Әгәр исән булса, 12 августта Альбина Харис кызы МӘХМҮТОВАга бары тик 45 яшь тулган булыр иде… Искә алуларыбыз дога булып барсын…
Яшьләр нигә иртә китә икән?
Туар ал таңнарны калдырып.
Бала, якыннарын ташлап китә,
Йөрәкләргә сагыш салдырып…
Нигә икән өзелә яшь гомерләр?
Яшәргә дә иде бит әле, яшәргә!
Җавап таба алмый, өзгәләнә күңелләр,
Үлем һәр мизгелдә йөри янәшә…
Ничек кенә сыкрамасын җаннар,
Узмыш юк шул язган язмыштан.
Алардан башка ата хәзер безнең таңнар,
Урыннары, Раббым, булсын оҗмахта…
Самар татар милли хәрәкәте активисты, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Альбина Харис кызы Мәхмүтованың хастаханәдә операциядән соң үлүе турындагы хәбәрне ишеткәч, күңелем моңсулык белән тулып, шушы шигъри юлларны иҗат иткән идем.
“Альбина вафат булды…” сүзләрен колак ишетсә дә, йөрәкнең бу тетрәндергеч чынбарлыкка һич кенә дә ышанасы килмәде. “Ничек инде алай?”, “Болай булырга тиеш түгел бит!” — җавабы булмаган шундый сораулар чолгап алды.
Әйе, Аллаһы Тәгалә күпме гомер биргән икән, үлем фәрештәсе, яшең ничә, балаларың кечкенәме, башкарасы эшләрең әле күпме, дип сорап та, көтеп тә тормый шул, үз вазифасын үти…
Менә Альбинага да бары тик 43 яшь кенә иде бит. Өч баласы – 22 яшьлек Фәрзәнә, 15 яшен тутырган Самат һәм әле бары тик 6 яшендәге Таһир ятим калды. Ә Альбинаның алга корып яшәгән планнары турында әйтеп торасы да юк. Өлкәбез буенча гына түгел, башка төбәкләрдә концертлар куеп йөрергә дә бик хыяллана иде ул.
Альбина Мәхмүтова Самар татар милли хәрәкәте күгендә якты йолдыз булып янды. Бер генә татар чарасы да аңардан һәм аның ире Фәрхәттән (берничә ел элек ул да бакыйлыкка күчте) башка узмады диярлек.
Татар халкы өчен җан атып, аның язмышын үзенекедәй кайгыртып яшәгән мондый шәхесләрне еш очратмыйсың. Үз милләтенә олуг һәм ихлас мәхәббәт аларның җан-тәненә генә түгел, канына сеңгән иде. Икесе дә, милли хәрәкәттә бик күп еллар хезмәт итеп, татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерүгә гаять зур өлеш керттеләр. Халык мәхәббәтен яуладылар, татарлар арасында гына түгел, башка милләт вәкилләре һәм түрәләр алдында да зур абруй-хөрмәт казандылар.
Альбина Таҗикстан Республикасының Турсунзаде шәһәрендә туган. Бәләкәй чагында аның әти-әнисе ул вакыттагы Куйбышев, хәзерге Самар шәһәренә күчеп урнашкан.
Кыз кечкенәдән үк җыр-моңга мөкиббән булган. Шуңа күрә ул музыка мәктәбенә, Халидә ханым Вәлиева җитәкчелегендәге татар мәдәнияте түгәрәгенәйөргән. 1992 елдан алып (13 яшендә), 2000 елга кадәр “Ялкынлы яшьлек”тә җырлаган. Аннары, озак тәнәфестән соң, 2019 елда анда кире кайткан.
Альбина Самарның социаль-педагогика көллиятен, аннары педагогика университетын кызыл дипломга тәмамлаган.
Ул үзе белем алган көллияттә музыка укытучысы булып эшли иде.
“Ялкынлы яшьлек”кә нигез салган, аны озак еллар җитәкләгән Илгиз Кәлүчев вафат булганнан соң, ансамбльне үз кулларына Альбина ханым Мәхмүтова алды һәм аңа лаеклы алмаш була алды. “Ялкынлы яшьлек”кә яңа сулыш өрде, дияләр иде Альбина турында.
Былтыр март аенда мин, аның белән әңгәмә корып, “Сәлам” гәҗитәсенә ансамбльнең туган көненә багышланган мәкалә язган идем. “Сәхнәгә бер мәртәбә чыккан кеше аңардан башка яши алмый!” – диде миңа шунда Альбина.
