Кинорежиссер Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы 22 июньнән киң прокатка чыга

f00e245d00981e7d68ace35c39888b0cКинорежиссер Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы 22 июньнән киң прокатка чыга. Фильмның афишасы чыккан.

«Микулай» фильмы – керәшен авылында ялгызы яшәп яткан карт турында этно-триллер. Көтмәгәндә аның улы кайтып төшә…

Фильм 2022 елда Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Русские премьеры» программасында һәм «Сталкер» кинофестивалендә күрсәтелде.

Фильмда төп рольне Виктор Сухоруков башкара. Рольләрдә: Варвара Шмыкова, Иван Добронравов, Екатерина Агеева һәм Әлмәт дәүләт драмтеатры актёры Рафик Таһиров.

«Микулай» фильмы Мансур Гыйләҗевның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелгән.

«Интертат» хәбәрчесе фильм беренчеләрдән булып карап, эксклюзив рецензияне язды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 644

Комментирование запрещено