Самараның Тарихи мәчете Советы рәисе Усман Илингин 21 июньдә 65 яшьлек юбилеен каршы алды
Халыклар дуслыгын ныгытуга керткән саллы өлеше өчен Самара өлкәсе губернаторы тарафыннан — Мактау грамотасы, “Туган тел” өлкә татар җәмгыятенең 35 еллык юбилеенда “Фатыйх Мортазин премиясе” белән бүләкләнгән Усман хаҗи бик тыйнак кеше. Бәлки шуңадыр да аның сүзе үтемле, эшләре уңышлы. Аның кебек тыйнак һәм динле кешеләр зур уңышларга ничек итеп ирешә алалар дигән соравыгыз туса, Самараның Тарихи мәчетен барып күрегез. Күзләрне камаштырырлык алтын таҗ сыман балкып тора ул хәзер. Читать полностью