Камышлының мәктәп-интернаты быел 60 еллык юбилеен каршылый
1943 елда Курск дугасында коточкыч сугыш барганда, Касыйм шәһәрендәге балалар йортын Камышлы районының Иске Ярмәк авылына күчереп урнаштыралар. Ул 1964 елга кадәр уңышлы эшләп килә һәм, йөзәрләгән ятимне үстереп, олы тормыш юлына озата. Шул ук 1964 елда Камышлы авылында тумыштан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен мәктәп-интернат төзелә. Аның хезмәткәрләренә психик һәм физик яктан зәгыйфь, акыл үсеше тоткарланган балаларны укыту, аларны хезмәткә өйрәтеп, социаль тормышка яраклаштыру һәм тиешле тәрбия бирү бурычы йөкләнә. Читать полностью