Шомлы хәбәр

Авылым минем, син бит бик борынгы,
Тик тарихың гына калмаган.
Утлар чыккан, ачлык хөкем иткән,
Шуңа алар саклый алмаган.

Ачлык үткән — ямьле язлар җиткән,
Халкым кабат яши башлаган.
Авылыма тагын афәт килгән -
Явыз Гитлер сугыш башлаган.

Йортын-җирен, балаларын ташлап,
Ир-егетләр китте сугышка.
Тик күпләре кире кайталмады,
Гәүдәләрен туфрак җылыта.

Өчпочмаклы хатлар килә -
Үлем хаты килә конвертта,
Шушы шыксыз үлем хаты
Күпме кайгы бирде халыкка.

Кайгы килде, шатлыклары килле -
Аллаһ барсын белеп бирә ул,
Кайгыларны күрми үлгән кеше
Шатлыкны да күрми үлә ул.

79 ел инде үтеп китте,
Ә ярасы һаман йөрәктә,
Сугыш афәтләрен күрми генә,
Тыныч яшә, авылым, рәхәттә.

 Минәсма ХӘЙРУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2953

3 комментариев

  1. Авылыбызда шундый мэгьнеле шигыр язучы Минэсма апага зур рахмет яусын,исен булып ижатын дявам итсен иде

  2. Минесма апа бик матур. Сина исянлек озын гомер.

  3. Рэхмет Минесма апа.ижади унышлар сина.