Шул чакта үзе белән сөйләшеп утырганда, аның тыйнаклыгына исем китте.
“Миләүшә, зинһар, минем фотомны гына куймагыз әле, барыбыз да бергә төшкәнне бастырыгыз. “Ялкынлы яшьлек”кә искиткеч шәхесләр җыелган бит. Барысына да өлгерәләр алар – эшлиләр дә, укыйлар да. Бик сәләтле, булдыклы кешеләр”, — дип, үзе турында аз сөйләп, күбрәк башкаларны мактады ул.
Альбина Мәхмүтованың якыннары, хезмәттәшләре, фикердәшләре, күз яшьләрен тыя алмыйча, аның турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Әнисенең бертуган сеңелесе Рәсимә Алюшева:
“Альбинабыз кечкенәдән җырлый иде. Авылда әтиебез кунакка кайткан оныкларын бакчага чыгара да: “Кызым, син карлыган җый, улым, син — кура җиләген. Ә син, Альбина, җырла”, — дия торган иде.
Аңа бу сәләт әтисе Харистан күчкән булган, күрәсең. Ул җырлады да, музыка уен коралларында да оста уйнады.
Альбина әнисе Розага, аңа музыкаль белем алырга ярдәм иткәне өчен,бик рәхмәтле булды.
Апам, музыка мәктәбенә барып, укытучылардан бу өлкәдәге нечкәлекләр турында сораша иде.
Аннары инде өйдә пианинода уйнап утырган кызына: “Балам, менә монысын шулай эшләргә кирәк”, — дип киңәшләрен бирә тора. Альбина исә: “Әни, син бит музыкада бернәрсә дә аңламыйм дигән идең!” – дип, аптырашка кала.
Инде көллиятне, аннан университетны тәмамлагач, Альбина серләшеп утырган чакларыбызда еш кына: “Апа, мин бит музыкаль белемне әнием ярдәмендә алдым”, — дия иде.
Сеңелем ярдәмчеллеге, кешелеклелеге, игелеклеге белән аерылып торды. Мәктәптә укыганда сыйныфташларына да, көллияттә эшләгәндә хезмәттәшләренә дә, күршеләренә дә, гомумән, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итеп яшәде. Кемгәдер – яхшы сүз, киңәш, кемгәдер эш белән гел булышты ул.
Аның белән булган бер хәл әле дә исемдә. Альбинаның студент чаклары. Имтиханга юл тота. Автобустан чыкканда бер хатын, таеп китеп, аягын сындырган.
Альбина узып баручы бер машинаны туктаткан да аны хастаханәгә илткән. Алай гына да түгел, әле туганнарына хәбәр итеп, аларның килүен көтеп тә утырган.
Имтиханга, әлбәттә, соңга калган. Икенче көнне бу хәл турында инде ишетеп белгән укытучысы: “Афәрин, Мәмедалиева, яхшы эш эшләгәнсең!” – дип мактаган.
Шулай, чит-ят кешеләрнең бәла-казасына да битараф кала алмады ул.
Бик тә актив иде инде. Аның студентлары һәрвакыт, төрледән-төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулап килделәр. Кайда гына катнаштырмады үзләрен. Хезмәтен бик яратып башкарды. Югары категорияле укытучы иде бит ул.
Сеңелемнең 40на багышланган мәҗлескә килгән педагогика көллияте мөдире: “Альбина Харисовнага алмаш таба алмыйм. Хезмәттәшләре дә, укучылары да аны бик яраталар иде”, — дип күңелсезләнеп сөйләде.
Өйләреннән кеше өзелмәде. Әле студентлары, әле “Ялкынлы яшьлек”тән кемдер килә. Мәш килеп утыралар, нәрсәдер язалар, нәрсәдер планлаштыралар.
Үз өстенә гаять күп эш алды Альбина. Ял итәргә бер секунд вакыты юк иде аның. Төп эше, өч бала, өй мәшәкатьләре, ял көннәрендә репитицияләр, милли чаралар, концертлар һәм башкасы, һәм башкасы… Көчен, сәламәтлеген бер генә дә жәлләмәде.
