Бөек Җиңүгә багышлап

3HS0Bbs5mJY9 майда Иске Усман авылының һавасында, урамнарында иртәдән үк бәйрәм тантанасы хөкем сөрде: дәртле җыр тавышы яңгырады, учак һәм язгы табигый исләр таралды, җанлы матурлык дөньяны каплады.

Менә бәйрәм оештыручылар кунак каршыларга әзер: чәчәкләр куелган, утыргычлар тезелгән. Инде кунаклар да күренә. Аяныч, сирәгәйделәр шул алар. Инде сугышта катнашкан абыйларыбыз, аларны сагынып көткән, авылында көне-төне хезмәт куйган тыл батырларыбыз да дөнья белән хушлашты.

Балалар, яңа туып калган, балалыктан чыкмаган сабыйлар — шул вакытта сугыш авырлыгын татыган авылдашларыбыз — бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары.

Бәйрәмне алып баручылар шигъри юллар белән тантананы ачып жибәрделәр. Иң элек, корбаннарны искә алып, Коръән укылды. Аннан котлау өчен сүз авыл идарә башлыгы Ф.Р.Кәримовка бирелде.

Күз яшьле, шатлыклы бәйрәм алып баручыларның тирән мәгънәле, дулкынландыргыч, сәнгатьле шигырьләре белән үрелеп барды. Пенсионер укытучы Т.Борганова М.Җәлилнең «Бүреләр» шигырен үзәк өзгеч итеп укыды, М.Гыйльфанова «Солдатлар» җырын башлауга барча халык күтәреп алды, А.Юнысова «Каеннар шаулый» җыры белән күңелләргә үтте. Аннан «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячеләре Г.Ш.Кәримова һәм Г.Г.Кәримова әзерлегендә искиткеч шигырьләр, жырлар тыңланды.

Авыл советы депутаты Р.Муниров бәйрәм белән котлады. Авыл халкы исеменнән Ф.Нуретдинова теләкләр белдерде. Бар чыгышларда да бер теләк, бер хыял:  «Бүгенге сугышта булган барлык егетләребез, ир-атларыбыз исән-сау, батырларча, тизрәк кайтсыннар иде, өйдә аларны балалары, хатыннары, әни-әтиләре түземсезлек белән көтәләр бит. Тизрәк бетсен бу сугыш! Җиңү көне тагын кабатлансын. Күкләребез аяз, илебез тыныч булсын».

Митингның бөтен шарты утәлде: тынлык, чәчәкләр кую, шарлар очыру.

Инде хуш исләр чыгарып, солдат боткасы да пешеп җитте. Өстәл дә әзер.

Ә кичен һәйкәл каршында шәмнәр яндырылды. Безнең искә алырлык кешеләребез байтак шул. Кечкенә татар авылыннан да 77  кешенең истәлегенә ул һәйкәл. Бер гаиләгә никадәр хәсрәт китергәнен андагы фамилияләр сөйли.

Z0HZxYbqEbos-ZM2BeFGtw dVQIgU6u5HM 8fEJDxh5kmE 3HS0Bbs5mJY sVb7_9ZHCHc

Китапханәче Г.Д.ВӘЛИУЛЛИНА,  клуб мөдире Р.Х.НӘДЫРШИНА.

Иске Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 849

Комментирование запрещено