Самарның «Нур» мәдрәсәсе ректоры Али Зәкәри улы СӨЛӘЙМАНОВка!

1Хөрмәтле Али хәзрәт!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, озын гомерләр муафык кылсын иде. Хезмәтегезне югары бәялибез.  Алга таба да эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты. 

Рамазан ае башлану белән!

YCpAZM6D1dsМөхтәрәм милләттәшләрем, дин кардәшләрем! Сезне өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән барлык айларның солтаны булган изге Рамазан ае башлану белән чын күңелемнән тәбрик итәм!

Рамазан аенда һәркайсыбызга, күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде. Аллаһы Раббыбыз ил-көннәребезгә, җан-тәннәребезгә тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Информационный медиа-портал «Самар татарлары» сердечно поздравляет читателей с наступлением Рамадана! / «Самар татарлары» мәгълүмат порталы укучыларны Рамазан ае башлану белән тәбрикли!

99rFTZB8TdcНаступает священный Рамадан – месяц благих помыслов и дел, покаяния и искупления грехов! Информационный медиа-портал «Самар татарлары» от всего сердца поздравляет всех мусульман с началом поста!

Пусть дни благословенного поста, которые мусульмане проведут в особом служении Всевышнему, принесут в каждый дом мир и благополучие, послужат укреплению дружбы и взаимопонимания между людьми, торжеству добра и гуманизма в стране и во всем мире. Желаем всем верующим духовной и телесной стойкости, божественной благодати и искупления грехов!

Читать полностью

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Шамил Рәис улы СӘЛИМОВка!

aa8d2e9930c9Хөрмәтле Шамил әфәнде!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.   Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Белем.ру» оешмасы директоры, «Татнетны үстерү фонды» җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Мәүлет улы ГАТАУЛЛИНга!

NlUvWiXQRMMХөрмәтле Раил әфәнде!

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Без Сезне талантлы шагыйрь, ВКонтакте һәм Facebook социаль челтәрләрен татар теленә тәрҗемә итүчеләр төркеменең координаторы, күп кенә татар интернет-проектларының авторы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы грифы белән нәшер ителгән информатика буенча дистәгә якын дәреслек һәм уку әсбаплары мөхәррире һәм тәрҗемәчесе, күп кенә Россия һәм республика конкурсларының жюри әгъзасы, 2013 елда Муса Җәлил премиясенә тәкъдим ителгән 20 төп кандидатларының берсе, Татарстан Республикасы һәм илебез күләмендәге та­тарларның ихтирамын яула­ган шәхес буларак беләбез һәм хөр­мәт итәбез.

Мил­ләтебезне, телебезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.

Ильяс Гомәр улы Шәкүров, 

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.