Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы тарихта калды. Ә ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт безнең хәтеребездә кадерләп саклана. Бөек Җиңү көне якынлашкан саен, хатирәләр генә түгел, илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алынып, кайгы-хәсрәтләр дә яңара…
1941 елда Ватанны саклау өчен Шенталы районының Карабиккол авылы кешеләре дә кулларына корал алалар. Фронтка киткән яшь егетләр, өрлектәй ирләр арасында Нуриәхмәт Минәхмәт улы Мәрданов та була. Кызганычка, бүгенге көндә каһарман милләттәшебез якты дөньяда юк инде. Ул унөч ел элек бакыйлыкка күчкән. Аның турындагы истәлекләрне мин аның хәләл җефете Әгыянә апа белән кызы Галия сөйләгәннәргә таянып яздым.
…Унҗиде яшьлек Нуриәхмәт Мәрдановны сугыш башлангач ук, башка егетләр белән бергә, Сызран шәһәренә озаталар. Ә аннан соң, чатнама суык декабрь көнендә Суслонгерга алып килеп, берничә ай сугыш серләренә өйрәткәч, Нуриәхмәтне, авылдашларыннан аерып, эшелонга утырталар да Владивостокка җибәрәләр. Бу шәһәргә бер ай баралар алар, чөнки һәр тукталыш саен поездны кат-кат тикшерәләр. Ашау-эчүләре дә такы-токы гына була, озак юынмый торганга, бетләп тә бетәләр. Тиешле урынга килеп җиткәч, булачак солдатларны юындырып, диңгезче формасына киендерәләр. Ә үз киемнәрен урманга алып чыгып яндыралар. Көндез дошманның һөҗүм итү куркынычы янаганга, аларны төнге уникедә “Каганович” крейсерына алып киләләр.
Нуриәхмәткә җиде ел ярым хезмәт итәргә туры килә. 1945 елда япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә дә катнаша ул. Күкрәген орден-медальләр бизәгән кыю солдатка бары тик 1952 елда гына туган якларына әйләнеп кайту бәхете татый.
Туып-үскән авылын, әти-әнисен, дусларын өзелеп сагынып кайткан егет озак ял итеп тормый, колхозга эшкә чыга. Әлбәттә инде, үз гаиләсен кору турында да уйлана башлый ул. Һәм, күп вакыт та үтми, Нуриәхмәт авыл хуҗалыгында эшләүче Әгыянә исемле кызга гашыйк була. Заманына карата яшьләр матур туй уйныйлар. Яшь гаиләдә бер-бер артлы уллары Әсхәт, кызлары Тәслимә, Гөлфия, Гөлсирә, Галия дөньяга килә.
Тормыш үз агымын дәвам итә. Күпмедер вакыт үзгач, яхшырак тормыш эзләп, Мәрдановлар Татарстанга күчеп китәләр. Биредә Нуриәхмәт нефтьче булып эшләп ала. Аннан соң аны партоешма секретаре итеп сайлап куялар. Ләкин, ничек кенә тырышса да, Нуриәхмәт чит җирләрне үз итә алмый, һәм алар туган авылларына әйләнеп кайталар.
Нуриәхмәт абый белән Әгыянә апа, гомер буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыгалар. Ә балалары исә, үсеп, теләгән һөнәрләрен үзләштерәләр, үз ояларын коралар. Яраткан әти-әниләренә җиде онык һәм биш оныкчык бүләк итәләр. Нуриәхмәт абый белән Әгыянә апа алтмыш елга якын, кулга-кул тотынышып, тормыш сукмагыннан янәшә атлыйлар.
Алда әйтеп узганымча, Нуриәхмәт аганың бакыйлыкка күчүенә байтак еллар үтеп киткән. Бүгенге көндә Әгыянә апаны кызы Галия белән кияве Фәнил тәрбияләп карыйлар. Галия “Карабиккол” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә икмәк пешерү йортында (пекарня) пешекче булып хезмәт итә. Ә Фәнил бензовозда эшли. Галия белән Фәнил әниләрен бик яраталар, үзен кадер-хөрмәттә яшәтәләр.
90 яшьлек әбекәйнең башка балалары да газиз аналары янына бик еш кайтып йөриләр. Әтиләрен дә бары тик җылы сүзләр белән генә искә алалар алар. “Әтиебез эшчән, гаилә җанлы иде. Бөтен балаларын бертигез яратты ул. Безне яхшы тормышта яшәтер өчен, зур тырышлык куйды. Без аңа бик рәхмәтлебез. Урыны җәннәт түрләрендә булсын”, — диләр. Әгыянә апа ул-кызларыннан бик канәгать. Тәүфыйклы, игелекле балалар – ана өчен олы бәхет шул ул.
Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә быел 78 ел. Әмма бүгенге көндә дә, ул дәһшәтле елларны искә төшергәч, йөрәкләребез сыкрый. Балаларын, ирләрен, сөйгән ярларын, әти-абыйларын югалткан кешеләр күңелендә бу сугыш гомер буе төзәлмәслек канлы җәрәхәт булып саклана. Ленинград блокадасын кичерүчеләр нинди коточкыч әрнүләргә дучар булган! Ладога елгасы аша чыкканда, фашист илбасарлары тупка тоту сәбәпле, кышкы ачы суыкта күпме бер гөнаһсыз сабыйлар, хатын-кызлар, карт-корылар, су төбенә китеп, һәлак булганнар!
Илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән кешеләр турында онытырга хакыбыз юк. Аларның якты истәлеге һәрчак безнең күңелебездә яшәр!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 674