– «Самар татарлары» журналын шаккатып укып чыктым. Башка журнал-газеталардан бик нык аерыла икән, – дип уртаклашты Яр Чаллыда яшәүче эшмәкәр Алия Нәсим кызы Ганиева. – Тирән эчтәлекле, милли темаларга курыкмыйча язалар, тарихи мәкаләләр дә бар. Язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән әңгәмәне рәхәтләнеп укыдым («Самар татарлары» журналы, №1, 2023 ел). Аның туган телне саклау, балаларны тәрбияләү турында әйтелгән фикерләре белән тулысынча килешәм, ләкин үземнең дә әйтер сүзем бар.
– Мин – эшмәкәр, ләкин асылым – миллилектә, – дип ассызыклый Алия Ганиева. – Казанның финанс-икътисад институтын тәмамладым. Җитештерүнең ике ягы бар, дип өйрәттеләр безне. Берсе – акча эшләү. Әлбәттә, бу стимул бирә, минем өчен ул — ягулык, этәргеч. Акча кермәсә, кәеф төшә. Керем һәм кешеләрнең рәхмәт сүзләре күңелне күтәрә. Ләкин җитештерүнең икенче, югарырак торучы максаты да бар, миссия, дип атыйбыз без аны. Минем миссия – милли ризыкларга гашыйк иттерү, татар халык ашларының дәрәҗәсен күтәрү.
Яр Чаллыда Алияне чәкчәк пешерү остасы буларак беләләр. Шулай ук ул талкыш кәләве, гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый кебек милли ризыкларны әзерли.
Татар телен үстерүгә үз өлешен кертергә тырыша: социаль челтәрләрдәге аккаунтларын татарча алып бара, җитештергән ризыкларының этикеткаларын да ике телдә яза. Онытылган рецептларны кайтарып, татар халык ашларын популярлаштырырга, милли үзәк ачарга теләге бар аның.
Алия Ганиева шәһәрдә, рус мохитендә үскән.
- Мәктәптә, институтта укыгында милләт, тел турында уйланып йөрмәдем, миллилек соңыннан формалашты, — ди ул.
Татарлар икәнебезне белеп үстек
– Мин гап-гади гаиләдә тәрбияләндем, өйдә татар ча сөйләштек, ләкин беркайчан да: «Без — татарлар, милләтебез белән горурланып яшәргә кирәк!» — дигән сүзләр булмады, – дип аңлата Алия. – Ике яшьтән мине рус балалар бакчасына, соңыннан рус мәктәбенә бирделәр. Әти дә, әни дә һөнәрчеләр иде – бүрек тектеләр. Әнинең үз кибете булды. Без бәләкәйдән үк эшләп үстек. Әти белән әнигә ярдәм итәргә кирәк: тире чылатабыз, фетр тегәбез. Яз җитсә – авылга кайтып эшләү. Минем дәрескә әзерләнүне беркем дә тикшереп тормады, ул минем җаваплылыгым иде.
Чит кешеләр белән аралаша башлаганда, алар мине татар теле укытучысы, дип уйлыйлар. Бердән, мин мәктәпкә 1993 елда бардым. Бу – милли хәрәкәтнең җимешләрен татыган вакыт. Мин — шул чорда тәрбияләнеп калган бала. Без татарлар икәнебезне белеп, горурланып үстек. Икенчедән, аңлавымча, безнең сыйныфка шәһәр мәктәпләреннән математикага сәләте булган һәм татар телен яхшы белгән балаларны туплаганнар.
Милли хәрәкәтнең чәчәк аткан вакыты булса да, укытучылар көчле булса да, ул чагында да татар теле дәресләренә ничектер йомшаграк карадык: өй эше эшләнми калса да ярый иде. Бәхетебезгә, татар теле укытучыбыз әйбәт булды, безгә тарихны да өйрәтергә тырышты. Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы турында без татар теле дәресләреннән белдек. Финляндия татарлары турында укытучыбызның кызыклы итеп сөйләгәне истә калган. Татар теле, татар әдәбияты дәресләре күп, укыдык, яздык, грамота җитәрлек, факультатив дәрәҗәдә генә түгел иде. Ләкин шуны да әйтергә кирәк: сыйныфта барыбыз татар булсак та, үзара русча сөйләштек. Хәзер дә очрашуларда русча сөйләшәбез.
Казанда иптәш кызым Гүзәл бар, без институтта таныштык. Ул миңа бервакыт: «Беләсеңме, мин синең белән ничек дуслашырга булдым? Без институт баскычыннан төшә идек, син әниеңә шалтыраттың да аның белән матур итеп татарча сөйләштең. Мин артыңнан тыңлап бардым. Татарча сөйләшүең ошады миңа, шуннан соң синең белән дуслашырга теләдем», — дигән иде. Кешеләр шулай бер-берсенә тартыла бит. Татар теле, татарлык юк иде институтта, төрле төбәкләрдән килгән кешеләр белән укыдык. Бөтен төркемебез русча сөйләшкәндә, без Гүзәл белән татарча аралаштык. Тора-бара, безгә ияреп, калганнар да татарчага күчте. Гүзәл бөтен ке-
шегә «җимеш», дип эндәшә, без дә бер- беребезгә «җимеш», дип әйтә башладык. Бөтен кеше ручса сөйләшә дип, татар телен онытмадык, киресенчә, безгә татарча сөйләшү рәхәт иде.
Нишләп театрга йөрмисез?