“Сеңелем, ансамбльне җитәкләп, өстеңә тагын бер зур йөкләмә аласың бит инде”, — дигән идем аңа. Ул шунда ук: “Апа, “Ялкынлы яшьлек” бит ул! Илгиз абый Кәлүчевнең баласы. Җитәкләмәсәң, таркалырга мөмкин. Аны ничек тә саклап калырга кирәк”, — дип җавап бирде.
Бу эш белән янып йөрде, аңа бөтен көчен, җанын, йөрәген бирде.
Балалары өчен өзелеп торды Альбина, гомерен кыз-улларына багышлады. Үзләренә тавыш күтәргәне булмады. Йомшаклык белән, яратып, назлап үстерде. Аларга да музыкаль белем бирергә тырышты. Фәрзәнә музыка мәктәбен тәмамлады. Самат хәзер шулай ук анда укый.
Альбина ачулана да белми иде. Һәрвакыт барысын да гафу итте, үпкә тотмады, олыны – олы, кечене кече итеп яшәде.
“Мин белмим”, — дигән сүзне кулланганы булмады. Барысына да алынды, тырышты, өйрәнде.
Кешене борчымады, бөтенесен дә үзе эшләргә тырышты.
Тыйнак, бик түземле, туган җанлы. Газиз балаларына — яхшы әни, иренә — асыл хатын, каената-каенанасына миһербанлы килен булды.
Альбина белән бер-беребезгә бик якын идек. Сөйләшеп, серләшеп, киңәшеп яшәдек.
Әле хәзер дә: “Апа, көт, мин сиңа кунакка киләм”, — дип шалтыратыр төсле. “Яктылык” мәктәбендә эшлим мин. Анда озаграк калырга тырышам, өйгә ашыкмыйм. Кайтып, үзең генә калгач, шундый авыр, Альбина шулкадәр сагындыра.
Көзен, операция алдыннан, Иске Кулаткыга, әтисе ягыннан туганнары белән күрешергә барган иде. Бөтенесе бергә җыелып, аралашып утырганнар. Әйтерсең лә алар белән саубуллашып кайтты…
“Апа, 20 көннән чыгам. Концертыбыз булачак», — дип ятты ул хастаханәгә.
Чыга алмады шул… Йомшак күңелле, назлы сеңелебезнең чәчәктәй гомере бик иртә өзелде.
Альбинаны күпләр ярата иде. Аны соңгы юлга озатырга бихисап кеше җыелды.
Халык бик булышты. Татар җәмәгатьчелегенә, хәзрәтләребезгә, милли әйдаманнарыбызга, олуг кайгыбызны уртаклашкан, авыр чакта безгә ярдәм кулын сузган изге йөрәкле һәркемгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын”.
Кызы Фәрзәнә Мәхмүтова:
“Әниебез сабырлыкта һәм чыдамлыкта күпләргә үрнәк булырлык кеше иде.
Ул безнең һәр башлангычыбызны хуплап каршы алды, һәрнәрсәдә ярдәмен күрсәтте.
Уй-ниятләребезне тормышка ашыру мөмкинлеген бирә, тәҗрибәсе белән уртаклаша иде.
Ул бездә татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләде. Кечкенәдән ана телендә яхшы сөйләшәбез. “Тел бетсә – милләт бетә”, — дигән сүзләрне еш кабатлап торды.
Әниемнең: “Балаларым, сез — тормышта бер-берегезгә иң якын кешеләр. Һәрвакыт дус булып яшәгез, бер-берегезгә терәк һәм таяныч булыгыз”, — дигәнен мәңге онытмам.
Газиз әниебез безне күп нәрсәгә өйрәтеп калдырды. Без, аңа бик рәхмәтле булып, аның үгет-нәсыйхәтләрен гомер буе үтәп яшәргә тырышырбыз, Аллаһы теләсә”.
Фәния Гыйләҗева,
“Яктылык” мәктәбе укытучысы:
“Альбинаның вакытсыз вафат булуы барыбызның да йөрәкләрен тетрәндерде.
Аны мин, хезмәттәшем Рәсимә Алюшеваның апасының кызы буларак, 1998 елдан бирле белә идем. Ул чакта Альбина “Ягымлы яз” бәйгесендә җиңеп кайтты.
Сәхнәдәге чыгышын “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертында беренче мәртәбә күреп, осталыгына чиксез сокланган идем. Арабыздан нинди зур талант иясе китте!
