В Самаре подвели итоги фестиваля татарской культуры «Мирас» / “Мирас” Самараның мәдәни тормышында якты вакыйгаларның берсенә әверелде

5363788037122803350_121-1024x68230 апреля в Самаре, в муниципальном Доме культуры «Чайка»,  состоялся гала-концерт. На нем подвели итоги международного фестиваля-конкурса татарской культуры «Мирас» («Наследие»), который посвящен Году педагога и наставника.

Фестиваль объединил более 500 участников. За четыре года к нему присоединилось около 2500 коллективов и артистов из разных регионов РФ и зарубежья, в том числе Франции, США, Узбекистана, Казахстана и других стран. Часть конкурсантов присутствовала очно, некоторые представили свои материалы в видеоформате. Они соответствовали номинациям: «вокал», «художественное слово», «хореография», «инструментальное исполнительство» и «декоративно-прикладное творчество». 

28 апреля проходили конкурсные прослушивания и отсмотры самарских участников фестиваля. А 29 апреля жюри оценивало творческие номера гостей из регионов Российской Федерации, ближнего и дальнего зарубежья. В итоге 30 апреля на праздничном гала-концерте прошла церемония награждения победителей.

С приветственным словом на гала-концерте выступили Горланов Анвер Имранович – председатель Совета Самарской областной татарской национально-культурной автономии, Шакуров Ильяс Гумерович – президент Самарского областного татарского общества “Туган тел”, Батыршин Гумар Мулланурович – председатель попечительского совета культурно-исторического фонда «Булгарское наследие». Директор СРТОО «Дуслык» Винер Табризович Нурмухаметов вручил Благодарственное письмо от Всемирного конгресса татар Саитовой Альмире.

Среди большого количества участников жюри отметило два коллектива, именно они стали обладателями Гран-при: образцовый ансамбль татарской музыки, песни и танца «Асылъяр» г. Ижевск и вокальный ансамбль “Батыр егетләр” г. Казань.

Проект помогает сохранить самобытность культуры и традиций татарского народа, а также — выявить одаренных исполнителей и мастеров. Цель мероприятия — привлечь интерес детей к литературному и культурно-историческому наследию татарского народа, его музыкальному, исполнительскому, художественному и театральному наследию.

Фестиваль проводится в Самаре с 2017 года. Он пришел на смену событию «Поют татарские дети», которое проводили в течение 20 лет. Организаторами являются: Самарская областная татарская национально-культурная автономия, Самарская региональная творческая общественная организация «Дуслык» («Дружба»),  Культурно-исторический фонд «Булгарское наследие», Татарская национально-культурная автономия г. Самара, СОТО «Туган тел». Проходит при поддержке Министерства культуры Российской Федерации, Администрации городского округа Самара, Министерства культуры Самарской области, Министерства образования и науки Самарской области, Департамента образования Администрации городского округа Самара, Министерства культуры РТ, Всемирного конгресса татар и Государственного бюджетного учреждения Самарской области Дома дружбы народов.

5363788037122803348_1215363788037122803350_121-1024x682 B52SeO8lbvY d56aba7d-bd36-4910-8c6c-4d35761861a0-770x540 mnlCCCSaIbg photo_2023-05-02_15-16-36-1024x576 photo_2023-05-02_15-16-57 photo_2023-05-04_09-55-41-1024x602 pkSX-54CyMA pzATaCbXwDI qAmNPW-6nkE UzWfDUdcW4c (1) w7_s1toGOMI8tPifZI37yg

 * * *

Самара шәһәрендә үткәрелгән IV “Мирас” татар мәдәнияте Халыкара фестиваль-конкурсыннан зур тәэсирләр белән кайттым. Әлеге күркәм чарада жюри әгъзасы сыйфатында икенче мәртәбә катнашуым. Ул 30 апрельдә “Акчарлак” мәдәният сараенда гала-концерт белән төгәлләнде. Быел «Педагог һәм остаз елы»на багышланып, онлайн һәм офлайн форматларда үткәрелгән фестиваль-конкурста барлыгы 500дән артык милләттәшләребез катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Конкурс-фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел анда Самара, Оренбург, Пенза, Ульяновск, Әстерхан, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Татарстан, Башкортостан, Чувашстан, Кырым Республикалары, Краснодар крае, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләре, хәтта Үзбәкстан, Казахстан, Италия, Франция, США, Кытай, Төркия, Швеция, Чехия кебек чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә катнашу бәхетенә ирештеләр.

“Мирас” Самараның мәдәни тормышында якты вакыйгаларның берсенә әверелде. Берничә ел эчендә әлеге конкурста 2500 дән артык конкурсант катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәтергә өлгерделәр.

Конкурста катнашучыларның иҗатларын Винера Ганиева рәислегендәге компетентлы жюри бәяләде. Вокал: Винера Ганиева, Идрис Газиев, Рөстәм Асаев; хореография: Таһир Латыйфуллин, Чулпан Закирова, Рәшит Гыйззәтуллин; музыка инструментларында башкару: Рәсим Ильясов, Евгений Афанасьев, Илфат Шәехов; нәфис сүз: Рәмис Аймәт, Зөлфия Нигъмәтҗанова, Әлфия Баһаветдинова; декоратив-гамәли сәнгать: Булат Гыйльфанов, Гөлнара Насыйрова.

Гала-концертта катнашучыларны Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең идарә рәисе Әнвәр Горланов, Самар өлкәсе эчке сәясәт департаментының милли һәм конфессия сәясәте идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марина Купцова сәламләде. Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров конкурста катнашучыларга үзенең котлау телеграммасын юллаган. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакировның сәламләү адресын тамашачыларга укып ирештерделәр.

“Мирас” фестиваль-конкурсның иң зур бүләге Гран-прига ике иҗат төркеме лаек булды. Алар: “Батыр егетләр” вокаль ансамбле (Казан) һәм “Асылъяр” җыр, музыка һәм бию ансамбле (Оренбург).

Татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауны, милли мирасыбызны яшь буынга җиткерүне, сәләтле яшьләребезне барлау, аларны зур сәхнәгә чыгаруны максат итеп куйган әлеге проектның авторы һәм аның алыштыргысыз оештыручысы тынгысыз җанлы милләттәшебез Сәетов Искәндәр Зиннур улы. Аеруча бүген, милләтебез алдында төрле катлаулы хәлләр, вәзгытьләр туып торган бер заманда, татар халкы Искәндәр әфәнде кебек шәхесләргә мохтаҗ. “Человек-орекестр” дигән гыйбарә нәкъ менә шундый кешеләр хакында әйтелә торгандыр ул.

Гала-концерт фестиваль гимны белән тәмамланды.

Рәмис АЙМӘТ, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, җырчы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Просмотров: 876

Комментирование запрещено