– Студент чагымда ук татар театрларына йөрдем. Театрны яратам. Камал театры Чаллыга гастрольгә килгәндә, әти-әниләр белән бара идек. Театр мине шул вакытта ук сихерләде. Әле дә исемдә: «Казан егетләре» спектаклендә Рамил Төхвәтуллин, печән өстенә ятып, бер кызга гашыйк булуы турында сөйли. Шундый матур күренеш иде ул, тәэсирләнеп, сихерләнеп, сокланып караган идем, – дип сөйли Алия. – Хәзер исә мин салкын акыл белән карыйм, кем ничек уйный — барысын контрольдә тотам. Тәҗрибәм дә бар, чөнки театрга еш йөрибез. Күптән түгел ирем белән «Бик сагынсаң әгәр» спектакленә бардык. Бик күңелле, ә залда кеше аз. Нишләп йөрмиләр? Бәлки, тамаша карап, күңел ача торган вакыт түгелдер? Ләкин бит Ф. Тямаев, Ә. Нургалиев, икесе бер юлы Чаллыга килеп, шыгрым тулы заллар җыйдылар. Димәк, кешенең кәеф-сафа корасы килә.
Театрның бинасы яңа, яшь ар- тистлар килде. Әйтер идең – маркетинг эшләми, дип. Юк, соци- аль челтәрләрдә даими рәвештә эш алып барыла, яшьләр белән эшлиләр, игъланнар чыга, бло-
герлар белән коллаборацияләр үткәрелә, күргәзмәләр оештырыла. Бер дә тик тормыйлар. Нәрсә ошамый? Аккаунтыма язылган кешеләр арасында сораштыру үткәрдем. Репертуар ошамый, диючеләр бар. Репертуар бай, сайлап була. Миңа да ошамаган спектакльләр бар, ләкин ошаганын табып була. Ярты миллионлык шәһәрдә театр залында 50 кеше утыра. Г. Камал
театры Чаллыга килә, аңа билетны ике ай алдан алып бетерәләр.
Без Камал театрының бер спектаклен карадык. Минемчә, сюрреализм, бернәрсә дә аңламадым, ә зал шыгрым тулы иде. Карап, кул чабып кайттык. Нигә Камал театрына йөриләр, ә Гыйләҗев театрына юк? Мине бу мәсьәлә бик борчый. Театрга бару – минем өчен ял. Ләкин уйландыра, тәэсирләндерә торган ял.
Укыганда каз тәннәре чыга икән, димәк, кызык
Татар китаплары темасын да кузгатты әңгәмәдәшем. Аларны ул ярминкәләрдә, Печән базарын-
да сатып ала. Аеруча «Юлбасма» нәшрияты бастырган китапларны ошата.
– «Үзем белдем диген» китабын рәхәтләнеп балалар белән укыдык, ул матур рәсемнәре белән аерылып тора. Рәссам – Гөлнара Фәлахова, аның иҗаты үзенчәлекле, – ди Алия ханым. Китапханәгә йөрибез. Китапханәче Венера апа янына мин икенче сыйныфтан башлап йөрдем. Ул минем таләпләремне белә: җайлы укыла торган китап булсын, ләкин колхоз һәм мескен хатыннар турында түгел. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗевны яратып укыйм. Күптән түгел Әнгам Атнабаевны укыдым. Ошады. Яраклашучы кешеләрне яратмыйм мин. Атнабаев яраклашучы кешеләрдән булмаган, теләгәнен сөйләп, теләгәнен язып яшәгән, дип уйлыйм.
Балалары тугач, Алия китапханәгә алар белән бергә йөри башлаган. Өч яшьлек улын җитәкләп, кечкенә кызын слингка салып барган.
– Безне күргәч, Венера апа көлеп үк җибәрде. «Мондый укучыларны күргән юк иде әле», — ди. Балалар бәләкәй чакта Р. Миңнуллин, Л. Лерон, Ә. Бикчәнтаева әсәрләрен укыдык. Хәзер аларга туплар, чәчәкләр, болытлар турында шигырьләр кызык түгел. Нәрсә укытып була 12 яшьлек малайга? – дип борчыла Алия. – Мәктәпкә йөри башлагач, «Денискины рассказы» укыдык. Укырга күңелле, мавыктыргыч, хәрәкәт бар. Ә татар телендә андый хикәяләр юк диярлек. Алар бар, ләкин алай ук кызык түгел. Кайбер китапларның татарчага тәрҗемә ителгәннәрен алам, мәсәлән, «Маугли», «Винни Пух». Җөмләне укый башлыйм, ахырына җиткәнче, буталып бетәм. Шундый авыр тел белән язылган. Ул балаларга түгел, олыларга да укырга авыр. «Гарри Поттер» китапларын мавыгып укыган сыман нәрсәне укып була? Ул китапларның тәрҗемәсе бардырмы, белмим. Ләкин тәрҗемә булган очракта да, ул гади итеп язылган булырга тиеш, зәгыйфь телле татарлар өчен. Катлаулы тел белән язылган китапларның укылуга шансы калмый. Урыслашкан балалар нишләп интегеп утырсыннар?
Без бит — ТikTok, Shorts (кыска видео) караучы, социаль челтәрләрдә актив эшләүче буын.Интернетта басылган язмаларга күз генә йөгертеп алабыз, озаклап карамыйбыз. Безнең игътибарны җәлеп итү өчен, нибары бер-ике секунд бар. Шул вакыт эчендә кызыксындыра алмасаң – карап та тормыйлар.
