Алина Загитова станет послом предстоящих Игр БРИКС. Об этом сообщает «РИА Новости Спорт» со ссылкой на свои источники. Они пройдут в Казани с 12 по 24 июня.
На данный момент участие в играх БРИКС подтвердили представители 97 стран, сообщал ранее Дмитрий Чернышенко. На турнире ожидается около 5 тысяч участников.
Напомним, в скором времени в Казани стартует строительство школы фигурного катания имени олимпийской чемпионки, чемпионски мира и Европы Алины Загитовой.
***
Фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары чемпионы Алинә Заһитова БРИКС илләре Спорт уеннары илчесе булачак. Уеннар бер атнадан соң Казанда башлана.
«Алинә Заһитова 6 июньдә БРИКС Уеннары илчесе буларак тәкъдим ителәчәк», — дип белдерде РИА Новости агентлыгына чыганак һәм багышлау тантанасында бокс буенча Олимпия чемпионы Александр Поветкинның да катнашачагын искәртте.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы «Рубин-2» футбол командасының (Казан «Рубин»ы фарм-клубы) баш тренеры Гёкдениз Карадениз һәм нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Яна Батыршинаның БРИКС илләре Спорт уеннары илчесе булуы хакында хәбәр иткән иде.
- БРИКС Уеннары 12-24 июньдә уза, ярышларда 5 меңгә якын спортчы катнаша, 387 комплект медаль уйнатыла. Оештыру комитетының күптән түгел узган утырышында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белдергәнчә, БРИКС Уеннарында 97 ил катнашачагын раслаган.
Просмотров: 697
Молодец, АЛИНА, татарларны кутэрэсен,