Экспозиция реликвий Пророка и его сподвижников продлевается на 2 дня и переезжает в «Кул Шариф» / Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре экспозициясе 2 көнгә озайтыла һәм “Кол Шәриф”кә күчә

DSC_0023Экспозицию реликвий Пророка  и его сподвижников перевезут в Казань и разместят в мечети «Кул Шариф» на 2 дня. Организация выставки в Казани позволит посетить ее большему числу посетителей. Посмотреть на реликвии можно будет 22 и 23 мая с 10.00 до 19.00 часов в холле мечети «Кул Шариф».

Десять реликвий пророка Мухаммада  и его сподвижников впервые привезли в Татарстан из Дагестана ко Дню принятия ислама в Волжской Булгарии и Изге Болгар жыены. Экспонируются ценные предметы, принадлежавшие пророку Мухаммаду, членам его семьи и сподвижникам. Среди них: волос, чаша и меч Пророка  для масла, кувшины сподвижника Биляла радыйаллаhу ганhу, жены Пророка  Аиши радыйаллаhу ганhа и дочери Фатимы радыйаллаhу ганhа, а также ее ручная мельница, походная фляжка и кольчуга Халида бин аль-Валида радыйаллаhу ганhу, кинжал Абу Бакра ас-Сиддика радыйаллаhу ганhу, Черный камень Каабы. Воочию увидели их гости со всего Татарстана и разных регионов Поволжья.  

Руководство ДУМ РТ выражает благодарность муфтию Дагестана Ахмаду афанди за подарок мусульманам Татарстана ко дню принятия ислама в Волжской Булгарии. Выставка организована Министерством культуры РТ при поддержке Раиса РТ.

Приглашаем журналистов на брифинг по случаю экспозиции реликвий Пророка и его сподвижников в мечети «Кул Шариф» в Казани. Встреча со спикерами — первым заместителем муфтия Татарстана Ильфаром хазратом Хасановым и заместителем муфтия Дагестана Магомедрасулом хаджи Саадуевым состоится в 22 мая в 14.00. Приглашаем СМИ осветить важное событие в жизни мусульман Татарстана. Аккредитация по телефону: 89172939706 (Резеда Закирова).

dumrt.ru

***

Пәйгамбәр  һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләре экспозициясен Казанга алып килеп, 2 көнгә “Кол Шәриф” мәчетенә урнаштыралар. Күргәзмәне Казанда оештыру аны күбрәк кешегә карарга мөмкинлек бирәчәк. Ядкәрләрне 22 һәм 23 май көннәрендә “Кол Шәриф” мәчете холлында  иртәнге сәгать 10.00-дан кичке сәгать 19.00-га кадәр карап булачак. 

Мөхәммәд  һәм аның сәхабәләренең 10 ядкәрен Дагыстаннан Татарстанга беренче тапкыр Идел Болгарстанында ислам кабул итү көненә һәм Изге Болгар җыенына алып килделәр. Экпозициягә Мөхәммәд  һәм аның гаилә әгъзаларына, сәхабәләргә кагылышлы кыйммәтле предметлар куела. Алар арасында пәйгамбәр Мөхәммәднең  чәч бөртеге, май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең  хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы бар, Кәгъбәнең кара ташы. Аларны бөтен Татарстаннан һәм Идел буендагы төрле төбәкләреннән кунаклар карады. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаевка Идел буе Болгарда ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөселманнарына җибәрелгән кыйммәтле бүләге өчен олы рәхмәтен белдерә. Күргәзмә Татарстан Рәисе булышлыгында ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды. 

Журналистларны Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә Мөхәммәд  һәм аның сәхабәләре ядкәрләре экспозициясе куелу уңаеннан оештырылган брифингка чакырабыз. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрасүл хаҗи Саадуев белән очрашу 22 майда 14.00 сәгатьтә була. Массакүләм мәгълүмат чараларын Татарстан мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйганы яктыртырга чакырабыз. Аккредитацияне 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча узарга мөмкин.

dumrt.ru

Просмотров: 730

Комментирование запрещено