65 ел гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган Мәгърүф Гыйльмияров олуг юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә
“Хезмәт юлым мәктәптә үк башланды”, — дип шаярта әңгәмәдәшем. Башкортостан Республикасы Байкыбаш районыТүргәнәй авылының җидееллык мәктәбендә укыганда ук аны укучылар комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Ул мәктәп оештырган барлык чараларда да актив катнаша. Комсомолга кергән егетне мәктәпнең беренчел комсомол оешмасы рәисе итеп сайлап куялар.
Мәктәпне тәмамлагач, мәкаләбез герое Уфа шәһәрендәге медицина училищесына укырга керә. Коммунистлар партиясе белән кызыксынуын күреп, егеткә уку йортында пропаганда һәм агитация эшләрен алып баруны йөклиләр. Училищеда укыган дәвердә Мәгърүф Гыйльмияров һөнәри белем алуга да ирешә, сәясәт өлкәсендә дә үсеп китә.
1954нче елда, медицина училищесын тәмамлаган Гыйльмияровны Урюш-Битулино авылының фельдшер- акушер бүлеге җитәкчесе итеп куялар.19 яшьлек белгеч кыю һәм тәвәккәл булып чыга — язгы ташулар аркасында юллар өзелеп торган бер ай эчендә Мәгърүф Зәйнуллович 7 хатынга бәбиләргә ярдәм итә. Бер сабый аеруча авыр туа, чөнки бала карында аркылы яткан була. Җиккән ат арбасына салып, хатынны район хастаханәсенә илтәләр. Әмма анда бер табиб та булмый – эш сәгате тәмамланган һәм табиблар өйләренә таралышканнар икән. Шулай итеп, әлеге хатынга Мәгърүфнең үзенә ярдәм итәргә кала, дөньяга исән-имин бала аваз сала.
Бер ел эшләгәннән соң милләттәшебезне Монголиянең Гоби чүленә армия хезмәтен үтәргә җибәрәләр. Анда да ул медбрат булып хезмәт итә, хәрби частьнең комсомол оешмасы секретаре вазифаларын да үти.
Шулай бервакыт төн уртасында ничәмә-ничә чакрым юл узып килгән монгол кешесе медсанчасть бүлеге ишеген шакый. Авыз сулары корыган ир-ат күз яше белән медбраттан үлем хәлендә ятучы сабыена ярдәм итүен үтенә. Шул вакытта Совет солдатлары хезмәт иткән частька һөҗүм итү очраклары булганга, төннәрен командирлар тарафыннан территориядән чыгу катгый тыелган булса да, Мәгърүф ике дә уйлап тормыйча, шунда ук юлга чыга. Шулай итеп, совет солдаты һәм медицина хезмәткәре эренле ангина белән авыручы монгол малаеның гомерен саклап кала.
1957 елда, героебыз инде Брянск урманнарында хезмәт иткәндә, Мәскәүдә VI Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале уздырыла. Анда дөньяның 131 иленнән 34 мең кеше катнаша. Фестиваль кунаклары арасында аеруча авыр формада уза торган грипп белән авыручылар да булган икән. Бу зәхмәт хәрбиләр арасына да тарала һәм Мәгърүф Зәйнуллович хезмәт иткән часть хәрбиләре дә тулысынча, йөздән артык кеше, бик югары температура белән авырый башлыйлар. Тик фельдшер Мәгърүф Гильмияров һәм хәрби табиб кына бирешмиләр. Ләкин, барысын да дәвалап бетергәч, иң соңгылары булып үзләре дә авырып китәләр. Шушы гриппны “җиңгән” өчен милләттәшебезгә “Совет армиясе отличнигы” дигән Мактау билгесе тапшырыла.
