В 4 день месяца зулькагда (24 мая), в мечети казанской «Кул Шариф» состоялись проводы реликвий Пророка и его сподвижников. Выставка уникальных экспонатов завершила свою работу в Татарстане и возвращается в Дагестан.
По этому случаю перед отъездом экспозиции муфтий Камиль хазрат Самигуллин встретился с делегацией братской республики, которая привезла и сопровождала реликвии в Татарстане. Он выразил благодарность всем членам команды, которую муфтий Дагестана Ахмад афанди направил для организации выставки в Татарстане. В частности, он отметил, что экспозиция вызвала большой интерес у татарстанцев к личности Посланника Аллаха и его сунне, послужила причиной для наделения Татарстана баракатом Всевышнего, укрепила ценности ислама в обществе.
- Если солнце вышло, значит есть день. И наоборот: если нет солнца, то нет и дня. Если вы следуете сунне Пророка, значит вы любите Аллаха. Если же этого следования нет, значит слова о любви к Аллаху — пустые, — сделал наставление Камиль хазрат в адрес присутствующих и подчеркнул, что посетители приходили на выставку не поклоняться вещам, а из-за любви к лучшему из людей к Посланнику. — Он увидел, прикоснулся, вспомнил лучшего из людей.
Камиль хазрат также выразил надежду, что вспомнив о Пророке, люди будут стремиться и к тому, чтобы усовершенствовать свой адап и ахляк. «Мы видели, что люди плакали, радовались, благодарили. Это бесценный подарок дагестанского народа татарскому народу. Исторические связи у нас всегда были очень тесными. Будем надеяться, что эти братские связи будут крепнуть из года в год», — сказал муфтий.
В ответ заммуфтия Дагестана Магомедрасул Саадуев поблагодарил татарстанскую сторону, в частности ДУМ РТ, и высоко оценил организацию выставки.
После речей казанским шакирдам и имамам доверили почетную миссию — произнося салаваты и такбиры, они загрузили реликвии в автомобили, которые колонной двинулись в аэропорт.
ДУМ РТ выражает благодарность Администрации Раиса РТ, Министерству культуры РТ, Музею-заповеднику «Казанский Кремль» и Болгарскому музею-заповеднику, а также всем другим участникам мероприятия за организацию выставки.
Справка.
В Казани экспозиция подлинных реликвий Пророка и его сподвижников работала в мечети «Кул Шариф» в Казанском Кремле 22-23 мая. Ранее 20 и 21 мая уникальные предметы выставлялись в Болгаре ко дню официального принятия ислама в Волжской Булгарии. Чтобы увидеть их, посетители приезжали из разных регионов Поволжья и других частей России и выжидали своей очереди по несколько часов. Но интерес мусульман республики к уникальным предметам не спадал, и организаторы приняли решение выставить их в самом центре Казани — в мечети «Кул Шариф» и продлить экспозицию еще на 2 дня. На лицезрение посетителей были выставлены десять реликвий, принадлежащих Пророку , а также его ближайшему окружению — соратникам, друзьям, членам семьи. Среди них: чаша и меч Пророка для масла, кувшины сподвижника Биляла радыйаллаhу ганhу, жены Пророка Аиши радыйаллаhу ганhа и дочери Фатимы радыйаллаhу ганhа, а также ее ручная мельница, походная фляжка и кольчуга Халида бин аль-Валида радыйаллаhу ганhу, кинжал Абу Бакра ас-Сиддика радыйаллаhу ганhу, Черный камень Каабы. Экспонаты в Дагестане хранятся в качестве аманатов, вверенных муфтию Дагестана Ахмаду хаджи Абдуллаеву.
