Әгәр исән булса, бүген — 4 июньдә — техник фәннәр кандидаты, космик ракеталар конструкторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык” ордены, “Самар җиренә игелекле хезмәт күрсәтү өчен” күкрәк билгесе һәм күпсанлы медальләр һәм исемнәр белән зурланган Самар өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВка 85 яшь тулыр иде. Искә алуыбыз аның рухына изге дога булып барып ирешсен иде.
Улы Илгиз тугач, ата
Юрау юрый: балигъ булгач,
Уйнарсың, ди, гармунда,
Милләт моңын зурларга.
Юрау хуш килә: Илгизе
Үстереп милли сәнгатьне,
Гомер буе сөйрәп бара
Ике арба җигелгән тәртәне.Эштә булды абруйлы галим,
Тотып кулына гади каләмен,
Яулау өчен галәм киңлекләрен,
Сыза иде ракета сызымын.Тәкъдиренә язылган тормышны да
Матур итеп төзи, тырыша.
Гаилә кора, ул һәм кызына
Үрнәк булыр дип, дан казана.Ансамбльдә дә ул остаз, хаким,
Тынгысыз җан, үҗәтле ир, шагыйрь!
Киртәләрне җиңде һәрдаим -
Булды моңа илле ел.“Ялкынлы яшьлеге”, шөһрәт яулап,
Күп җирләрне йөрде урап,
Казан, Мәскәү, күп калалар
Аның сәләтенә таң калалар.
Сиксән яшен бәйрәм итте тынгысыз җан,
Сандыгында алтын да юк, акча да тузган.
Күңелендә — шигырь, җыр һәм бию,
Йөрәгендә — улы, кызы, оныклар.Дус-ишләре күп иде аның,
Казанышлар капламады аңын.
Ике гомергә җитә хезмәте -
Илгиз Колючевка җырлыйк без дан!
Наил ВАХИТОВ.
Самара шәһәре.
Просмотров: 3366
Огромная благодарность автору за такое проникновенное стихотворение от семьи Колючева Ильгиза!!!
Яхшы абый иде.Безден догалар барып ирешсен. Амин
Тормышны яратып яшэде. Ил
Ьгиз абый урыныгыз ожмахта булса иде Амин
Урыннарые ожмахта булсын Ильгиз абый