Газеталар электрон форматка күчәрме?

7rxUpBLNxf8Россия төбәкләрендә иҗат итүче татар журналистларын бер үк сораулар борчый

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә, Россия төбәкләрендә чыгып килүче татар газета һәм журналлары журналистлары өчен форум уздырды. Анда илебезнең 17 төбәгеннән иллеләп журналист катнашты. Әлбәттә, «Бердәмлек» хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмады. Оештыручылар безнең өчен тыгыз һәм мәгълүматка бай программа әзерләп куйганнар иде.

24 октябрь көнне журналистлар Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очраштылар. «Төбәкләрдәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә тиеш, — дип сөйләде ул. — Бөтендөнья татар конгрессы сайты эшләп тора, «ВКонтакте» социаль челтәрендә, «Телеграм»да сәхифәләр чыгып килә. Әлеге сайтлардан һәр татар үзенә кызыклы мәгълүматны табып ала һәм үзе яшәгән төбәктә тарата ала. Шулай ук без дә сезнең төбәкләрдә булган яңалыкларны яктыртып торабыз», — диде.

Көннең икенче яртысында Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов белән Түгәрәк өстәл узды. Журналистларны борчыган проблемаларның берсе — хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе. «Бу җитди сорау. Мин сезне аңлыйм. Үзем дә сизәм, хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен җитәкчеләр алдында көн саен күтәрәм. Әлбәттә, түрәләр бу сорауны яратмый. Бу мәсьәлә киләчәктә дә күтәреләчәк, тамчы тама-тама ташны тишә бит. Заводларда хезмәт хакы гел артып тора. Ә журналистларныкы? Безнең хезмәт хакын сөйләп тә торасы юк – ул бик түбән», – диде Илшат Әминов.

Икенче көнне безне Яшел Үзән районы буйлап сәяхәткә алып киттеләр. Без Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырдан белән таныштык, чишмәгә төштек, мәчеткә кереп чыктык, музей-китапханәдә аның иҗаты турында яңа мәгълүмат тупладык. Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйри исемендәге архитектура-музей комплексында булдык. Биредә мәгърифәтче үзе ясаган кәнәфи, сервант, сәке саклана. Журналистларда бу объект зур кызыксыну уятты. «Күпчелек халык Тукай белән Җәлилне белә, ә башка шәхесләребез күләгәдә кала. Бүген без сезне, чит төбәкләрдән килгән журналистларны, Каюм Насыйриның тормыш юлы белән якыннанрак таныштырырга булдык. Алдагы елларда да шәхесләребезне танытуны дәвам итәргә ниятлибез», — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе, «Татарлар» газетасының баш мөхәррире Гөлназ Шәйхи.

Аралашу Яшел Үзән шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә дәвам итте. Анда «Татмедиа» җәмгыяте тәҗрибә уртаклашу чарасы оештырды, журналистикада акча эшләү юлларын, уңышлы булу серләрен күрсәттеләр. «Мондый очрашулар гадәткә кереп китте. Ел саен шулай күрешеп торабыз. Моның өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтлебез. Сезнең белән аралашу Россия төбәкләрендәге татар басмалары ничек һәм нинди ихтыяҗлар белән яшәгәнен күрергә мөмкинлек бирә», – дип сәламләде Татарстан кунакларын «Татмедиа»ның медиа-директоры Алсу Исмәгыйлева.

«Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррир урынбасары Алия Гаязова Яшел Үзән районы татарлары тормышы, редакция эшчәнлеге, газета чыгару үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләде. Аның сүзләренчә, «Яшел Үзән» – районда чыгучы 28 еллык тарихы булган бердәнбер татар басмасы. Редакция Рәзил Вәлиев инициативасы һәм тырышлыгы белән ачылган булган. Моңарчы атнага өч мәртәбә чыккан газета, почта чыгымнарын киметү хисабына язылу бәясен саклап калу өчен, атнасына бер генә чыга башлаган. Бу алым белән редакция укучысын һәм басма битләре санын саклап кала алган.

«Татмедиа» җәмгыяте карамагында чыга торган журналлар, китаплар, открыткалар «Озон», «Вайлдберриз», «Яндекс Маркет» кебек интернет-кибетләрдә сатыла торган популяр товарга әйләнгән. Бу нәтиҗәгә ирешү юллары белән «Татмедиа»ның ваклап сату департаменты белгече Гөлназ Кадыйрова таныштырды. Аның сүзләренчә, татар басмалары интернет-кибетләр аша сатыла башлагач, башка шәһәрләрдә ихтыяҗ арткан. Казанда 90 сумга сатыла торган журналларны чит төбәкләрдә 200 сумга да алып бетерәләр икән.

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров социаль челтәрләрдә акча эшләү юллары белән таныштырды. Ул җитәкләгән редакция «ВКонтакте» челтәрендә зур аудитория туплау хисабына өстәмә керем табуга ирешкән. Ул һәр журналистка кызыклы төркемнәр алып барырга, язылучылар җәлеп итәргә киңәш бирде. Аның сүзләренчә, сәхифә халыкка кызыклы булса, реклама бирергә теләүчеләр табыла.

«Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова редакция акчасын сарыф итмичә генә 600 кешелек аудитория өчен төрле чаралар, презентацияләр үткәрү мөмкинлеге турында сөйләде. Ул, үз тәҗрибәсенә таянып, бу эшне иганәчеләрне журнал аша таныту юлы белән башкарып чыгарга тәкъдим итә. Ягъни, иганәче чара уздырырга булыша, ә журнал аның турында мәкалә бастыра һәм халыкка таныта. «Бартер дигән тылсымлы сүз барын аңларга кирәк», – диде.