Бала чагыннан табиб булу турында хыялланган егет армиядә хезмәт иткәндә үк командирларына укуын дәүләт медицина институтында дәвам итү теләге турында сөйли һәм аңа, хәрби хезмәтен тәмамламаса да, рөхсәт итәләр. Кечкенә генә татар авылында үскән егетебез бөтен үҗәтлеген җыеп, куйган максатына ирешә – Башкортстан дәүләт медицина институтына укырга керә. Мәктәпне тәмамлап, вузга укырга килгән килгән студентлар арасында ул яше һәм буе-сыны белән дә иң олысы була. Шуңа аны тиз арада староста итеп билгелиләр, тулай торактан урын бирәләр. Яхшы укыганы өчен алган 220 сум стипендиясе Мәгърүфкә ашарга-эчәргә, бүлмә өчен түләргә дә җитә.
Әтисе белән әнисе авылда яшиләр, анда әле тагын алты ир туганы һәм бер сеңлесе үсеп килә. Шуңа аннан матди ярдәм көтәргә туры килми. Күптә үтми студент Уфадагы 1нче санлы шәһәр хастаханәсенә медбрат булып эшкә урнаша. Бераздан тырыш, алдынгы студентны институтның профком рәисе итеп куялар һәм 450 сум хезмәт хакы түли башлыйлар. Югары стипендия һәм хезмәт хакы ала башлагач, студент хастаханәдән китә.
Институтта бишенче курста укыган вакытта Мәгърүф өйләнә. Хатыны Куйбышев медицина институты аспирантурасында укыганда аларның беренче балалары туа. Шул сәбәпле булачак табиб Уфадан Куйбышев мединститутына күчә. Һәрвакыттагычы яшь акча җитми башлый. Гаилә башлыгы -өлкә инфекция диспансерында, аннан соң Масленников заводына караган хастаханәдә дежур фельдшер булып эшли. Сүз уңаеннан, Куйбышевның (соңрак Самараның) Октябрь районында урнашкан медицина учреждениеләрендә Мәгърүф Зәйнуллович 50 елдан артык хезмәт куя.
Институтны тәмамлап, невропатолог белгечлеге алып чыккач, Мәгърүф Гыйльмияровны Уфага эшкә җибәрәләр. Анда яшь белгечне Калинин районы халык депутатлары советына сайлыйлар һәм беренче оешма утырышыннан соң ук шушы районның сәламәтлек саклау бүлеге мөдире итеп куялар. Шулай матур гына эшләп торганда, тормыш иптәшен Куйбышевка эшкә юллыйлар. Тәкъдимне кире кагып булмый, гаиләне дә таркатырга ярамый. Гыйльмияровлар тагын Куйбышевка күченәләр. Мәгърүф Зәйнуллович 8нче санлы шәһәр поликлиникасына невропатолог булып урнаша һәм Куйбышев медицина институтының нерв авырулары кафедрасының клиник ординатурасына укырга керә. “Укытучыларыбыз табибларны укытуга, нерв авыруларыннан интегүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүгә шулкадәр күп игътибар бирәләр иде ки, уку ахырында без неврологик чүкеч, энә һәм мамык ярдәмендә патология процессының нерв системасының кайсы җирендә булуын төгәл билгели ала идек. Өстәвенә безгә этика, психология, культурология кебек фәннәр дә укыттылар. Кыскасы, ул вакытта табибларны һәрьяклап укымышлы, интеллигент белгечләр итеп әзерлиләр иде. Кызганыч, хәзерге вакытта белем бирү дәрәҗәсе түбән шул”, — дип авыр сулый тәҗрибәле табиб.
Ординатураны тәмамлаганнан соң Мәгърүф әфәнде Октябрь районының башта 5нче санлы шәһәр поликлиникасында невропатолог булып эшли, аннары аны 9нчы санлы шәһәр хастаханәсенә баш табиб итеп җибәрәләр. Анда ул заманча диагностика хезмәте, биохимия лабораториясе, рентген һәм физиотерапия кабинетлары оештыра. Шушы вакыт эчендә ул иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүен дә дәвам итә. Чираттагы район профсоюзлары конференциясендә Мәгърүф Зәйнулла улын Куйбышев шәһәренең Октябрь районы медицина хезмәткәрләре Профсоюзы Президиумы әгъзасы итеп сайлыйлар.
