Сызранның үзәк мәсҗидендә гәет намазы узды: Газа халкының күз яшедәй яңгыр яуды

pzc5KGPNhGkТаңнан мәсҗидебез халык белән тула башлады. Матур-матур киемнәрен киеп, мәсҗидкә мөселманнар агылды.

Иртәнге намаз алдыннан бөтен халык бергә «Әлвидагъ» — «Сабуллашу» мөнәҗәтен әйтте.

Иртәнге намаздан соң мин Самар өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте тарафыннан җибәрелгән татар һәм рус телендә язылган эчтәлекле вәгазьгә таянып вәгазь-нәсыйхать кылдым. Иң элек татарча, соңыннан русча сөйләдем, әлхәмдүлилләһ. Мәсҗидкә тулып кергәннәр дә, тышта 100гә якын кеше калучылар да бик игътибар белән, хәтта кайберләре күз яшьләрен чыгарып, тыңладылар.

Гәед намазының ахырында бер могҗиза булды. Без Газадагы (Фалистинада) мөселманнар өчен дога кылганда, әман шул кыерсытылган хаксыз изелгән, үтерелгән Газа халкының күз яшедәй яңгыр яуды. Иң гәҗабе шул ки: яңгыр яумый торды да, мөселманнарның гәед намазларын укып бетергәнен көтеп алды да, шул күп кайгы-хәсрәт күргән халыкка дога кылганда аларның күз яшедәй яңгыр коеп ява башлады! Гаҗәеп хәл булды бу!

Аллаһы Раббым укыган намазларыбызны кабул әйләсен!

ru1KAjp9UeYKHPPzO2FZEw pzc5KGPNhGk Ro2Bkv0jZME

Олуг хөрмәт һәм изге догалар белән Сызран Җәмигъ мәсҗиденең Баш имамы ИЛГИЗӘР хәзрәт СӘГЪДИЕВ.

Просмотров: 546

Комментирование запрещено