Язылдым мин берничә татар газетасына, ләкин бит алар кызык түгел! Балалар өчен чыккан басмада «лагерьга бардым, мәктәптә концерт үтте», дип язалар, балалар шигырьләрен бастыралар. Башка балаларга кызыкмы аны укырга? Шигырь, триггер булса гына, кызык, аны укыганда сиңа каз тәннәре чыга икән, ул сиңа кагыла икән, миндә дә бит шул булды, мин дә шуны кичердем, диярлек була икән, ул кызык. Журнал, газеталар берничек тә социаль челтәрләр белән конкуренцияне күтәрә алмый.
Ике телдә язу кирәк
– Китап укыгач, фотосын статуска куям. Ошамаса – «Вакыт әрәм итмәгез. Не тратьте время», ошаса – «Киңәш итәм. Рекомендую», дим. Ике телдә язу кирәк, – дип ассызыклый Алия Ганиева. – Кыска-кыска җөмләләр белән булса да, язсаң – күрәләр, истә кала. Мәгълүматны да ике телдә бирү кирәк. Этикеткаларны ике телдә язу бик авыр, мәшәкатьле, вакытны күп ала, кайчагында сүзләрен дә белеп бетермисең. Мәсәлән, «петрушка» – ничек була әле ул татарча, тиз генә искә төшми бит. СММ-белгечнең дә ике телне ка- мил белүчесе кирәк. Рус телен бик яхшы белүче ярдәмчем бар иде, ләкин ул татарча белми, тәрҗемә итә алмый, миннән сорый. Ә бизнес алып барганда, һәр минут, һәр секунд санаулы.
Статусларны татарча чыгара башлагач, кайбер клиентларым: «Алия, мы не понимаем, нам же тоже интересно», — дип әйтә башладылар. Баштарак, аңламасалар, татарчаны өйрәнсеннәр, диясе килде дә, ә бит икенче яктан, мин аудиториямне югалтам. Минем аккаунтыма язылган кешеләр – минем клиентларым. Әгәр мин сатмасам, эшем туктый, ризыкларым әрәм булса, бозылса, мин минуска китәм. Рус телендә генә сөйләшүчеләр дә аңламыйча чыгып китмәсен-нәр, татарлар да, «бу бит әле миңа якын, кадерле, үз телемдә алып барыла торган аккаунт», дип карасыннар. Татарча сөйләргә тырышам, русчага тәрҗемә итәм. Үземне күрсәтү, үз фикеремне белдерү әле күптән түгел генә башланды. Ничектер оялып тора идем. Без, татарлар, гомумән, тыйнак халык. Кая кысыласың инде, дип үзебезне туктатабыз, булганга риза булып, үзеңне алга чыгармыйча яшәргә өйрәнгәнбез. Ныклап үземне белдерү соңгы бер-ике ел гына барадыр, чәкчәк ясарга тотынгач кына, эшемне күрсәтә башладым.
Бер бардым – өйдек, икенче бардым – кабарттык
Чәкчәк пешерүгә Алия, кияүгә чыгып, балалары тугач кына тотынган. Аңа кадәр банкта эшләгән.
– Декреттан соң да банкка чыгармын, дип уйлаган идем. Эшкә чыксам, балаларны бакчага ил-тергә, алып кайтырга кирәк. Әнинең үз бизнесы, иремнең эше бар, ул командировкаларга еш йөри. Балаларны каршы алучы булыр әле, дип салыныр кешем юк иде. Өйдә озак утырганлыктан, минем кешегә кирәкле, дәрәҗәле буласым, акча табасым килде. Башта үзем өчен тортлар пешердем, тора-бара танышлар заказ ясый башлады. Әниемнең апасы Гөлназ – чәкчәк пешерүче. Бер көнне ул миңа: «Заказлар күп, клиентларны кире бордым, җитешмим. Килеп ярдәм итә аласыңмы?» — диде. Бер бардым – өйдек, икенче бар-дым – кабарттык. Өйгә кайттым да, бүген үзем чәкчәк пешерәм, дип тотындым. Шкафны ачсам – тишекле чүмечем да юк, маем да әз калган. Икенче көнне май, чүмеч алдым, беренче чыгымнарым шул булды. Кәбестә тозлый торган таз бар иде, шунда пешердем. Тортка килгән кешеләргә күчтәнәч итеп чәкчәк җибәрдем. Заказлар ясый башладылар. Заказ бар икән – аны үтәргә кирәк. Моны шанс буларак кабул иттем, – дип сөйли Алия. — Чәкчәк пешерә башлаганда балаларны әнигә калдыра идем. Мин — бик җаваплы кеше, үз өстемә алганны ничек тә булса башкарып чыгам, төнлә булса да эшлим. Балалар да күнекте: заказ бар икән – миңа комачауларга ярамый. Чәкчәкнең бит тагын бер ягы бар – май белән эшлисең, ул чәчри, балалар пешмәсен, дип куркасың. Ә ясагач, кәеф күтәрелә, тәмле булды, дисәләр, тагын да күңеллерәк, канатлар үсә. Акчасы дә керә. Әкренләп җыйган акчага камыр изгәч, башка кирәк-ярак алдым.
Ике ел элек яңа урынга күчендек. Бер хәләл кафе ябыла, дигән игълан күрдем, шуннан кирәкле җиһазларны алдым. Мин әле дә ул кешеләргә рәхмәтле. Гаражда бер иске, пәрәвезгә батып беткән духовка ята иде. «Ал, бәлки, чәкчәк пешерерсең», – диде ирем. Очсызга гына алдык, чистарттык, әлхәмдүлилләһ, шуңарда ике елдан артык чәкчәк пешерәбез.
