Кичә Казанда VII Бөтенроссия татар журналистлары форумы башланды. Анда газетабызның баш мөхәррире Данияр Сәйфиев та катнаша.
Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Форумда катнашучыларны теркәү оештырылды. Барлыгы Россиянең 19 төбәгеннән 50гә якын татар журналистының килүе көтелә.
Программа кысаларында бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашу планлаштырылган. Биредә регионнан килгән баш мөхәррирләрнең хисапларын тыңлау каралган.
***
9 октября в Казани начался VII Всероссийский форум татарских журналистов. В здании Всемирного конгресса татар проводится регистрация участников Форума. Всего планируется приезд около 50 татарских журналистов из 19 регионов России.
Сегодня пройдет встреча делегатов форума с руководителем Исполнительного комитета Всемирного конгресса татар Данисом Шакировым. Во время встречи состоится заслушивание отчетов главных редакторов из регионов.
Просмотров: 2277





