Дениснең киләчәге җитәкчедән тора
Күптән түгел Шенталы районындагы Денис авылына яңа җитәкче килде. Ринат Әкрәм улы Хәлиуллин туган авылы тормышы турында ниләр уйлый, бирегә нинди максатлар белән килде икән, дигән сорауларыма җавап эзләп, аның белән сөйләшеп алырга булдым.
- Ринат әфәнде, балачак һәм үсмер елларыгыз белән таныштырып үтсәгез иде.
— Балачак елларым, башка авыл малайларыныкы кебек үк, бик гади үтте. Мин дә иптәшләрем белән туп тибеп, елгада су коенып үстем. Әтием колхозда агроном булып эшләгәндә, аның белән бергә басуларда йөри, табигатебезнең матурлыгына соклана идем. Ә ул машина-трактор паркында бригадир вазифаларын үтәгәндә, техникага гашыйк булдым. Бераз үсә төшкәч, чират көтүен көтештем, йорт хуҗалыгында булыштым. Урта мәктәпне тәмамлагач, Самара дәүләт техник университетына укырга кердем. Биредә техник-коммерсант һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшененеп кулыма диплом алгач, туган авылыма кайтып, үз эшемне ачып җибәрдем.
- Авыл җитәкчесе булып эшләү теләге кайчан туды? Сезне бирегә нинди уй-хыяллар һәм максатлар тартып китерде?
— Авылга кайтып урнашкач, бер автобус сатып алдым. Күпмедер вакыттан соң, эшемне киңәйтергә теләп, тагын берничә автобус алдым. Кешеләрне шәһәргә йөртә башлагач, һәр авыл саен әти-әниләр шәһәрдә укучы балаларына, зур сумкаларга тутырып, азык-төлек җибәрүләренә игътибар иттем. Нәкъ шушы вакытта авылның шәһәр халкын туендыруын аңладым. Шулай ук мине тирә-юнебездәге авылларның акрын гына таркалып баруы борчый иде. Туып-үскән авылымны саклап калырга, үстерергә теләдем.
Бер ел авыл башлыгы Лимуза апа Бикмөхәммәтованың урынбасары булып эшләдем. ..
Дәвамы — «Бердәмлек» газетасы битләрендә.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1033
Желаю, чтобы всё задуманные мечты сбылись, когда есть такие молодые, полные сил жители деревни, она будет жить вечно, дерзай, молодец!!!