Яңа урынга күченгәч, ничек тотынырга, нәрсәдән башларга белмәдем. Өйдә газда пешердем, ә монда газ юк. Плитә дә, электр таба да алдым. Тегесен, монысын эшләп карыйм – яна, көя, шиңә, килеп чыкмый. Аннан менә шул духовкага җайланып киттем. Беренче айларда бик борчылдым. Мин бит технолог түгел, сораулар күп булды. Соңыннан җиһазны сатып алган абыйга шалтыраттым. Аларның кафелары пандемия вакытында ябылган иде. «Карагыз әле, юри генә алган әйберләрегез белән ничәнче ел эшлим, үсәм», — дидем. Хәзер дә мин даими рәвештә нәрсә булса да алып торам, алыштырам.
Талкыш ясау үрелеп җитмәстәй биеклектә иде
- Чәкчәктан аермалы буларак, талкыш кәләвә татар халкының элеккедән килгән ризыгы түгел. Казан татарлары аны XIX гасыр ахырында гына ясый башлаган, — ди Алия. 1877 — 1878 еллардагы рус-төрек сугышыннан соң Борһан Сәйфуллин исемле кеше талкыш рецептын Казанга алып кайткан. Сәйфуллинар гаиләсе бу тәм-томны заказга әзерли башлаганнар. Эшне Борһанның уллары һәм кызы Фаһирә дәвам иткән. «Татар халык ашлары» авторы Юныс Әхмәтҗанов, Фаһирә Сәйфуллина белән очрашып, талкышның рецептын язып калган. Шуннан соң бу татлы ризыкны башкалар да ясый башлаган.
Талкыш кәләвәне, күрәсең, Казанның бай кешеләре өчен генә әзерләгәннәр. Ясавы бик катлау-
лы. Талкыш ясарга тиешле көнне мин бик дулкынланам. Белмим – чыгармы, юкмы. Ясаган саен куркып торабыз, чөнки бөтен әйберне граммына кадәр үлчәп, ничәдер градуска кадәр җылытып (үзебез ясый-ясый таптык градусын да), өч санга хәтле төгәл итеп китерәбез.Беренче тапкыр талкыш кәләвәсен ясап карарга миңа Гөлназ апа тәкъдим итте. Ул чакта минем өчен талкыш ясау үрелеп җитмәстәй биеклектә иде. Ә безнең күршедәге килен Юныс Әхмәтҗановның ярдәмчесе булган. 70нче елларда Коръән ашын үткәрергә кунакка кайткан, малае белән бергә талкыш сузганнар, минем апага да ашатканнар. Гөлназ апа әле дә: «Синең талкышың дөрес түгел, аларныкы тәмлерәк иде», — ди.
Ясап карарга булдык. Гөлназ апаның пешекчелеккә укыган малае белән өчебез эшкә тотындык. Рецептны Ю. Әхмәтҗанов китабыннан, интернеттан роликлар карап өйрәндек. Суздык, пешер-дек. Нәрсәдер килеп чыкты инде, мин аны 100 процентлы талкыш, димәс идем. Гөлназ апага: «Мин моны бүтән ясамыйм», — дидем. Ә, шулай да, өйрәнәсе килә бит!
Өйдә декретта утырган вакытым, энергиям күп, вакыт бар. Чәкчәк ясыйм да, вакыт табып, тагын талкыш сузып карыйм. Юк инде, чыкмый.
Очраклы рәвештә бер апа белән таныштым. Ул миңа Казанда талкыш пешерүче Гөлшат Шәрәфетдинованың телефонын бирде. Мастер-класска бардым. Шуннан соң хатасыз эшли башладым. Ләкин әле дә чыкмый калган чаклар бар. Монда бит әле чимал, коллективтагы микроклимат, кәеф, кул җитезлеге – барысы да тәэсир итә. Ничек тотасың, ничек кулыңны борасың, кешенең буеннан да, кулыннан да тора. Мин сузам, аннан ярдәмчем Альбина белән басабыз, парлап эшлибез. Физик көч кирәк. Тиз-тиз эшләргә, өстәлдә озак тотмаска. Юк кына, вак кына әйбер дә тәэсир итә. Чәкчәк ясаганда да бар нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Камыр кискәндә һәр кисәген бераз этеп җибәрсәң, авызы ябылып кала, этми калсаң – ачыла. Шулкадәр вак әйберләр, ә ахырда төш матур, өяргә җайлы була.
Камыр кәефне сизә
– Нәрсәсе бар инде ул халык ашларын пешерүнең, диючеләр бар. Әйе, милли ризыклар гап-гади, барысы да бездә үстерелә торган, бездә җитештерелә торган чималдан эшләнә. Әллә нинди катлаулы җиһаз кирәк түгел. Ләкин нечкәлекләрне күздә тотарга кирәк, – дип аңлата пешекче. – Миңа да яңа кеше килә, мин беләм, дип тотына. Карыйм да: болай ярамый бит, мондый төш дөрес түгел, дим. Син бигрәк бәйләнәсең, диләр. Ә башкача ярамый. Безнең стандартлар бар, минем чәкчәгем шундый булырга тиеш.
Камыр кәефне сизә, ул аны сеңдереп ала. Әйбәт кәеф белән башламасаң, чәкчәк килеп чыкмый.
Минем алай булганы бар. Бар нәрсә туры килә, әмма нишләптер уңмый. Ашарга пешергәндә кухняда, коллективта уңай мохит булырга тиеш. Син кулыңны сузганчы, икенче кеше инде тартып алырдай торсын, күз карашыннан аңлап эшләргә кирәк. Минем кызлар рәхәт итеп, шыкы-шыкы көлеп эшли.