Күндәм, артык күндәм иде шул Альбина. Беркемгә дә каршы килмичә, “юк”, дия белмичә яшәде ул.
Янәшәсендәге барлык кешеләрне якын күрде, киңәшләрен бирде, ярдәм кулын сузды.
Искиткеч милли җанлы шәхес!
Мәктәптә укыган вакытларында минем балаларымны Халыклар дуслыгы йортында узган чыршы бәйрәмнәреннән, Сабан туйларында үткәрелгән бәйгеләрдән калдырмады. Альбина апалары хастаханәдә ятканда ук улым да, кызым да аның өчен бик нык кайгырдылар.
Яхшы кеше турында күпме әйтсәң дә, аз булыр күк.
Ул кылган изгелекләр газиз өч баласының, матур булып үсеп җитеп, аякка басуларына ярдәм итсен, йа, Раббым!
Урыны оҗмахның түрендә булсын. Якты истәлеге күңелләребездә яшәсен”.
Шамилә Ибраһимова,
“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы:
“Мөлаем, көләч йөзле Альбинабыз истән чыкмый. Аның шулкадәр тырыш, талантлы, уңган, тәрбияле булуына исем китә иде.
Кешеләргә гел яхшылык кылырга омтылды ул. Башкаларны рәнҗетүдән курка иде.
Үтә дә тыйнак. Әле дә фотоларны карап утырабыз. Альбина гел читтәрәк баскан. Башкарган эшләре гаять зур, ә үзе гел күләгәдә калырга тырышты.
Аның хезмәт сөючәнлегенә хәйран калырлык иде. Кызым Алсу Беленова белән алар “Ялкынлы яшьлек” өчен күп эшләр башкардылар. Икәү бергә утырып, проектлар, планнар төзиләр иде.
Шундый дустын, фикердәшен, хезмәттәшен югалтканга Алсу да, бик кайгырып: “Әни, Альбинадан башка ничек булырга да белмим. Шундый зур хыялларыбыз, ниятләребез бар иде бит безнең”, — ди.
Альбина, югары һөнәрмәнд, үз эшенең остасы буларак, ансамблебезнең дәрәҗәсен күтәрде.
Бөтен яктан да килгән, гыйлемле.
Безне, һәвәскәр җырчыларны, музыкаль грамотага өйрәтә иде.
“Ялкынлы яшьлек”не җитәкләгәч, Альбина безне бер-беребез белән тагын да якынайтты, берләштерде, бер гаиләдәй булдык.
Аның вафатыннан соң канатларыбыз сынды. Әле дә кайгыдан айный алмыйбыз. Альбинадан башка ансамбль ятим булып калды”.
Нурания Абзалова,
Татар Байтуганы авылындагы “Әлифба” авторы Сәләй Вагыйзов музей-йортыныңмөдире:
“Альбинаны берничә тапкыр күргәнем булды. Бервакыт ул безнең авылга да кайткан иде әле. Ул чакта үзе белән алай тыгыз аралашып булмады.
Ә менә август аенда Бөтендөнья татар конгрессының сигезенче җыелышына баргач, аның белән дүрт көн буена рәхәтләнеп сөйләшергә насыйп булды.
Бигрәк тә Альбинаның елмаюы исемнән чыкмый. Болытлы көндә кинәт кенә чыккан якты кояшны хәтерләтә ул миңа.
Мин әле аның укытучы икәнен дә белми идем. Ә үзендә шунда ук чын мөгаллим кыяфәтен күреп алдым. Зыялы, тыныч, илтифатлы.
Азсүзле, кешене зур игътибар белән тыңлый белеп, үз эченнән генә нәтиҗәләр ясаучы, тирәнтен уйлаучан, сүзен үлчәп әйтүче, җитди, түземле шәхес буларак тасвирлар идем мин Альбинаны.
Ул бер дә исемнән чыкмый. Аның рухына догалар кылам. Раббым кабул итсен”.
Флорида Локманова,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы:
“Альбинаны мин бик яхшы белә идем.
Сабан туйларында алар оештырган мәйданчыкта булмыйча калмадым. Бөтен чараларны да, яхшылап әзерләп, зур тырышлык куеп, югары дәрәҗәдә үткәрерләр иде.
Альбина һәм Фәрхәт Мәхмүтовлар татар милләте өчен янып-көеп йөрделәр. Шулкадәр милли җанлы, үз халкы өчен өзелеп торучы кешеләрне сирәк очратасың.
