«Калям Шариф. Перевод смыслов» теперь – на сайте tanzil.net для чтения Куръана / «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы – хәзер Коръән уку өчен tanzil.net сайтында

2c555a8f_ba4c_4fa7_b002_c30c0d8658f7_kopiyaТеперь пользователи англоязычного сайта для чтения Куръана tanzil.net могут читать «Калям Шариф. Перевод смыслов» на русском языке. Здесь его тексты удобно копировать и использовать для вставки в своих файлах. 

Сайт tanzil.net удобен тем, что здесь можно найти и скопировать аят, послушать чтение, быстро прочитать страницу Куръана в браузере, сравнить несколько переводов и пр. 

Справка. 

«Калям Шариф. Перевод смыслов» является вторым собственным переводом смыслов Куръана ДУМ РТ. Первый был подготовлен на татарском языке. Книга представляет собой итог семилетней коллективной работы хафизов, специалистов по кыраатам, фикху, акыде, филологов со знанием русского и арабского языков. 

При подготовке издания в качестве ориентира были использованы выдающиеся образцы кратких толкований (тафсиров) Досточтимого Куръана прошлого и настоящего: «Тафсир аль-Джалялейн» имамов аль-Махалли и ас-Суюты, «Куръан Маджид» шейха Махмуда аль-Уфи, «Тафсир аль-ва-дых аль-муяссар» шейха Мухаммада Али ас-Сабуни. Кроме того, в процессе работы специалисты ДУМ РТ обращались к авторитетным тафсирам таких авторов, как ат-Табари, аль-Матуриди, Ибн Касир, аль-Куртуби, ан-Насафи, аль-Алюси и др. Источником всех примечаний и пояснений послужили авторитетные комментарии ученых Ахлю-с-Сунна.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» и «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» также вышли в свет в формате аудиоверсий и Куръан-ручки, также доступны бесплатные мобильные приложения на татарском и русском языках «Коран. Тафсир» и «Коръән. Тәфсир».

dumrt.ru

***

Хәзер Коръән уку өчен ясалган инглиз телендәге tanzil.net сайтыннан кулланучылар «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын рус телендә укый ала. Бу сайттагы мәгънәви тәрҗемә текстларын, үз файлларыңа куяр өчен, җиңел генә күчереп алырга мөмкин.  tanzil.net сайты аятьне табып күчереп алу, укылышын тыңлау, Коръән битен браузерда уку, берничә тәрҗемәне чагыштыру һ. б. ягыннан уңайлы.

Белешмә.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән икенче тәрҗемәсе булып тора. Беренчесе татар телендә әзерләнде. Әлеге тәрҗемә –  квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе.

Басманы әзерләгәндә, ориентир буларак, кыскача Коръән-Кәрим аңлатмалары (тәфсирләрнең) элекке һәм хәзерге иң мөкәммәл үрнәкләре –  имам Әл-Мәхәлли һәм әс-Сүютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн”, шәйх Мәхмүд әл-Уфиның “Коръән Мәҗид”, шәех Мөхәммәд Гали әс-Сабуниның “Тәфсир әл-ва-дых әл-мүяссәр” хезмәтләре файдаланылды. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре эш барышында әт-Тәбари, әл-Матуриди, Ибн Кәсир, әл-Куртуби, ан-Нәсәфи, әл-Алүси һ.б. авторларның абруйлы тәфсирләренә, әһле сөннәт вәл-җәмәгать галимнәре тарафыннан язылган тәфсирләргә мөрәҗәгать итте.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» и «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары аудиоверсияләр һәм Коръән-каләм рәвешендә дөнья күрде, шулай ук татар һәм рус телләрендә «Коран. Тафсир» и «Коръән. Тәфсир» бушлай мобиль кушымталар да бар.

dumrt.ru

Просмотров: 411

Комментирование запрещено