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин яшьләр белән хезмәттәшлек итү аша уңышка ирешеп булуын аңлатты.

26 октябрьдә журналистлар «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, генераль директоры Шамил Садыйков белән очрашылар. «Без бер мөһим әйберне аңладык. Аудитория белән чаралар үткәреп тормасаң, алга китеш була алмый. Социаль челтәрләрдә эшләү дә, чаралар үткәрү дә кирәк. Кеше аралашуга сусаган, кызыклы чараларга, бәйрәмнәргә бик теләп киләләр. Халык белән эшләү – журналист эшенең иң мөһим юнәлеше», – дип сөйләде Шамил әфәнде. Ул чит төбәкләрдә эшләүче татар журналистлары өчен онлайн семинарлар булачагын әйтте. Укулар маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә эшләүгә багышланачак.

«Безнең әти-әни, әби-бабайлар газеталарны укый әле. Газета чыгару бүгенге көн өчен кирәк эш. Балалар турында уйларга кирәк. Алар туган телен белмәсә, безнең эштән нинди мәгънә бар? Тагын 10 елдан тормыш балалар, оныклар кулына күчәчәк, алар татар телендә газета укырмы, телевизор карармы? Аларның кулында телефон: видеолар карап, социаль челтәрләрдә утыралар. Милләт киләчәге алар кулына күчәчәк», – дип сөйләде һәм журналистларны блогерлыкка өйрәнергә өндәде. «Очрашкан саен арагызда блогерлар саны артуын күрәсебез килә. Блогерлык юнәлешендә эшләргә кирәк. Кеше кешене социаль челтәрләрдә эзли һәм таба. Үзегезнең төбәк блогеры булырга да тырышыгыз», – диде җитәкче.

Шул ук көнне форумда катнашучылар «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов һәм Кырым Республикасының «Милләт» кырым татарлары телерадиокомпаниясенең генераль директоры Лилия Веджатова хезмәттәшлек турында килешү имзалавы шаһиты булдылар. «Милләт» – безнең өчен тугандаш телеканал. Без эчтәлек, контент, бурычлар буенча да тугандаш. ТНВ — татар телендә, «Милләт» – кырым татар телендә эшли. Без бергәләшеп милли проектлар эшли алырбыз», – диде Илшат Әминов. Лилия Веджатова да бу ике телеканалның төп функцияләре охшаш булуын ассызыклады. «Хезмәттәшлек, һичшиксез, файдага булачак», – диде ул.

Өч көн дәвам иткән форум йомгаклау Түгәрәк өстәле һәм татар журналистлары арасында уздырылган “Хәбәр” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.

Чарага нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: милли редакцияләрне охшаш проблемалар борчый. Мари Эл Республикасының Бәрәңге районында чыга торган «Безнең тормыш» һәм «Якташлар» газетасы баш мөхәррире Фәнил Мусин: «Бүгенге көндә подписка белән эшлим. Ләкин газетаны яңа елда тагын бушка чыгарырга туры киләчәк. Хөкүмәтне ашатып ятасым килми, дигән нәтиҗәгә килдем. Бер грант белән дә ярдәм итмәделәр, салым түләүгә бик күп акча китә. Газетага язылырга чакырып йөрмим, татарча укырга ярата торган төп аудитория белән турыга эшләячәкмен. Алар бит газетаның яңа санын зарыгып көтәләр. «Кайчан язылырга була?» — дип шалтырата да башладылар инде. Газетаның бушка таралачагын белгәч, чыгымнарымны капларга теләк белдерүчеләр дә булды», – дип сөйләде. Ул газетаны бетерергә җыенмавы турында да әйтте. «Мин шәҗәрәләр төзеп акча эшлим, шул акчага газета чыгарам. Ике төп иганәчем бар, рәхмәт аларга!» – дип серен ачты Фәнил Мусин.

Башкортостанның «Кызыл таң» газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов басма матбугатны тарату ысуллары турында сөйләде. «Газетаны укучыга җиткерүнең төп проблемасы — почта ташучылар җитмәве. Үзегез беләсез, хәзер ике-өч авылга бер почтальон. Ул бик кечкенә хезмәт хакы алып эшли. Шушы хезмәт хакына өч авылны урап чыгып буламы? Юк, билгеле. Бу проблема бездән дә, төбәк хакимиятеннән дә тормый. Чөнки алар барысы да федераль структуралар», – дип аңлатты ул.

«Электрон подписка буенча газета алдыручылар бар. Әмма «Кызыл таң»ны укучылар интернет аша укый торган кешеләр түгел. Бүгенге көндә иң ышанычлы мәгълүматны басма чаралар тәкъдим итә. Интернетта фейк материаллар күп, чөнки аларны урнаштыру җиңел. Аны алып ташларга да була. Басма матбугат – ул классик журналистика, еллар буе саклана торган архив чыганагы. Андый материаллар җитди төстә әзерләнә», – дип сөйләде.

Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз? Газеталарны тулысынча электрон форматка, интернетка күчерергәме, юкмы? Кәгазьдә басылган массакүләм мәгълүмат чаралары яшәргә тиешме? Почта бүлекләренең ничек эшләвен барыбыз да бик яхшы беләбез, шундый авырлыклар белән бастырып чыгарган газета-журналларны халыкка ничек җиткерергә. Көч-хәл белән почта бүлегенә барып җиткән газетабыз тузан җыеп, таушалып ятмасын, укучысына вакытында барып ирешсен өчен кем җаваплы? Сораулар күп. Җавап табарга, бәлки, сез ярдәм итәрсез? Хатлар көтеп калабыз.

7rxUpBLNxf8

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 498

Комментирование запрещено