Альбинаның бер тискәре сыйфаты да юк иде. Тыныч холыклы, кешеләрне тыңлый белүче, хөрмәт итүче. Гомумән, аның яхшылыкларын санап бетерерлек түгел.
Альбинаның вафат булуы — Самар татарлары өчен бик зур югалту…”
Римма Нуретдинова,
“Самар татарлары” сайты мөхәррире, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы:
“Альбина апа тәртипле, мәрхәмәтле, кеше хәленә керүчән, үтә дә җаваплы иде.
Татар халкы иминлеге хакына бөтен йөрәген, җанын-тәнен биреп, үз-үзен жәлләмичә хезмәт итте ул.
Кайчак өстенә күтәрә алмаслык йөкне дә ала иде. Һәрхәлдә, һәртөрле ситуацияләрдә зур чыдамлык күрсәтте.
“Шулкадәр энергияне кайдан туплап бетерә икән?” – дип уйлый идем. Сабан туйлары, концертлар, милли һәм халыкара чаралар, төп эше, балалар… Күрәсең, шуңа да җан көченең запасы беткән, организмы таушалган булгандыр. Кызганычка, үз-үзен саклый белмәде шул ул.
Әле Альбина апа авырганчы, бер төш күргән идем. Сабан туе бара икән. Бер мәлне давыл күтәрелде дә бөтен нәрсәне җимереп ташлады. Шулвакытта кайдандыр җиккән атка утырган Фәрхәт абый килеп чыкты. “Альбина, әйдә, сикер, вакыт юк!” – ди. Альбина апа исә берсүзсез арбага менеп утырды һәм бергә китеп тә бардылар.
Бу төш нәрсәгә булды икән, дип уйландым һәм тиздән аны оныттым. Вакыт шактый үтте инде. Альбина апа вафат булгач, шалт итеп искә төште.
Анда кирәктер, шуңа Фәрхәт абый хатынын шулай ашык-пошык алып киткәндер, дип, хәзер үзебезне юатырга гына кала.
Ә Альбина апа бит, дөрестән дә, ирен һәрвакыт берсүзсез тыңлап яшәде. Хәләл җефетеннән башка калуы, ышанычлы терәген, таянычын югалтуы бик авыр булгандыр аңа.
Мин Альбина апа белән Фәрхәт абыйны 17 яшемнән белә идем. Үзем дә – яшьләр оешмасына йөргән кеше. Егерме ел аралашып яшәдек.
“Фәрхәт абый, шунда-шунда булышырга кирәк иде бит”, — дип шалтыратам. “Миннән башка берни дә эшли алмыйсыз инде”, — дип, кайчак бераз сукранса да, ярдәм кулын сузмыйча калмады.
Ә Альбина апа инде һәрвакыт берсүзсез ризалашты. Ул, гомумән, “юк”, дия белдеме икән соң?!
Аның белән бергә беренче тапкыр үткән Хатын-кызлар форумына барган идек. Казаннан төнлә юлга чыгып, иртүк Самарга кайтып төштек. Безне Фәрхәт абый каршы алды. “Хәзер Камышлыга бер чарага барам. Әйдәгез, минем белән киттек”, — ди. “Юк, — мин әйтәм. – Өйгә кайтып ял итәм. Кирәксә – фотоаппаратны бирәм”. Шунда Альбина апа: “Ярар, Фәрхәт, әлбәттә, мин барам. Римма, фотоаппаратыңны бир, үзем фотосурәтләр төшерергә тырышырмын”, — диде. Шулай, төнге юлдан соң, чемоданы белән Камышлыга чарага китте.
Бик жәл. Бик зур кайгы. Аллаһы Тәгалә хәсрәт утында янучы балаларына, якыннарына сабырлык бирсен”.
Татар милли хәрәкәте күгендәге якты йолдыз мәңгелеккә сүнде. Һәм ничектер караңгы, салкын булып калды…
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, №1 (38), 2023 ел.
Просмотров: 1259
Безнен туйны алап бардылар 2010 елда Фэрхэтт абый белян. Узебезнен туган телендэ рэхэтлянеп, биеп, жырлап уттэ туй межелесэ! Рахмят бик ЗУР узлэрене! Бик якшы, талантлы кешеляр! Жэнэттэ урыннары булсын. Балалары бик БЯХЕТЛЭ булсыннар!