8 июньдә Нурлат шәһәрендә матур милли бәйрәмебез — Сабантуй узды. Күпьеллык традиция буенча, бәйрәм көнендә нурлатлылар иртән матур мәйданга агылды.
Сабантуй үзәк капка янында башланды. Иҗади коллективлар хөрмәтле кунакларны якты чыгышлар белән каршы алды: Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында Нурлат җирендә милли бәйрәмдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, Татнефть профсоюз рәисе Рифдар Хәмәдьяров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Шамил Яһудин һ. б. катнашты.
Сабантуйның хөрмәтле кунаклары арасында безнең якташларыбыз да бар иде: Кошки муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр, медицина, мәгариф һәм яшьләр сәясәте буенча урынбасары Сергеев Андрей Петрович, ООО СП «Романовка» җитәкчесе, Кошки районы Кошки авылының җирле мөселман дини оешмасы советы рәисе, Яңа Җүрәй авылында туып- үскән Мирас Ильяс улы Нуриҗанов.
Шулай ук матур милли бәйрәмдә кунакта мин — Кошки районы Яңа Җүрәй авылы кызы Руфина Рафаил кызы Насыйрова да — булып кайттым.
Кунаклар милли ишегаллары буйлап үттеләр, нефть предприятиеләренең хезмәт коллективлары, шулай ук җирле товар җитештерүчеләр, төрле күргәзмәләр әзерләгән, мастер-класслар үткәргән учреждениеләр чатырларында булдылар.
Сабантуйда СВОда катнашучыларга аерым игътибар бирелде. Югары трибунадан махсус операциядә катнашучыларны билгеләп үттеләр, алар хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда, үз катнашулары белән махсус операция уздыру зонасында булган сугышчыларга ярдәм итүчеләргә, шулай ук волонтерларга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Күпләр «СВО га ярдәм иткән өчен» медале, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Менә инде берничә ел Сабантуйда «Сугышчан туганлык » әгъзалары да үз пятачокларын рәсмиләштерә. Быел да алар кыр кухнясы оештырдылар, бәйрәм барча кунакларын солдатларның тәмле боткасы белән сыйладылар, шулай ук техника күргәзмәсе оештырылды. Монда ук волонтерлар яңа эшчәнлек белән таныштырдылар: Халыклар дуслыгы йортында күптән түгел генә оештырылган «Маскировочка» төркеме маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класс күрсәтте һәм теләгән һәркем маскировка челтәре ясап карый алдылар.
Рәсми өлеш Сабантуйның үзәк сәхнәсендә узды. Дамир Ишкинеев нурлатлыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул якташларын язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган Сабантуй белән котлады, Нурлат җирендә эш сөючән кешеләрнең яшәвен билгеләп үтте, нурлатлыларның төрле тармаклардагы уңышлары турында сөйләде.
Нурлат Сабантуе һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера белән аерылып тора: милли бәйрәмне төрле милләт һәм дин кешеләре күңелле итеп билгеләп үтә. Шуңа күрә алар көн дәвамында Сабантуйның барлык чараларында рәхәтләнеп катнаштылар, күңел ачтылар, аралаштылар.
Сабантуйга «Ягуар» кафесы аш-су осталары 130 килограмм авырлыктагы милли ризык — чәкчәк пешергәннәр, аны бәйрәмдә катнашучы һәркем татып карый алды. Бәйрәмдә катнашучыларны ерактан ачык сары, алтын кебек десерт җәлеп итте, ә хуш исле бал исе тирә-якка таралды.
Шундый матур бәйрәм оештырып, барлык килгән кунакларны матур итеп каршы алган өчен нурлатлыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Дөньяларыбыз, баш өстендәге күгебез тыныч булсын иде.
Руфина Рафаиловна НАСЫЙРОВА.
Яна Җүрәй авылы, Кошки районы.
Просмотров: 773