«Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» фәне уңай нәтиҗәләргә китерә
Самараның «Яктылык» мәктәбе халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклауга гына түгел, балаларны ислам дине нигезләре белән таныштыруга да зур игътибар бирә.
27 апрельдә беренче тапкыр 4 — 5нче сыйныф укучылары өчен «Ислам мәдәнияте дөньясы» дип аталган викторина узды. Сайлап алу туры сыйныфларда үтте. Укучылар Коръәннән «Фатиха», «Сәнә», «Ихлас», «Кәүсәр», «Әттәхият», «Салават» сүрәләрен укыдылар, гарәп текстларының мәгънәсен татар телендә сөйләп аңлаттылар. Балаларның осталыгын мөфти Талип хәзрәт Яруллин, «Нур» мәдрәсәсе мөгаллимнәре Али хәзрәт Сөләйманов һәм Ринат хәзрәт Ногманов, Рәшид Фатыйх улы Абдуллов, Мария Минхәлим кызы Шакирова бәяләделәр. Алар һәр баланы игътибар белән тыңладылар һәм һәр сыйныфтан иң яхшыларын финалда көч сынашу өчен сайлап алдылар. Мөхтәрәм кунаклар арасында шулай ук «Болгар мирасы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гомәр Батршин да бар иде.
Бәйгенең икенче этабы актлар залында узды. Чараны мәктәп директоры, «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» фәнен укытучы Радик Газизов алып барды. Беренче булып «Мөнәҗәт — Нур» төркеме чыгыш ясады. «Яктылык» мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Ислам Моратов, 2нче сыйныф укучысы Ибраһим Газизов, Самара шәһәренең техник лицееның 2нче сыйныф укучысы Тимерлан Демидов, Самараның информацион технологияләр лицее укучысы Гаяз Сабирҗанов бергә матур итеп мөнәҗәт әйттеләр. Бу номерны Әлфия Харис кызы Гыйниятуллина әзерләгән иде. Аннан соң калган финалистлар чыгыш ясадылар. 4 «А» сыйныфы укучылары Дарья Рамазанова, Маржона Пайгамова, Манежа Мәхсүдова нәшидләр башкардылар.
«Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» фәне атнага бер сәгать кенә укытыла. Чарада күрсәткән белемнәрен укучылар бары тик бер уку елы дәвамында туплаганнар. Балаларның осталыкларын күреп, жюри әгъзалары да, чарага килгән ата-аналар да таң калдылар, укучыларны бәйгегә әзерләгән сыйныф җитәкчеләре Роза Биктимировага, Рәмзия Лазюкка, Җәүһәрия Мостакаевага, Мария Сәгъдиевага, Зилә Шәрәфетдиновага, Руфия Алимбековага һәм үсеп килүче татар яшьләрен лаеклы тәрбияләгәне өчен мәктәп директоры Радик Газизовка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Җиңүчеләргә һәм бөтен катнашучыларга иганәчеләр истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Чара азагында Талип хәзрәт балаларга да, ата-аналарга да, мөгаллимнәргә дә зур рәхмәтләр әйтеп, киләчәктә дә изге юлдан туры атларга өндәде.
Роза БИКТИМИРОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 778