20-27 июля 2024 года в древнем городе Болгар пройдет традиционный Всероссийский форум мусульманской молодежи. Организаторы Форума – Духовное управление мусульман Республики Татарстан совместно с Фондом поддержки исламской культуры, науки и образования. Для участия в Форуме юношам и девушкам в возрасте 18-30 лет необходимо пройти предварительный отбор лучших мусульманских стартапов. Планируется, что на слет мусульманской молодежи съедутся более 100 человек из разных уголков мира.
В 2022 году Форум в качестве эксперимента обновил концепцию и теперь окончательно утвердился в формате генератора молодежных идей и социальных проектов, направленных на решение актуальных вопросов российской уммы. Для этого организаторы объявляют конкурс грантов на лучшие стартапы мусульманской молодежи.
На сегодняшний день приглашение на участие в Форуме получили 68 человек, прошедших отбор. Они – из Дубая, Стамбула, Москвы, Нижегородской, Кемеровской и Оренбургской областей, ХМАО, Республик Удмуртия, Башкортостан и Татарстан. Прием заявок продолжается до 10 июля 2024 года. Для участия в Форуме необходимо подготовить проект и пройти предварительный отбор: это могут быть идеи или готовые проекты, которые уже можно подать для участия в конкурсах на получение гранта. Далее авторов проектов разделят на две группы: допущенных к грантовому конкурсу и требующих доработки для защиты. Исходя из этих особенностей для каждой группы проектов организаторами подготовлена своя программа обучающих мероприятий.
В этом году программа Форума составлена в рамках Года семьи, объявленного в России, и Года семьи и халяльного образа жизни, объявленного ДУМ Татарстана, а значит охватит тему семейных ценностей в Исламе. Устазом по религии на ФММ станет приглашенный спикер из Каира — доктор педагогических наук, руководитель Департамента образования и науки при Лиге выпускников Университета «Аль-Азхар», ведущий специалист по исламскому праву и вероучению Хамделла Сафти.
Кроме того, к участникам Форума приедут и познакомятся с их социальными проектами, выскажут свое экспертное мнение о возможностях их реализации признанные специалисты в области предпринимательства, современных технологий, социальной деятельности, исламской экономики. Среди них – начальник Управления инновационного развития К(П)ФУ, эксперт Ресурсного центра поддержки СО НКО Антон Дыганов; кандидат экономических наук, бизнес-тренер Корпоративного университета при Ак Барс Банке, тренер-эксперт по развитию Университета Талантов, специалист по грантам в Чистопольском мухтасибате Альфия Сафина, телерадиоведущая, PR-специалист Эльнара Миргаязова, эксперт «Росмолодежь. Гранты», заведующая Кафедрой цифровой экономики Казанского национального исследовательского технического университета им. А.Н.Туполева – КАИ Наталья Аппалонова.
Спикеры проведут краш-тесты проектов, научат молодых людей основам социального проектирования и презентации.
На Форуме преподаватели научат молодых мусульман «упаковывать» социальные стартапы на разных этапах их реализации, «отшлифуют» проекты и доведут до уровня участников федеральных конкурсов грантов. Участники ФММ также получат мастер-классы и консультации от именитых специалистов по реализации стартапов.
В программе форума – также получение религиозных знаний, научно-познавательные лекции, тренинги, мастер-классы и практикумы, TED и диспуты, кинозал, походы и экскурсии.
Стоит отметить, что проекты участников предыдущих Форумов успешно реализуются. Это: «Лисан: ключ к языку» – обучающая книга-тренажер и медиаресурс для чтения текстов на старотатарском языке, блог «EtnoTur» для ознакомления иностранных блогеров с халяльным туризмом в Татарстане и Башкортостане, Детский оздоровительный палаточный лагерь «Горец», а также «Понимающий подкаст для мусульманской молодежи», «Пронаставник», «41 чишмә» и другие.