Бизнесны үстерәсе килә. Бөтен кешедә бар бит инде ул нәфес. Кайчагында уйланып куям: бу миңа кирәкме соң? Булган урыныңда булган кешеләрең белән эшлә инде тыныч кына. Ә без, яшәгән фатирыбызны сатып, яңа бина алдык, шунда ремонт ясыйбыз хәзер. Ул бинага керергә күпме чыгым таләп ителә, күчкәч тә, эшен җайларга кирәк бит әле.
Курку белү юк
Идеялар күп, көннең кыска булуы комачаулый, – дип уртаклаша язмам герое. – Ел ярым элек ярдәмчем барлыкка килде. Яңа ел алдыннан заказлар күп булды. Бәйрәмнәр үтте, эш тынды. Пилмән ясап карыйсы килде – ясадык. Чәкчәк алырга килгән кешеләргә: «Карагыз, пилмән ясадык», — дим. «Бир, Алия, синеке начар булмас», — дип алып китәләр. Кайбер клиентлар, аңлатканны тыңлап та тормыйча, сатып алалар. Котлет ясаганда озак өйрәндек. Башта үзлектән тырыштык, аннан белгечләрне чакырдык. Котлетны өйдә пешерә идем, ләкин өйдә пешергән белән производствода пешерү аерыла. Өйдә өйрәнгән табаң бар, белгән күләм белән эш итәсең. Күпләп ясаганда табасы да зур, уңмаган чаклар да була. «Самонадеянность и отвага», диләр бит. Миндә дә шулай. Курку белү юк һәм үз көчемә ышану бар. «Әйдәгез, каз пешереп карыйк», — дидем кызларга. Алар: «Юк, Алия, булмас, пешмәс ул», — диләр. «Сез бит талкыш сузган хатыннар, каз пешерергә куркып торасызмы? Башкалар пешерә, аларның да ике кулы, ике аягы. Без алардан нишләп ким булырга тиеш?» – дип җавап бирәм.
Сыйфатны, чималны көн саен күзәтеп торырга кирәк, бүген эшләдем дә оныттым, дип булмый. Бөтен кеше дә тәмле пешерә, тәмсез пешерүчеләр юк. Чөнки клиент сайланып кына ала. Үземнең ашказаным бик сизгер, спред, көнбагыш мае кушып ясалган камыр ризыкларын ашасам – чирлим. Ә минем клиентларым чирләргә тиеш түгел. Камыр ризыгы, гомумән, чирләтергә тиеш түгел. Татар халык ризыклары авыр. Чәкчәк майда кыздырыла, өчпочмакта ит, бәрәңге, камыр. Безнең камырларыбыз акмайга, каймакка гына басыла, анда пальма мае, үсемлек мае, трансжирлар юк. Чиста ризык, барысы да хәләл.
Сыйфатны югары дәрәҗәдә саклар өчен, кайбер кешеләр белән аерылырга туры килде. Язгы айларда гына өч кешене өйрәттек, өчесен дә озаттык. Яңа кеше табуы авыр. Кухня кешесе бик җитез булырга тиеш, бер әйберен куйды, икенчесенә тотынды, тиз-тиз җәя, кисә.
Балансны саклау
Эшмәкәр хатын-кызга иренә дә, балаларына да игътибар-назны тиешенчә бирүе җиңел түгелдер. Алия әйтүенчә, гаилә белән бизнес арасында балансны сакларга кирәк.
– Ирем каршы килми. Ләкин шуны да әйтергә кирәк: мин 8 ел өйдә утырдым. Чиста, ашарга пе-шерелгән, балалар каралган, кайтып керергә рәхәт. Ә хәзер, әлбәттә, ниндидер уңайсызлыклар туа башлады. Эшли башлаганда максат – балансны табарга. Бәлки, ышанмассыз, ләкин мин көне буе эшләмим, сәгать икегә-өчкә кадәр генә. Эшем бар, йөз эшем йөзгә ярылып кала, эшләп бетерәсе килә, ләкин мин туктыйм да чыгып китәм, – дип сөйли Алия. – Балаларны каршылыйм, шул арада нидер алам, заказларны кертәм. Баланс менә шулай саклана. Туган көннәрендә балалар белән калам, бик сирәк очракта гына аларны әнигә, иремә калдырам. Кайбер хатыннар, бала тапкач, «мин җитешмим», диләр. Мин моны аңламыйм. Аш кайнатырга нәрсә кирәк? Алдан тәвәкәлләргә һәм вакытында газны кушып җибәрергә. Ашыңны куясың, токмач әзерлисең – ашарга әзер.
Балаларына да тиешле тәрбия бирергә тырыша Алия. Туган телне саклау, милли үзаңны үстерү
гаиләдән башлана, дигән фикердә ул.
– Үземне гел контрольдә тотам, балалар белән сөйләшкәндә рус сүзләрен кулланмаска тырышам. Алардан да шуны таләп итәм. Татарча сүз кулланып була икән, төзәтәм, әйтеп куям. Белеп, ишетеп торсыннар. Балалар бакчасында татар төркемнәренә йөрделәр. Ул төркемнәрнең исеме генә татар инде. Татарча белмәгән балалар киләләр, һәм тәрбиячеләркыен хәлдә кала. Кемдер русча сөйләшкән баланы алып килә, ә минем бала татарча гына сөйләшә. Татар мохите булдырырдай балалар бакчасы бик сирәк. Ярар, төркем татарча, ди, ә башкалар бит русча сөйләшә. Шәфкать туташы, музыка җитәкчесе, психолог – барысы да рус телендә аралаша. Кызым татар гимназиясендә укый. Улым – шәхси мәктәптә, анда инглиз, кытай телләре бар, ә татар теле юк. Татар телен үзләштерсен өчен, без баланы мәктәптән соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы янына йөртәбез.