…1971нче елда Гыйльмияров шәһәребездәге Валерий Чкалов исемендәге шифаханәнең баш табибы вазифасына күчерелә. Ул анда, Советлар Союзында беренчеләрдән булып, миокард инфаркты кичергән авыруларны дәвалау ысулларын уйлап таба һәм махсус тернәкләндерү бүлеген оештыра. Әлеге өлкәдә тикшеренү нәтиҗәләре турында фәнни журналларда һәм җыентыкларда аның 14 мәкаләсе бастырыла. 12 ел буе йөрәк авыруларын өйрәнгәннән соң, Мәгърүф Гыйльмияров 2 ел буе 5нче санлы шәһәр поликлиникасының баш табибы булып тора…
Илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлый. Үзгәрешләр сәламәтлек саклау юнәлешен дә читләтеп узмый. Шулай, 1986 елда, мәкалә герое табиб-психотерапевт белгечлеген үзләштереп, заманча җиһазландырылган кабинет ача һәм анда 26 ел буе психотерапевт булып эшли. Ә 2007 — 2014 елларда төп эше белән бергә “Волга” хәрби санаториесендә психотерапия бүлеге җитәкчесе вазифаларын да үти.
Рәсми документлар буенча, Мәгърүф Зәйнулловичның гомуми эш стажы — 65 ел. Ә чынбарлыкта исә бу сан күпкә артыграк. Чөнки психотерапевт булып эшләгән дәвердә танышкан пациентлары белән ул бүген дә аралашып яши, кирәк чакта һөнәри ярдәм дә күрсәтә. Алар яраткан табибларына еш шалтыраталар һәм өенә кунакка да килеп йөриләр. Аңарда дәваланучылар арасында талантлы, югары белемле, интеллигент, төрле өлкәләрдә танылган белгечләр байтак. Шифаханәләрнең бүгенге җитәкчеләре дә ветеранны онытмыйлар – һәрдаим Мәгърүф әфәнденең хәлен белешеп, туган көннәре, бәйрәмнәр белән котлап торалар, ә инде юбилейлары уңаеннан элеккеге җитәкчеләре хөрмәтенә җылы һәм күңелле кичәләр оештыралар, кыйммәтле истәлекле бүләкләр тапшыралар. Бүгенге көндә дә Мәгърүф Зәйнулловичның фотосы Чкалов исемендәге шифаханәнең Дан тактасында урын алып тора. Болар бит — барысы да аның нинди ШӘХЕС һәм нинди БЕЛГЕЧ булуын билгеләүче күрсәткечләр!
“Кайчакта миннән: “Нигә син медицинаны сайладың”? — дип сорыйлар. – Бала чакта исәнлегем нык булмады. Физик күнегүләр вакытында сулыш алу авырлаша, ә йөрәк тибеше ешая иде минем. Шуңа күрә мин авылда яшәп, авыр эш башкара алмавымны аңладым. Ә медицина өлкәсен үз организмымның ничек эшләвен белү өчен сайладым. XIX гасырның бөек татар язучысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның «Әбугалисина» повестен укып чыккач, медицинага бөтенләй гашыйк булдым. Бөек галим, искиткеч табиб Әбугалисина (Абү Али Ибн Сина) тормышы турындагы әсәрне дустым Мөгаллим Зәкиев белән күп тапкырлар укыдык. Без төп герой кебек үк кешелекле, белемле, игелекле табиб булырга, барлык газап чигүчеләргә ярдәм итәргә теләдек. Аллага шөкер, миңа куйган максатыма ирешергә насыйп булды. 65 ел буе табиб булып эшләдем, авыруларга ярдәм иттем. Аларның тәнен дә, җанын да дәваладым. Шуның белән бергә 20 елын җитәкче, баш табиб, сәламәтлек саклау органнарында мөдир вазифаларын үтәдем. Сәясәт буенча да зур уңышларга ирешә алган булыр идем, гомер барышында андый мөмкинчелекләрем дә булды. Әмма мин җәмгыятькә медицина өлкәсендә эшләгәндә генә файдалы була алуымны төгәл белә идем. Табиб һөнәрен сайлаганыма бер дә үкенмәдем. Әгәр дә үткәнемне кабат яшәү мөмкинлеге булса, мин бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Әлбәттә, бу профессиональ һәм шәхси тормышыма да кагыла, — ди, тиздән 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Мәгърүф ага.
