Иске Ярмәк авылы мәктәбе укучылары Красная Глинка бистәсендәге “Динамо” чаңгы базасында балалар һәм яшүсмерләр өчен өлкә Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган «Корбан бәйрәме» дигән зур чара кысаларында катнашып, күңелле итеп ял иттеләр.
Иң беренче итеп бөтен юл чыгымнарын каплау өчен акчалата матди ярдәм күрсәткән Ильяс Гумерович Шакуровка, бу мәрасимне оештыручы өлкә Диния нәзарәтенә, безгә балаларын ышанып тапшырган әти-әниләренә, автобус белән тәэмин иткән урта мәктәпнең директоры Равилә Хәйдаровнага һәм хуҗагык мөдире Малик Мәрдегалимовичка, балаларны әйдәп баручы Гөлфия апа Мөршитовага һәм Зөһрә абыстай Кәримовага, шоферыбыз Илшат абый Әхметҗановка, безне тәмле пылау һәм башка төрле сый-хөрмәт күрсәткән барлык кардәшләребезгә рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә.
Сабыйларны шатландырган өчен Аллаһы Раббыбыз Үзе дә сезләрне ике дөньяда Үз рәхмәте белән бүләкләсә иде, разый булсын иде, сабыйлар шатлыгы сәвабы булса иде. Әәмиин.
Иске Ярмәк авылы имамы Рамил-Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.
Камышлы районы.
Просмотров: 575