Әйтү авыр түгел,әйтмәү авыр
– Без рус мохитендә яшибез, мин — русча укыган кеше, яшеренәсе түгел, телебез артта калган, –дигән фикердә Алия ханым. — Милли университет юк, техник гыйлем рус телендә үсә, ә татар теле үсешләр артыннан җитешми. Никадәр генә тырышсаң да, никадәр теләсәң дә, гел татарча гына сөйләшеп булмый. Беркөнне Печән базарыннан алып кайткан татарча сүзлекләрне карап утырдым. Андагы сүзләрнең күбесен мин белептә бетермим, Тукай заманындагы сүзләр.
Кайберәүләр никтер русча сөйләшергә тырыша. Бу безнең канга сеңгән. Хәзер дә күрәм: олы яшьтәге апалар минем балаларым белән русча сөйләшә. Үземнән өлкәнрәк кешегә кисәтү ясау кыен, түзеп утырам инде. Каян килгән? Нәрсәдер бар безнең милләттә, ул безнең күңелдә, тирәндә утыра –татар булуыңнан оялу, үз телеңнән тыелу. Аналар нигә балалары белән русча сөйләшәләр? Үз балаң белән русча сөйләшсәң, ул рус булып үсәчәк. Нишләп аңламыйлар, сизмиләр, югалтабыз бит телебезне.
Татар булуың белән горурлану юк. Мәктәптә рус тарихын ничә ел өйрәнәбез. Ә татар тарихын? Бер-ике чирек. Һәм без шуңа риза. Беркем бернәрсә дә әйтми, без шуңа күнеккәнбез.
Урамда берәр кешене туктатып сорасак, өч рус патшасының исемнәрен ата, дип. Исемен дә әйтәчәк, әһәмиятле эшләрен дә. Ә татар ханнарының исемнәрен беләләрме? Бәлки, ислам динен кабул иткән Алмыш ханны әйтерләр. Без үз тарихыбызны якынча да белмибез.
Татар университеты дигән платформа ничектер күземә чалынды. Татар яшьләре, университет активистлары оештырган. Ике ел элек мин анда регистрация үттем һәм үземә татар тарихына багышланган курс сайладым. Анда модуль буенча укыту бара. Университетның атаклы галим-нәре сөйли. Үзем генә эшләгәндә колакчын тыгам да тыңлыйм. Шулай берничә модуль үттем. Казан ханлыгына барып җиткәч, туктап калдым. Шул платформада эшләүчеләргә дә ярдәм кирәк. Цифровизация — кыйммәтле әйбер. Сайтка керергә, парольне кертергә кирәк. Кергән саен модуль каядыр югалган була, эзлисең. Вакыт күп үтә. А телефоннан керердәй кушымта булса, бастың – туктаган җиреңнән тыңлыйсың. Мин аны вакыт булган саен 10-15 минут булса да тыңлар идем. Төрле темалар бар, ләкин бу платформа турында белүче юк. Андый активитстларга финанс ярдәме күрсәтергә кирәк. Һәр баланың телефонында ул йөкләмә булырга тиеш.
Якутлар да зур халык түгел. Алар хәзер кино төшерә, ул фильмнарны кешеләр карый. Телне, миллилекне күрәләр. Татарча сериаллар кирәк. Татарча булмаса, Бразилия сериалларын тәрҗемә итеп күрсәтсеннәр иде. Карамасаң да, колакка кереп кала бит. Мультфильм төшерегез. Контент кирәк.
Рус балаларына татар теле чиксез авыр. Нәрсәгә аларга килешләрне ятлатырга? Өйрәнсеннәр гади җөмләләр белән сөйләшергә, аңларга. Мультфильм күрсәтеп, уйнатып, җырлатып өйрәтсеннәр иде балаларны. Һәр кешенең үзеннән генә тора. Без бит таләп тә итмибез, сорый да, әйтә дә белмибез, без шулхәтле толерант… Холкыбыз, табигатебез шундый. Без сугышчылар түгел, игенчеләр. Безгә азмы-күпме үзебезнең фикерне әйтә белергә кирәк. Бәлки, ишетерләр, шул ук тарихны өйрәнүгә игътибар бирерләр.
Мин милләтче түгел, татарлар башка халыклардан өстен, димим.
Ләкин без дә төшеп калганнардан түгел. Без дә шул ук хокукларга ия. Без дә үз телебездә сөйләшә алабыз. Нишләп бездә курку бар? Бер мисал. Улымны татарча сөйләшкән өчен үртәделәр. Ничек шулай булырга мөмкин? Татарстанда, үз җиребездә синең татарлыгыңнан дусларың көлсен.
Гомумән, башка телләрдән көләргә ярамый. Бу бит — коточкыч хәл. Ә мин нәрсә эшләдем? Бармадым, туздырып кайтмадым. Ярар инде, дибез. Минем апа да: «Әйтү авыр түгел, әйтмәү авыр», — ди. Ә, бәлки, кайчак әйтергә кирәктер. Кешене рәнҗетергә ярамый, дибез. Ә үзеңне рәнҗеттерергә ярыймы?
Сүз үзең турында гына түгел, гомумән, милләтнең киләчәге турында. Без әйтмибез, балалары белән русча сөйләшкән ата-аналар аңламыйлар. Ә кем әйтергә тиеш алайса? Аны уйламыйбыз.
