Кто на Всероссийский форум мусульманской молодежи? Прием заявок открыт! / Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителә

d6phRpf6LV8Духовное управление мусульман РТ объявляет о старте приема заявок на Всероссийский форум мусульманской молодежи, который пройдет 20-27 июля 2024 года в палаточном городке в древнем городе Болгар. К участию в недельном слете приглашаются юноши и девушки 18-30 лет. Заявки принимаются до 1 июля 2024 года. Всего ожидается, что на Форум съедутся более 100 человек из разных уголков России. Организаторы Форума – Духовное управление мусульман Республики Татарстан совместно с Фондом поддержки исламской культуры, науки и образования.

В этом году Форум пройдет в рамках Года семьи, объявленного в России, и Года семьи и халяльного образа жизни, объявленного муфтиятом Татарстана, а значит охватит тему семейных ценностей в Исламе. Для участия в Форуме парням и девушкам необходимо подготовить проект и пройти отбор. Далее авторов проектов разделят на две группы: допущенных к грантовому конкурсу и требующих доработки для защиты. Исходя из этих особенностей для каждой группы проектов организаторами подготовлена своя программа обучающих мероприятий.

На Форум к молодым мусульманским инициаторам приедут и познакомятся с их социальными проектами, выскажут свое экспертное мнение о возможностях их реализации признанные специалисты в области предпринимательства, современных технологий, социальной деятельности, исламской экономики. Среди них – начальник Управления инновационного развития К(П)ФУ, эксперт Ресурсного центра поддержки СО НКО Антон Дыганов; кандидат экономических наук, бизнес-тренер Корпоративного университета при Ак Барс Банке, тренер-эксперт по развитию Университета Талантов, специалист по грантам в Чистопольском мухтасибате Альфия Сафина, телерадиоведущая, PR-специалист Эльнара Миргаязова. Спикеры проведут краш-тесты проектов, научат молодых людей основам социального проектирования и презентации. По итогам ФММ будут отобраны лучшие проекты.

Таким образом, Форум станет площадкой возможностей для создания и реализации социальных проектов на пользу российской умме, т.е. научит молодых мусульман «упаковывать» социальные стартапы на разных этапах их реализации: это могут быть идеи или готовые проекты, которые уже можно подать для участия в конкурсах на получение гранта. На форуме их «отшлифуют» и доведут до уровня участников федеральных конкурсов грантов. Участники ФММ также получат мастер-классы и консультации от именитых специалистов по реализации стартапов. Социальным считается такой проект, который направлен на решение социальной проблемы целевой группы. Ещё одна особенность социального проекта – ее целевая группа пользуется услугами бесплатно. Один проект могут реализовывать 1-3 человека.

В программе форума – также получение религиозных знаний, научно-познавательные лекции, тренинги, мастер-классы и практикумы, TED и диспуты, кинозал, походы и экскурсии. 

Основная цель Форума мусульманской молодежи от ДУМ РТ – создание коммуникационной среды, способствующей поддержке молодежных инициатив, содействию самореализации мусульманской молодежи, повышению уровня духовности.

Стоит отметить, что успешно реализуются проекты, представленные участниками форума, например, как «Понимающий подкаст», «Лисан: путь к успеху», «БлогEtnotur», «Детский оздоровительный палаточный лагерь «Горец», «Пронаставник», «41 чишмә» и другие. Например, «Лисан: путь к успеху» – обучающий проект, который направлен чтению на старотатарском языке, а проект «БлогEtnotur» посвящен развитию этно-туризма.

dumrt.ru

***

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2024 елның 20-27 июлендә борынгы Болгар шәһәрчегендә палаткалар шәһәрчегендә узачак Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителүе турында игълан итә. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Форумга гаризалар 2024 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Форумга Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра.

Быел Форум Россиядә игълан ителгән – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узачак һәм Исламда гаилә кыйммәтләре темасын үз эченә алачак. Форумда катнашучы өчен быел алдан проект әзерләргә һәм сайлап алу үтәргә кирәк булачак. Аннан проект авторлары ике төркемгә: грант бәйгесендә катнашучыларга һәм проектларын эшләп бетерү зарурлыгы булганнарга бүленәчәк. Шушы үзенчәлекләрдән чыгып, оештыручылар һәр төркем өчен белем бирү программасын әзерләгән.

Яшьләр белән очрашырга һәм аларның проектлары белән якыннан танышып, аларны тормышка ашыру мөмкинлекләренә үз фикерләрен белдерергә эшмәкәрлек, заманча технологияләр, социаль эшчәнлек, ислам икътисады өлкәсендә танылу алган белгечләр килә. Алар арасында КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурслар үзәге эксперты Антон Дыганов; икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры, Талантлар университетының үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Сафина; теле-, радио алып баручысы, PR-белгеч Эльнара Миргаязова бар. Алар мөселман яшьләре идеяләре белән ныклап танышачак, яшьләрне социаль проектларны эшләргә һәм аларны дөньяга чыгарырга өйрәтәчәк. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар сайлап алыначак.  

Шулай итеп, Форум яшьләргә Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәнү өчен мәйданчык булып тора: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин һәм катнашучылар аны форум дәвамында үстерә, камилләштерә. Яшьләр тулысынча әзер проект белән дә килә алалар, алар аны тагын да шомартып, Татарстан Республикасы яки Россия күләмендә үткәрелә торган грант конкурсларына тәкъдим итә ала. Форумда катнашучылар шулай ук стартапларны гамәлгә ашыру буенча танылган белгечләрдән мастер-класслар һәм консультацияләр алачак. Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге – социаль проектның хезмәтләреннән бушлай файдалана алу. Бер проектны иң аз дигәндә – бер кеше, иң күбе өч кеше яклый ала.

Форум программасында шулай ук дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал, походлар һәм экскурсияләр каралган.

Форумның төп максаты – аралашу мохите тудыру, яшьләрнең башлангычларына, аерым алганда мөселман яшьләренә тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: форумда катнашучылар тәкъдим иткән «Лисан: тел ачкычы», «БлогEtnotur», «Пронаставник», «41 чишмә» һәм башка проектлар уңышлы эшләп килә. Мәсәлән, “Лисан: тел ачкычы” проекты иске татар телендә укырга өйрәтә, «БлогEtnotur» проекты этно-туризмны үстерүгә багышланган.

dumrt.ru

Просмотров: 664

Комментирование запрещено