Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Римма Мәзгүт кызы ГӘРӘЕВАга!

Презентация Microsoft PowerPoint_0.previewСезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Лилия Хәсән кызы ШАГИЗДАНОВАга!

0a0320de07454d15f443d931ba474cd1Сезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телим.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

“Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Рәхимә Илдус кызы ХӘЙРОВАга!

4Z9getKBCWEХөрмәтле Рәхимә Илдусовна!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы, озын гомер  насыйп итсен иде. Максатларыгызның тормышка ашуын телим. Яңа буын вәкилләрен тәрбияләүдә күрсәткән күпкырлы һәм катлаулы хезмәтегез өчен рәхмәтләремне белдерәм.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә татар хәрәкәтенең аксакалы Рәшит Фәтыйх улы АБДУЛЛОВка — 80 яшь!

Абдуллов (1)Хөрмәтле Рәшит әфәнде!

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбриклим.

Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Сезгә исәнлек-саулык һәм җан тынычлыгы телибез. Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.


КОНТЕКСТ:

Рашид Абдулов: «Нужно обязательно поднимать национальную самооценку и самоуважение»