Татар зыялылары да юк дәрәҗәсендә. Каядыр университетта утыралар инде алар, тел белгечләре бар, язучылар. Ә күп- челегебез — урысчалы-татарчалы, ипилек-тозлык кына кухня телендә сөйләшүчеләр.
Зыялы блогерлар бар
Кайбер блогерлар матур, дөрес итеп татарча сөйләшә, яшьләрнең игътибарын җәлеп итә ала, дип билгели Алия Ганиева. – Бар нәрсә дә нәтиҗә бирергә тиеш. Мин, эшмәкәр буларак, саныйм: күпме чыкты, күпме керде. 0 яки минуска чыга икән, эшеңнең мәгънәсе юк. Син эшләгән әйберне алмыйлар, димәк, ул кызык түгел, кирәк түгел. Мәсәлән, бездә кыстыбый, пилмән яраталар. Ә мин аның урынына коймак яисә гөмбә пешерәм дә кеше килеп алганын көтеп то-рам. Ризык ята, алучы юк. Ә мин пешерәм дә пешерәм. Складларымда өелеп ята, кеше алмый…
Матбугат чаралары укылмый, кызык түгел икән, нәрсәдер үзгәртергә кирәк. Кайбер газеталар үз
блогларын алып баралар, бу — дөрес юнәлеш, дип саныйм. Электрон форма заманасы икән, шуңа яраклашырга кирәк.
Минем әни бөтен татар блогерларын карый. Һәрберсе турында кайсы районнан, ире кайдан, нәрсә эшлиләр — барысын да сөйләп бирә. Сериал караган сыман карыйлар. Башкалар ничек яшәгәнне карап торуы кызык. Урамнан үткәндә дә кухня тәрәзәсен эләктереп аласы килә бит. Безнең блогерлар, мин шундый кием алдым, шундый аш пешердем, дип сөйлиләр. Кайберсе эчке күлмәктән генә йөри, бөтен тормышын күрсәтә. Миңа кайчак карарга да уңайсыз. Кайда соң сезнең театрга барганыгыз? Нигә ул эмоцияләр белән уртаклашмыйсыз? Кайда сезнең яңа китап алып укыганыгыз? Нинди файдалы эш эшлисез? Ниндидер зыялылык җитми. Зыялы блогерлар күп түгел, ләкин бар. Кайберләрен сокланып укыйм, менә бит, ничек мавыктыргыч итеп язган, ничек дөрес әйтә, дип.
Матур итеп татарча сөйли торган блогерлар бар, мин аларның барысына язылган. Кайбер журна-листларны кызыксынып карыйм, мәсәлән, Рәмис Латыйпов, Альберт Шакиров. Алар бик сирәк, ләкин озын, кызыклы итеп язалар.
Юморга килгәндә, аракы эчкән кешедән, җенси мөнәсәбәт белән бәйле мәсьәләләрдән һәм татарлыктан көлгәнне яратмыйм. Акцент ясап сөйләшкәннән көлүне яратмыйм. Кайбер блогерлар урысчалы-татарчалы сүз боткасы ясыйлар. Аларның да яшәргә хаклары бар, аларны да карыйлар. Ләкин, әз генә булса да, араларга, мәгънәле мәгълүматны сайларга кирәк. Без бит чипсы белән генә тукланмыйбыз, аш та ашарга кирәк.
Кайтмыйбыз без авылга
Нинди юнәлешләрнең киләчәге бар? Татар телен ничек саклап була? Бу сорауларга Алиянең үз
җаваплары бар.
– Китап кызык түгел, журналны укымыйлар, театрга йөриселәре килми. Шул блогерлар һәм стендап ярдәм итә алыр сыман. Татарча стендапның киләчәге бардыр. Кызык итеп сөйләсәләр, безне борчый торган темаларга чыгыш ясасалар. Кирәк түгел безгә авылга кайту, исерекләр кыланышы турында сөйләргә. Безгә ул якын түгел, хәзер яшьләр аракы эчми. Стендапта безне кызыксындырган темалар була икән, без дә зал тутырыр идек.
Татарча дискотекалар булсын, яшьләргә кызыклы җырлар яңгырасын.
Күптән түгел татарча радио тыңладым. Өч сәгатьләп булгандыр, шул вакыт эчендә авылга кайтам темасына 4 — 5 җыр булды. Авылга кайтам, авылым миләшләре, авылым каеннары… Кызык түгел ул яшьләргә!
Без шәһәрдә тудык. Кайтмыйбыз без авылга, сандугач сайраганын тыңламыйбыз. Кайтсак та, дөбер-шатыр музыка акыртып кайтабыз һәм шулай ук музыка акыртып китәбез. Салават абый, Хәния Фәрхи җырларын тыңлыйм мин. Чөнки аларны тыңлыйсың да, бу Салават абый, бу Хәния апа, дисең, танып була. Ә хәзерге җырчыларның күбесендә үзенчәлек юк диярлек. Аларны ничек аералардыр?
Элек рок заманасы иде, ә хәзер рэп заманасы. Кая соң ул татарча рэп? Мин балаларга «Иттифак» группасын тыңлатам, без аны машинада да тыңлыйбыз, сүзләрен яттан беләбез. Җөмләләре кыска, сүзләре таныш. Яшь буынга шундый җырлар кирәк. Анда социаль тема да, мәхәббәт тә бар. «Gauga» дигән искиткеч рок-группа бар. Кая соң алар? Нишләп радиода уй-натмыйлар? Балалар рәхәтләнеп тыңлар иде.