***
2024 елның 20-27 июлендә борынгы Болгар шәһәрендә традицион Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. Форумны Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Форумда катнашырга 18-30 яшьлек егет һәм кызлар чакырыла. Катнашу өчен, аларга иң яхшы мөселман стартапларын сайлап алу турын узарга кирәк булачак. Мөселман яшьләре җыенына дөньяның төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә.
2022 елда Форум тәҗрибә максатыннан концепциясен яңартты һәм хәзер яшьләрнең Россия өммәтендә көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән идеяләре һәм социаль проектлары генераторы форматында эшли. Моның өчен оештыручылар мөселман яшьләренең иң яхшы стартапларына грантлар конкурсы игълан итә.
Бүгенге көндә Форумга сайлап алу этабын узган 68 кеше чакырылды. Алар – Дубай, Истанбул, Мәскәү, Түбән Новгород, Кемерово һәм Оренбург өлкәләреннән, Ханты-Манси автоном округы, Удмуртия, Башкортостан һәм Татарстан Республикаларыннан. Гаризалар 2024 елның 10 июленә кадәр кабул ителә. Форумда катнашу өчен проект әзерләргә һәм алдан сайлап алу этабын үтәргә кирәк: бу идеяләр яки әзер проектлар булырга мөмкин. Алар белән грант алу бәйгеләрендә катнашырга була. Аннан проект авторларын ике төркемгә: грант бәйгесендә катнашучыларга һәм проектларын эшләп бетерү зарурлыгы булганнарга бүләчәкләр. Шушы үзенчәлекләрдән чыгып, оештыручылар һәр төркем өчен аерым белем бирү программасы әзерләгән.
Быел Форум Россиядә игълан ителгән – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узачак һәм Исламда гаилә кыйммәтләре темасын үз эченә алачак. Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына дини гыйлемнәр буенча остаз итеп Каһирәдән педагогика фәннәре докторы, “Әл-Әзһәр” университетының Чыгарылыш лигасы каршындагы Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, ислам хокукы һәм гакыйдә буенча әйдәп баручы белгеч Хәмдәллаһ әс-Сафти чакырылды.
Моннан тыш, Форумга яшьләрнең проектлары белән якыннан танышып, аларны тормышка ашыру мөмкинлекләренә карата үз фикерләрен белдерергә эшмәкәрлек, заманча технологияләр, социаль эшчәнлек, ислам икътисады өлкәсендә танылган белгечләр килә. Алар арасында КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурслар үзәге эксперты Антон Дыганов; икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры, Талантлар университетының үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Сафина; теле-, радио алып баручысы, PR-белгеч Эльнара Миргаязова; «Росмолодежь. Гранты» эксперты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының Цифрлы икътисад кафедрасы җитәкчесе Наталья Аппалонова бар.
Белгечләр мөселман яшьләре идеяләре белән ныклап танышачак, яшьләрне социаль проектларны эшләргә һәм аларны дөньяга чыгарырга өйрәтәчәк.
Форумда остазлар яшь мөселманнарны социаль стартапларны гамәлгә ашыруның төрле этапларында оештырырга өйрәтәчәк, проектларны камилләштерәчәк һәм федераль грантлар бәйгеләрендә катнашырлык дәрәҗәгә җиткерәчәк. Форумда катнашучылар шулай ук стартапларны гамәлгә ашыру буенча танылган белгечләрдән мастер-класслар һәм консультацияләр алачак.
Форум программасында шулай ук дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, кызыклы фәнни лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал, походлар һәм экскурсияләр каралган.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: алдагы Форумнарда катнашучыларның проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Алар: иске татар телендә укырга өйрәтүче китап һәм медиаресурстан торган «Лисән: тел ачкычы»; чит ил блогерларын Татарстандагы һәм Башкортостандагы хәләл туризм белән таныштыру өчен оештырылган «EtnoTur» блогы; палаткалы «Горец» балаларны сәламәтләндерү лагере; «Понимающий подкаст для мусульманской молодежи»; «Пронаставник»; «41 чишмә» проектлары.
Просмотров: 512