***
Зөлкагъдә аеның 4 нче көнендә (24 нче майда), Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкәрләрен озату тантанасы үтте. Уникаль экспонатлар күргәзмәсе Татарстанда үз эшен тәмамлады һәм Дагыстанга кайтып китте. Экспозицияне озатып җибәрер алдыннан, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бу ядкәрләрне Татарстанга алып килгән һәм карап тоткан тугандаш республика делегациясе белән очрашты. Ул Татарстанда күргәзмә оештыру өчен Дагыстан мөфтие Әхмәт әфәнде җибәргән команда әгъзаларына рәхмәт белдерде. Аерым алганда, Камил хәзрәт экспозициянең татарстанлыларда Аллаһ Илчесе шәхесенә һәм аның сөннәтенә карата зур кызыксыну уятуын, Аллаһы Тәгаләнең Татарстанга бәрәкәт бирүе өчен сәбәп булуын, җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен ныгытуын билгеләп үтте.
– Кояш чыкты икән, димәк, көн туды. Һәм киресенчә: әгәр кояш юк икән, көн дә тумый. Әгәр сез Пәйгамбәрнең сөннәтенә иярәсез икән, димәк, сез Аллаһны яратасыз. Иярмисез икән, димәк, Аллаһны яратуыгыз турында турында сүзләр буш булып чыга, — дип, мөфти күргәзмәне озатырга җыелучыларга нәсыйхатен җиткерде, һәм кешеләрнең экспозициягә андагы әйберләргә гыйбадәт кылу өчен түгел, ә кешеләрдән иң яхшысы булган Аллаһ Илчесенә булган яратулары аркасында килүен ассызыклады. — Ул күрде, тотып карады, кешеләрдән иң яхшысы булган кешене искә төшерде.
Камил хәзрәт шулай ук, кешеләрнең, Пәйгамбәрне искә алып, үз әдәп һәм әхлакларын камилләштерергә омтылуына өмет белдерде. “Без кешеләрнең елаганын, шатланганын, рәхмәт әйткәнен күрдек. Бу Дагыстан халкының татар халкына бәһасез бүләге. Безнең тарихи элемтәләр һәрвакыт тыгыз булды. Кардәшләр арасындагы бу элемтәләр елдан-ел ныгыр дип өметләнәбез”, – диде мөфти.
Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрәсүл хаҗи Саадуев җавап итеп татарстанлыларга, аерым алганда Татарстан мөфтиятенә рәхмәт әйтте, һәм күргәзмәне оештыруны югары бәяләде.
Чыгышлардан соң Казан шәкертләренә һәм имамнарга мактаулы миссия йөкләнде – алар, салаватлар һәм тәкбирләр әйтеп, ядкәрләрне машиналарга урнаштырганнан соң, колонна аэропортка юнәлде.
Татарстан мөфтияте ТР Рәисе Администрациясенә, ТР Мәдәният министрлыгына, “Казан Кремле” музей-тыюлыгына һәм Болгар музей-тыюлыгына, шулай ук башка оештыручыларга күргәзмәне оештырган өчен рәхмәт белдерә.
Белешмә.
Казанда Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләре экспозициясе Казан Кремлендә “Кол Шәриф” мәчетендә 22-23нче май көннәрендә эшләде. Аңа кадәр 20-21нче майда уникаль предметлар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан Болгарда күрсәтелде. Аларны күрү өчен халык Идел буе төбәге һәм Россиянең төрле почмакларыннан агылды һәм үз чиратын берничә сәгать көтте. Республика мөселманнарының уникаль предметларга карата кызыксынуы бетмәү сәбәпле, оештыручылар, күргәзмәне Казан шәһәрендә “Кол Шәриф” мәчетенә куеп, экспозицияне тагын ике көнгә озайтырга карар кылды. Күргәзмәне караучылар игътибарына Мөхәммәд һәм аның гаилә әгъзалары, якыннары – сәхабәләре, дуслары, гаилә әгъзалары белән бәйле 10 предмет тәкъдим ителде. Алар арасында пәйгамбәр Мөхәммәднең май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhуның сәфәрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы, Кәгъбәнең кара ташы бар иде. Экспонатлар Дагыстанда мөфти Әхмәд хаҗи Абдуллаевка тапшырылган әманәт булып саклана.
Просмотров: 651