Формат – не формат, дигән әйбер бар радиоларда. Яхшы, кемгәдер ярамый. Ә кая соң алайса икенче радиостанцияләр? Алар куйсыннар. Хөкүмәт ягыннан да ярдәм кирәктер, бәлки. Ярдәм итсеннәр берәр радиога. Яшьләр өчен программалар кирәк.
Проблема бит нәрсәдә? Без яшьләрне югалтабыз. 90нчы елларны туган буынны югалттык, 2000нче елларда туганнарны югалта барабыз. Хәзер 2010нчы елны туган балаларга да 13 яшь, аларны да югалтабыз бит!
Ә нәрсә белән аларны җәлеп итеп була? ТikTok, стендап, социаль челтәрләр, рэп. Аларның бө-тен белгәннәре шул.
Алга бару бала үсү белән бер
– Киләчәктә милли үзәк булдыру хыялым бар. Туристлар килсә, безнең күрсәтер урын юк. Туристка бит карап кайту гына түгел, өйгә дә нәрсәдер алып кайтасы килә. Ашыйсы да килә. Читтән килгән кешегә бар нәрсә дә кызык. Без бәлешкә дә, чәкчәккә дә күнеккән. Мәсәлән, Вологда, Дагыстаннан килгән кунакларга талкыш сузганны, чәкчәк өеп күрсәтсәң, бәлеш пе-
шереп ашатсаң, бик кызык булачак.
Ю. Әхмәтҗановның әнисе оста пешекче булган, ул Казанда киленнәр клубын оештырган. Мин дә шул турыда уйлап йөрим. Яшь киленнәр өчен мастер-класслар үткәрәсем килә. Яңа гына тормышка чыккан кызлар итне дә ала белми, итнең кайсы урыны нинди ризыкка яраганын да белми. Мин аның программасын да уйладым инде. Мәсәлән, якшәмбе очрашабыз, ярты көн әзерлибез. Бер көн — аш, бер көн бәлеш, десертлар өйрәнәбез. Токмачны да басып күрсәтергә. Мин дә бит белеп тумадым. Беркем белеп тумый, тәҗрибә белән килә. Әзер тәҗрибә алсаң, үзең ясап карасаң, ул бит кызык. Шундый планнар бар.
Хәзер десертларның нинди төре генә юк! Әйтик, шомыртны тарттырып, төче камырдан урама ясасаң, ул каты, хәзерге десертларга конкурент була алмый. Кем өчендер ул ностальгия, ә минем балаларга ул кирәкми. Милли ризыкларны заманга яраклаштырырга кирәк. Балан бәлешен пешерәсе килә. Кош теле, тутырган тавык һәм башка ризыкларны әзерлисем килә. Онытылган рецептларны кайтарырга иде. Идеялар күп. Вакыт һәм энергия кирәк.
Минем көнем кыска. Бер елэчендә ярымфабрикатларны күпләп ясый башладык. Аның бит упаковкасын, этикеткасын, чималын әзерләргә кирәк. Кайсы килеп чыга, кайсы юк. Кеше белән дә эшләргә кирәк, хатын-кызлар бит. Әле балалары чирли, әле тагын бер сәбәп. Берсе чыкмаса, үзем басам, пешерәм, савыт юам. Ашыгасы түгел, үз җаең белән барырга кирәк. Алга бару бала үсү белән бер бит ул. Бала кисәк кенә үсеп китсә, аның тәне сузыла, тешләре авырта. Әз-әзләп алга барабыз. Үсәбез, әкренләп җайланабыз, – ди Алия Ганиева.
Чәкчәк рецепты
Чәкчәк пешерер өчен, йомырканы бер-ике атна суыкта катырырга кирәк. Ясар алдыннан аласыз, җебетәсез, миксер белән туглыйсыз. Миксер белән бер ярты сәгать куе күбек күтәрелгәнче болгатырга кирәк. 15 йомыркага өч чеметем сода саласыз, иләнгән иң яхшы сыйфатлы он сала башлыйбыз.
Миксер болгатмый башлагач, озынрак агач калак белән болгатасыз. Кулыгыз өзелеп төшә инде,
дигәндә, туктасагыз була.
Озак итеп, камыр язылганчы тугларга кирәк. Камыр коймакныкыннан әз генә катырак булырга тиеш. Камырны кулга алып булмый, ул йомшак.
Шул камырны онлаган тактага калак белән кистереп төшерергә кирәк. Өстенә он сибәсез. Һәм шуны әкрен генә тәгәрәтәсез.
Камыр йомшак, шуңа онны күбрәк салырга кирәк. Төшләргә кисәсез, майга салып кыздырасыз.
Май сыйфатлы булсын, ат мае кушсагыз, чәкчәкнең тышы ке- тердәп торачак.
Сиропны үзегезгә ничек ошый, шулай ясагыз. Бал күбрәк булса, йомшаграк була. Бергә бер шикәр һәм бал салырга була, әз генә 100-200 грамм су өстәгез, сироп кайнаганда савытның төбенә ябышмасын өчен.
15 йомыркага сироп — 500 грамм шикәр, 500 грамм балл.
Сиропны озак кайнатсагыз, чәкчәк катырак була, кызу көннәрдә ерак юлга алып барырга ярый.
Йомшак кына, әз генә кайнатсагыз, ул ашарга тәмлерәк, төш эченә дә ныграк үтеп керә, ләкин чәкчәк таралып китәргә мөмкин, кызуда ерак юлга алып барып булмый, ә кышка яхшы.
Гөлназ ТАИПОВА.
Фотолар Алия ГАНИЕВА архивыннан.
«Самар татарлары» журналы, №2 (39), 2023 ел.
Просмотров: 708