13 майда Камышлы районының Дәүләткол авылы зиратында өмә узды. Игътибарсыз, күптән җыештырылмаган каберләр шактый булганга, зиратның күп өлешен өрәңге, сирень үсентеләре басып киткән. Аларны кисеп, чүп-чарларны түгеп, мәңгелек йортны тәртипкә китерү буенча бик зур эш эшләнде, әлһәмдүлилләһи.
Аннан соң бәләкәй генә җыелыш та үткәрдек. Анда авылга яңа староста итеп Раил Сәгыйдуллин сайланды.
Зур һәм изге эштән соң, өмәдә катнашучылар Сания апа Дәрҗеманова пешереп килгән кабартмалар, пәрәмәчләр һәм тәм-томнар белән рәхәтләнеп чәй эчеп, тамак ялгап алдылар.
Чараны оештыручыларга да, анда катнашучыларга да чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ихлас гамәлләрегез саваплы эшләр исемлегенә язылсын.
Римма ГАЛИМУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 584