Стимулом для сдачи ЕГЭ по татарскому языку могут стать допбаллы при поступлении / Марат Әхмәтов: Татар теленнән имтихан тапшырган укучыларга өстәмә балл стимул була ала

7f1c689def1b66c6e2bd543805d165c1Выпускников, сдавших Единый государственный экзамен по татарскому языку, возьмут на контроль в Министерстве образования РТ. Об этом сегодня сообщил министр образования и науки Татарстана Ильсур Хадиуллин во время встречи с выпускниками, выбравшими этот предмет для сдачи.

«Мы вас возьмем под контроль. Потому что татарский язык выбрали не семьсот, не семьдесят человек, а всего лишь семь», — сказал Хадиуллин.

В 2008 году число детей, которые сдавали на ЕГЭ татарский язык, составляло 385 человек. Это число уменьшалось вплоть до 70 в 2017 году, а в 2018-м резко сократилось до 18. В 2022 году татарский язык сдавал только один человек. Сейчас наметилось небольшое увеличение – родной язык выбрали уже семь школьников.

Как отметила ученица лицея №35 Нижнекамска Самира Сагитова, школьники не сдают экзамен по татарскому языку из-за нехватки мотивации. Сама она, к примеру, хоть и участвовала в ЕГЭ по этому предмету, собирается получать высшее образование в сфере информационных технологий.

«Очень часто детям не хватает баллов для поступления. И два-три балла за сдачу татарского языка были бы дополнительной мотивацией для поступления в конкретный вуз», — сказала за круглым столом Сагитова.

Например, из-за трех баллов, которые не удалось добрать на экзамене по обществознанию, ученица школы №171 города Казани Карина Хайруллина не смогла пройти конкурс по направлению «татарская филология» в КФУ. И хотя экзамен по татарскому языку она написала на 92 балла, выпускница рассматривает поступление в Казанский государственный аграрный университет.

«Сегодня мы снова услышали эту обостренную проблему. Решение этой задачи будет хорошим стимулом для выбора учениками школ татарского языка для сдачи на государственном экзамене. Постараемся в рамках тех 10 баллов, которые вузы имеют право начислить в качестве стимула, найти место татарскому языку», – сказал председатель Комиссии при Раисе РТ по вопросам сохранения, развития татарского языка Марат Ахметов.

Сегодня часть бюджетных мест в Казанском федеральном университете существует за счет средств Республики Татарстан. В Институте филологии и межкультурной коммуникации для татароязычных педагогических направлений существует республиканская квота (25 мест) для абитуриентов-целевиков. Студентов, которые смогут пройти конкурс на эти направления, по итогу каждого семестра награждают ежемесячной стипендией в 15 тыс. рублей за успешное закрытие сессии.

tatar-inform.ru

***

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов фикеренчә, татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырган укучыларга өстенлекләр бирү – аларга стимул булырга мөмкин.

«Комиссиянең эшчәнлеген башлаган елларда ук укучылар, укытучылар белән аралашу нәтиҗәсендә әлеге мәсьәләне күтәреп, мөрәҗәгать белән чыккан идек. Мөрәҗәгатьне Мәскәүгә – Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына җиткердек. Ниндидер сәбәпләр белән бу мәсьәлә ахыргача хәл ителеп бетмәде. Бүген без тагын бер кат инандык: югары уку йортларында төрле кызыксындыру чаралары аша ун балл бирә торган өстәмә баллга татар теленнән бердәм республика имтиханы да кертелергә тиеш», — диде ул журналистларга.

Марат Әхмәтов Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында әлеге проблеманы күтәргән Түбән Кама шәһәренең 35нче лицееннан 11нче сыйныф укучысы Самира Сәгыйтованың тәкъдимен хәл итәргә тырышачакларын әйтте. «Татар телле республикада татар теленең киләчәге турында кайгыртабыз икән, бу мәсьәләне чишү юлларын эзләргә тиешбез. Бәлки, Татарстан Рәисе ресурсларын җәлеп итәргә кирәк булыр. Без бу проблеманы ишеттек», — диде ул.

«Татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруны алар үзләренә өстәмә йөк буларак кабул итте. Бу укучыларыбыз – кадерле шәхесләр. Шундыйларны киләчәктә күбрәк итәргә тырышырга кирәк. Татар теленең киләчәген күрергә телибез икән, ул – мәктәптә, гаиләдә, укучыларыбызда. Яшь буын ни дәрәҗәдә күңелендә саклап, аны дәвам итә ала – телебезнең язмышы шуның белән бәйле булачак», — диде ул.

Аның әйтүенчә, әлеге укучылар укытучылары кебек фикер йөртә белә. «Бу очрашу укучыларыбызда өлгергән фәлсәфи фикерләү барлыгын күрсәтте. Борчылалар, кайгыралар, уйланалар, эзләнәләр… Димәк, аларның күңеле татарча уйлый, фикерли», — дип өстәде Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 672

Комментирование запрещено