Мәгъдания Мидхәт кызы ӘБДЕРӘХИМОВАга!

af6eb3446926Хөрмәтле Мәгъдания Мидхатовна!

Мин Сезне чын күңелдән истәлекле туган көнегез белән тәбриклим һәм иң изге теләкләремне юллыйм.

Сез «Яктылык» мәктәбе директоры вазифасын үтәдегез, милли мәгариф өлкәсендә бәяләп бетергесез эшләр башкардыгыз, үзегезнең эчкерсезлегегез, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән Самарда яшәүче татарларның күңелен яуладыгыз. Бүген дә җәмәгать эшләренә битараф түгелсез,  шәһәрдә милли мәгарифне үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз дип саныйсыз. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1122

Комментирование запрещено