1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бәйрәм уңаеннан Яңа Ярмәк авылында күңелле бәйрәм — балалар Сабан туе үтте.
Бәйрәмдә кечкенә дуслар өчен төрледән-төрле уеннар оештырылды: “Капчык киеп йөгерү”, “Чүлмәк вату”, “Аркан тарту”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү”. Балалар җитезлектә, өлгерлектә, зирәклектә ярыштылар.
Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.
Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 753