“Балаларыбызга нәрсә калдырабыз? Истәлек дип, чапан-чалмаларны калдырабызмы?”

6126679591044e8b80344ac43e8b07c7«Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышына җыелган имамнар тел, тәрбия һәм дин мәсьәләләренә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

Россия мөселманнары Дини мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие, Россиянең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов әйтүенчә, әлеге чара актуаль проблемалар турында уртага салып сөйләшергә һәм чишү юлларын эзләргә мөмкинлек бирә. 

-    Актуаль булган мәсьәләләрнең берсе – дини һәм милли үзенчәлегебезне саклап калу. Аллаһыга мең шөкер, дини уку йортларының күбесе Татарстанда урнашкан. Ләкин, кызганычка, ислам югары уку йортларын тәмамлаган яшь татар белгечләребез Россиянең ерак төбәкләренә китәргә теләми. Бик күп мәчетләрдә имамнар җитми. Яшь дин әһелләрен тәэмин итү мәсьәләсе бик күптәннән хәл ителми тора, — дип, ул Урта Азия һәм Кавказ якларында яшь белгечләрнең, безнең якташларыбыздан аермалы буларак, социаль пакетсыз да эшләргә әзерлеген үрнәк итеп китерде. 

Россиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов фикеренчә, иң дөрес тәрбиян — Коръән буенча яшәү. 

- Бүген Коръәннең «Казан басмасы» бастырылган бинада истәлек тактасы ачылды. Татарлар тарихта танылган милләт. Галимнәребез, алар калдырган мирас турында анда бик матур сүзләр әйтелде. Ә бүген татар халкы шул мирастан ничек файдалана? Көндәлек тормышта булсынмы, балалар тәрбияләүдә булсынмы, ул безгә ничек хезмәт итә? Ата-бабаларыбыз “Казан басмасы”н нәшер итеп, алдыбызга куйган кебек, без балаларыбызга нәрсә калдырабыз? Истәлек дип, чапан-чалмаларны калдырабызмы? Яки шул Коръәннең мәгънәсен күңелләренә сеңдереп, калеб-йөрәкләренә кертеп, алар да балаларын шул юлда тәрбияләргә өйрәтәбезме? Шул турыда уйлыйк, – дип мөрәҗәгать итте ул имамнарга. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исә үзенең чыгышында, “Сахих əл-Бохари”ның бер тəрҗемəсе тирәсендәге шау-шуны искә алып, дини əдəбиятны тикшерү өчен Россиякүлəм дини экспертлар оешмасы кирəклеген ассызыклап үтте. Билгеле булганча, “Сәахих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының рус теленә тәрҗемә басмаларының берсе экстремистик материаллар исемлегенә кертелгән иде. 

- Мəсьəлə, белгəнегезчə, уңай хəл ителде. Лəкин шуңа охшаш хәл тагын килеп чыкмас, дип кем ышандыра ала? Бу вакыйгадан Россия мөселманнарына үзлəре өчен дөрес нəтиҗəлəр чыгарырга кирəк, ул, һичшиксез, безгə сабак булырга тиеш. Проблеманың төбендə судларның гаделсез карары түгел, ә мөселман китапларына дини-фəнни анализ урынына психологик-лингвистик анализ ясалу. Китапларның текстларын экстремистик дип шуның нигезендə таныйлар. Ягъни Россиядə дини əдəбиятка экспертизаны тиешле əзерлеге булмаган белгечлəр ясый. Югыйсə, басылып чыкканчыга кадəр, китап мөселман-дини экспертиза аша үтсə, күп сораулар үзеннəн-үзе хəл ителер иде, — диде мөфти.

Мондый проблема алга таба да кабатланмасын өчен, ул татар дин əһеллəренə дини хезмəтлəрне татар телендə язарга һəм бастырырга тəкъдим итте. Аныңча, татарча язылган дини əдəбиятның тыелганы юк, шул ук вакытта татарча китаплар базары үсеше өчен дə саллы өлеш кертелер иде.

Шулай ук дини əдəбиятны тикшерү өчен Россиякүлəм дини экспертлар оешмасы кирəклегенә дә басым ясады. 

- Ул мөселман басмаларының язмышын судка кадəр дə, суд эше барган вакытта да хəл итəргə ярдəм итə алыр иде. Фундаменталь хезмəтлəрне төрле теллəргə тəрҗемə итү — Аллаһы Тəгалə каршында зур җаваплылык. Һəм бу эшкə төрле белгечлəр белəн хезмəттəшлектə алынырга һəм аны пөхтə итеп башкарырга кирəк. Бу – судларның да, хөкүмəтнең дə ихтыяҗы түгел, бу – иң беренче чиратта өммəтнең үз мəнфəгате. Бездəн башка бу эшлəрне беркем башкармаячак, — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

shahrikazan.ru

Просмотров: 601

Комментирование запрещено