Тарих безне ул көннән — 1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.
Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбыз истәлегенә лаеклы булырга тиешбез.
Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан!
1941 елда сугыш башланды,
Кара юрган япты җиһанга.
Җир-ана ыңгырашып уянды,
Өстенә пулялар яуганга.
Табигать тудырган гүзәллекләр,
Авыл, шәһәрләр төтен эчендә.
Актарылып күккә очтылар,
Фашистлар җимерде барсын да.
Дүрт ел сугышып, кан коеп,
Миллионлаган гомерләр өзелде.
Күпме толларның күзләреннән
Ачы, канлы яшьләр коелды!
«Барысы фронтка — җиңү өчен!» -
Шушы девиз белән утка керделәр.
Үзләрен кызганмый, сынатмый,
Ил өчен җаннарын бирделәр.
Батырлар уянмый, тирән йокыда,
Хатыннары, сабыйлары көтсә дә.
Бары тик җаннары янәшә -
Күпме еллар гомер үтсә дә.
Һәр ел саен Җиңү көнен
Исәннәр искә ала тын калып.
Чиксез гомер беркемгә бирелми,
Сирәгәя ветераннар саны ел саен.
Җиңү көне миллионнарның
Өзелгән гомере белән яуланды.
Кесәләрендә соңгы язган хатлар -
Аларның да күбесе кайтмады.
Күкрәгенә кысып мылтыгын,
Солдат тора һәйкәлдә.
Ул нәрсә уйлый икән?
Баш иеп китегез үткәндә.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 677