Әйе, ерак 1934 елның 29 июнь таңында “күлмәктә туган” (родился в рубашке) бу хәлсез, әмма зур гәүдәле сабыйны алда нинди сынаулар һәм авырлыклар, җиңүләр һәм уңышлар көтәсен беркем дә күзалламагандыр, мөгаен. Бүгенге көндә Мәгърүф Зәйнуллович Гильмияров – мөхтәрәм табиб, тормыш юлын лаеклы узган шәхес, Сәләмәтлек саклау отличнигы, хезмәт ветераны, күпсанлы югары дәрәҗәле Рәхмәт хатлары һәм Мактаунамәләр иясе, яраткан тормыш иптәше – Самарадагы “Яктылык” татар мәктәбенең ветеран укытучысы Нурзидә ханым Фәйзуллина белән бәхетле картлык кичерәләр. Дөресен генә әйткәндә күзләре янып торган, компьютер, смартфоннардан рәхәтләнеп кулланган төз гәүдәле, көләч йөзле ир-атны карт дип әйтергә тел әйләнми. Шулай да олуг юбилей үзенекен таләп итә.
- Нурзидәм – минем гөлкәем. Аны миңа язмышым бүләк итте, — ди юбиляр. — Тормыштан күңелем кайтып, алга таба яшәргә бөтенләй өметем калмаган вакытта очраттым мин аны. Ул миңа яшәү дәрте, тормышыма мәгънә бирде. Без аның белән олыгайган көнебездә очрашсак та, бер-беребезне тулыландырып, аңлашып, хөрмәт итешеп, инде 20 елдан артык законлы һәм никахлы ир белән хатын булып яшибез. Мин аңа сокланып туймыйм. Мондый бүләк өчен язмышыма мең рәхмәтлемен!
Нурзидә Әхмәтзыя кызы да тормыш иптәшенә яратып “җаным” дип кенә эндәшә. Алар бер-берсен күз карашыннан аңлыйлар, бертөрле уйлыйлар, бер дулкында тирбәләләр.
Хөрмәтле Мәгърүф Зәйнуллович! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Киләчәк тә дә исән-сау булып, картаюны сизмичә, һаман да шулай изге күңелле, ярдәмчел булып, яраткан тормыш иптәшегез белән бәхет-шатлыкка күмелеп яшәргә язсын. Һөнәри талантыгыз, киң күңеллелегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1429
Пингбек: Чүкеч, энә һәм мамык аның инструментлары иде | Всемирный конгресс татар
Хөрмәтле Мәгърүф жизни! Ихлас күңелдән котлыйбыз бәйрәмегез белән! Аллаһы Сөбхан үә Тәгалә барлык дөньяларда да һәртөрле золымнардан саклап-яклап торсын, иншалла, балаларыгызның-оныкларыгызның бәхетле тормышларын күреп, бәрәкәтле мул тормышларда якыннарыгыз-туганнаыгыз белән шатлык-куанычларда яшәргә насыйп итсен, иншалла. Әлхәмдүлилләһ, Сез гаиләбезгә үрнәк, олы горурлыгыбыз. Чын күңелебездән зур рәхмәтләребезне әйтәбез!