Самарада МХОда катнашучы татар егетләре һәм аларның гаиләләре белән очрашу узды

63f9c661-d7c6-45b2-9276-c120723b061eСамарада махсус хәрби операциядә катнашучы татар егетләре һәм аларның гаиләләре белән очрашу узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Данис Шакиров очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

63f9c661-d7c6-45b2-9276-c120723b061e

Кыюлык, нык­лык, Ватанга мәхәббәт – болар чын, намуслы кешеләргә хас сыйфатлар. Барлык авырлыкларга карамастан, үз теләкләре белән һәм өлешчә мобилизацияләү барышында фронтка киткән ир-егетләребез каһарманлык һәм батырлык үрнәге күрсәтәләр.

Әлеге чараның төп оештыручысы – Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы. Шулай ук оешма шашки буенча чемпионат һәм көрәш турниры оештырды.

tatar-congress.org

Просмотров: 424

Комментирование запрещено