Олы итеп котлау юллыйк туксан яшь хөрмәтенә…

1EzcvFysGlsИртәгә, 2024 елның 29 июнендә, гомеренең 65 елын медицина хезмәтенә, кешеләрнең тәнен һәм җанын дәвалауга багышлаган Мәгъруф Зәйнулла улы Гыйльмияровка 90 яшь тула!

Мәгъруф әфәнде Башкортостан  Республикасының Карайдел районындагы кечкенә Түргәнәй авылында дөньяга  килә. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлап, Уфадагы медицина училищесына укырга керә. Татар авылында туып-үскәнгә,  гел татарча гына сөйләшкән  егет үзенең хезмәт юлын Карайдел районындагы Дәвеш авылында фельдшер-акушер вазифасыннан башлап җибәрә.

Аннан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, Башкортостан  дәүләт  медицина институтында укый. Кайда гына булса да, үзен төпле белемле  табиб, актив гражданлык позициясендә торучы шәхес итеп таныта. Шуңа мединститутның профком рәисе,  ә инде Уфада 13нче хастаханәдә невропатолог булып эшләгәннән соң, биредә Калинин районының  сәламәтлекне саклау бүлеге мөдире  вазифаларын башкара ул.

1962 елда тормыш юллары аны Куйбышев шәһәренә китерә. Шушы чорда аңа  фельдшер, невролог (невропатолог),  психотерапевт, баш  табиб (врач)  булып эшләргә туры килә.

Үз вакытында Самарның (Куйбышевның) 9нчы хастаханәсендә, Чкалов исемендәге шифаханәдә, 5нче шәһәр поликлиникасында бердәнбер татар баш табибы булуы белән горурлана Мәгъруф  абый.

Бүгенге көндә ул “Яхшы хезмәте өчен” медале, “Сәламәтлекне саклау отличнигы” билгесе һәм күпсанлы Мактаунамәләр белән бүләкләнгән югары категорияле табиб-психотерапевт.   Аның үзәк һәм җирле матбугатта, төрле медицина журналларында  язмалары да басылып чыккан.

Олы итеп котлау юллыйк
Туксан яшь хөрмәтенә.
Җиргә кадәр башны иеп,
Юбиляр хезмәтенә.

Гомер буе армый-талмый
Илгә хезмәт иттегез.
Язмыш сынауларын кичеп,
Тормыш юлын үттегез.

Тау кадәр тырышлык куеп
Мендегез биек үргә.
Шул хезмәтнең нәтиҗәсе -
Урыныгыз бүген түрдә.

Хөрмәтебез олы булса да,
Бик гади бит теләгебез:
Тыныч тормыш, озын гомер,
Дип типсен йөрәгегез.

Татар җәмәгатьчелеге.

* * *

1aSGtoy0rx81EzcvFysGls

Кадерле, якын кешем! Сине 90 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!  90 яшьлек гомер — Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк! Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, якыннарыңның җылысын, тирә-юньдәгеләрнең кадер-хөрмәтен татып яшә! Дөньяда, тормышымда булганың өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылам! Ходаем безгә тагын күп еллар мәхәббәттә, татулыкта яшәргә рөхсәт итсә иде!

Табиб ярдәм кулын суза
Авыру-сырхауларга,
Өмет утын кабыза
Өметен җуйганнарга!

Иң яман чирдән дә гүя
Терелтә нурлы күзе.
Һәммә дарудан сихәтле
Аның ягымлы сүзе.

Шәфкатьле йөрәге өчен,
Булганы өчен түзем
Чын күңелдән Рәхмәт аңа!
Сау-сәламәт булсын Үзе!

Ихлас теләкләр белән хәләл җефетең Нурзидә гөлкәең.

* * *

Туган җирем — Түбән Түргәнәем

(Мәгърүф җизнигә юбилее хөрмәтенә язылган шигырь)

Туган җирем, газиз туфрагыңда
Канатланды хыялый балачак.
Изге чишмәләрең татлы суы
Яшәргә көч бирде, рухка – ант.

Синең сихри ямьлелегең
Яшәү яме бирә күңелгә.
Түргәнәем – ямьле туган җирем,
Сине йөртәм йөрәк түремдә.

Ата-бабам йорты — Түргәнәем
Ядкарь булып калды җанымда.
Халыкларга иң кирәкле булган
Табиб хезмәтен бирде данларга.

Сәламәтлек – иң зур байлык,
Аннан кадерлесе юктыр ул.
Яшәү белән үлем арасында
Яше-карты янган уттыр ул.

Батыр солдат кебек, һәрчак сакта табиб.
Һәрчак фронтның алгы чигендә.
Күпме яра, күпме яшьле күзләр…
Күпме рәхмәт аннан сибелә.

Гомерем буе тугъры булдым хезмәтемә,
Югалтмадым биргән антымны.
“Соңгы сулышыңа кадәр ярдәмче бул!” -
Тормышымның төп кануны.

Башкортостан – газиз туган җирем,
Безнең өчен син — зур горурлык.
Тырыш халкың, гүзәл табигатең
Башкаларга үрнәк булырлык.

Урал тавың, киң кырларың,
Куе урманыңда сулап туялмаслык саф һава…
Хыялымда моңлы каеннарың:
“Тагын кайт,” – дип, кул болгап кала.

Төшләремдә һәр төн кайтам сиңа,
Туган илем, мине каршы ал!
Сагындырды зифа ак каенннар,
Сагындырды яшел чыршылар.

Сагындыра мине балачагым,
Туган авылым, искә төшерсәм.
Иң зур бәхет икән бит ул, дуслар!
Туган якларыңда туганнарың белән бергә яшәсәң!


Фәридә ШӘРИПОВА.
26 июнь 2024 ел.


 КОНТЕКСТ:

Чүкеч, энә һәм мамык аның инструментлары иде

 

Просмотров: 1219

Один комментарий

  1. Бигерэктэ эчтэлекле мэгнэле ойрэккэ утеп керэ …язылган шигырлэр