирек Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче «Нур» мәдрәсәсендә белем алды. Хезмәт итеп кайтканнан соң аны туган Мулла авылы мәчетенә имам итеп куйдылар. Махсус хәрби операциягә киткәнче ул биредә имам булып торды, «Яктылык» мәктәбе белән яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре буенча тыгыз хезмәттәшлек алып барды. Ирек безнең күңелләрдә һәрвакыт көләч йөзле, киң күңелле, итагатьле, аралашучан егет булып калачак», — дип сөйләделәр тантанада катнашучы мөхтәрәм кунаклар.

- Япь-яшь, көч-куәте ташып торган Ирекнең безнең арабыздан китүенә күңел һаман ышанмый әле. Ул безнең бәйсезлегебез, туган телебез өчен, нацистларга каршы көрәшеп, гомерен куйды. Ул — күпләребез өчен үрнәк. Ирек туган телебез, мәдәниятебез, илебез өчен янып яшәде. Бүген аны искә алуыбыз мәрхүмнең рухын шат итсен иде. Аның кебек шәхесләребезне онытырга хакыбыз юк. Ирек истәлегенә атап ачылган парта артына утырып укыган укучылар икеләтә тырышлык һәм җаваплылык куеп укырлар, яңа уңышларга омтылырлар, дип уйлыйм, — дип ассызыклады Фәхретдин Бәдретдин улы.

- Геройлар үлми, геройлар безнең күңелләрдә мәңге яши, — дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Талип хәзрәт Яруллин. — Патриотизм һәрвакытта да Ватаныбызны саклау һәм сугыш хәрәкәтләре белән генә бәйле түгел. Әлеге төшенчә шулай ук гаиләбезгә, күршеләребезгә, туган җиребезгә булган мәхәббәтне дә аңлата. Яхшы уку, лаеклы белем алу һәм белемеңне үз илең файдасына куллану да патриотизм булып санала. Бүген без ачкан парта артында Ирек Насыйров кебек намуслы, җаваплы, дөреслекне яклаучы егетләр һәм кызлар утырыр, дип өметләнәм. Һәм, әлбәттә, «Герой партасы»н ачу игелекле кеше турында истәлекне сакларга ярдәм итәчәк.
Чын ватанпәрвәр милләттәшебезгә багышланган партаны ачу яшь буынны һәм олыларны берләштерә. Хәзер «Яктылык» мәктәбендә Ирек Насыйровның кыска, әмма героик тормыш юлын чагылдырылган урын бар. «Герой партасы» артында укуда зур уңышларга ирешкән һәм мәктәп тормышында актив катнашкан укучылар утырачак. Ә «Яктылык»та олим¬пиадаларда, төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр, спортта уңышларга ирешүче укучылар бихисап. Димәк, «Герой партасы» беркайчан да буш тормаячак!

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com


Просмотров: 920

Комментирование запрещено