«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең соңгы этабы башлана

28_n2288154_big-620x33018 мартта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең соңгы этабы башланды. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Чара татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, туган тел һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләрне тарату максатыннан ошетырыла. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 февральдән 22 мартка кадәр уздыра.

Конкурста катнашучылар — Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урнашкан башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре булган Россия Федерациясе гражданнары.

1-10 февраль көннәрендә конкурсның зона этабы үткәрелде, анда конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр — Татарстан Республикасының төрле муниципаль берәмлекләреннән 54 педагог катнашты. Февральдә Россия Федерациясе субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бәйгенең читтән торып этабы узды.

18 март көнне Казан шәһәренең «Адымнар — белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Татарстан районарыннан, Чаллы һәм Казан шәһәренең 20 педагогы һәм РФ төбәкләреннән (Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Башкортстан республикалары, Төмән, Киров, Пенза, Саратов, Түбән Новгород, Самара өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү шәһәре) 12 укытучы катнашында үткәрелә торган конкурсның йомгаклау этабы башлана.

18-22 март көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, КФУ, Фәннәр академиясе хезмәткәрләреннән торган конкурс жюрие тарафыннан дәресләр һәм конкурсантларның класс сәгатьләре бәяләнә. 3 конкурс сынавы нәтиҗәләре буенча (медиавизитка, дәрес, методик остаханә) 20-21 мартта финалда Татарстан Республикасының 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 12 педагог ярышачак.

Конкурста җиңүчеләр 22 март көнне Казан шәһәренең «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин, педагоглар, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре, журналистлар, Казан шәһәрендәге мәгариф оешмалары студентлары катнашында узачак «Укытучыга сорау» матбугат конференциясе» бәйгесеннән соң билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 430

Комментирование запрещено