Сугыш бирде кирәкне…

tgrhrlNVrOwБөек Җиңүнең 80 еллыгына

Татар журналистикасында “кайнавым” инде ике дистә елга якынлашса да, шушы вакыт эчендә күпме сугыш ветераннары турында язмалар әзерләгән булсам да, әлегә үземнең туганнарым турында язганым булмады. Бүген, ниһаять, сүзем бабам Харис һәм аның бертуган энеләре Шамил, Касыйм Идрис уллары Нуретдиновлар турында. Беренчесе фронттан каты яраланып кайткан булса, икенчесе сугышта хәбәрсез югалган, өченчесе концлагерь “тәмугы” газапларын үткән.

1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә Советлар Союзына һөҗүм итә. Озак та үтми, Яңа Ярмәк авылының 1905-1925 елларда туган ирләрен сугышка ала башлыйлар. Саубуллашу хәсрәте, елаш, бәхилләшү һәр көн өчен гадәти күренешкә әверелә. Бер-бер артлы 32 яшьлек Харис та, әле өйләнмәгән егетләр булган 26 яшьлек Шамил дә, 24 яшьлек Касыйм да фронтка китәләр.

“Без авылдан чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар!”, — дип моңланганнар сугышка киткәндә ир-атлар. Әти-әниләр, хәләл җефетләр, балалар китүчеләрне басу капкасына кадәр озата барганнар…

Сугышта алган яралар озак яшәргә бирми…

Бабам сугышка киткәндә хәләл җефете Рабига әбием өч бала белән кала. Кызганычка, фронттан кайткан атаны бер кызы — 1938 елда туган Рәисә апам гына каршы ала.

Баштан улы Фәез кар астында калган башаклар ашап агулана. Фронтовик пулялар, снарядлар астында яшәгәндә, аңа авылдан шушы кайгылы хәбәр язылган хат килә.

Икенче уллары кызамыктан вафат була. 1943 елда каты яраланып, гарипләнеп, туган авылына кайтып егылган бабам: “Ә Рәис улым кайда соң?” – дип сорагач, әби: “Үткән атнада гына җирләдек үзен, ул да гүр иясе инде”, — дип, кычкырып елап җибәрә. Бабай, өйгә дә кермичә, аксап-туксап зиратка — улларының каберләрен эзләргә китә…

Сынау арты сынау биргән язмыш ата-анага… Хәсән Туфанның шигъри юллары искә төшә:

Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем далада:
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр…
Юллар… озын иделәр…
Кайттым.
— Бусы алкалары,
Бусы — кабере… — диделәр.
Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте…
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне…

Харис бабай сугышта авылдашы Әхмәтвәли Мингалим улы Галләмов белән бергә йөргән. Озын буйлы, киң җилкәле егетләр охшаш булалар. “Әллә сез бертуганнармы?” – дип сораучылар да табыла. Бергә газап чигү аларны бик якынайта-дуслаштыра, билгеле. Сугыштан соң да аралашып, якын туганнардай яшиләр алар.

Бабай бер дә сугыш турында искә алмаган, күңел яраларын кузгалтмаган… “Без күргәннәрне балаларыма күрсәтмә, Ходаем”, — дип кенә теләгән. Фронтовик дусты Әхмәтвәли абзый гына сугышта ничек ачлы-туклы йөргәннәрен, чак кына үлемнән калу очракларын сөйли булган…

Яраланып кайтуына карамастан, бабай колхозда эшли, кош-корт фермасын җитәкли. Соңрак Куйбышев шәһәрендәге заготконторага мөгезле эре терлек, ит тапшыру белән шөгыльләнә.

Сугыштан соң әби-бабамның гаиләсен тулыландырып, бер-бер артлы тагын биш кыз дөньяга килә: 1947 елда – Алсу, 1951 елда – Фагыйлә, 1954 елда – Зәмзәмия, 1957 елда – Зөбәйдә, 1959 елда Гөлсинә апаларым. (Араларында әле кыска гомерле Розалия, Тәскирә, Җәмилә исемле сабыйлар да булган — искә алуларым дога булып барсын).

Ниһаять, 1961 елда алты кыз янына әтием – төпчек уллары Равил аваз сала. Бабай малай тууга бик шатлана, билгеле. Әмма, кызганычка, улына нибары бер яшь тә ике көн булганда, бабам вафат була. Сугышта алган яралары аңа озак яшәргә комачаулый…

Шулай итеп, әбием берүзе җиде баланы аякка бастырып, башлы-күзле итә. 1993 елның августында якты дөньядан китеп бара…

“Исәндер, берәр кайтыр…”

Бабамның Шамил исемле энесе дә сугышның беренче көннәреннән үк китеп, алгы сызыкта сугышкан, 1944 елда хәбәрсез югалган, кабере дә билгесез.

Җиңү алып кайткан каһарманнар турында мәгълүмат табып була. Ә менә хәбәрсез югалган сугышчылар турында нәрсә дә булса белү бик авыр…

Батырларның каберләре
Гөлләргә уралганнар.
Ә кайда соң сезнең кабер,
Хәбәрсез югалганнар?

Фәридә әбием соңгы көненә кадәр Шамил улын сагынып, исәндер, берәр кайтыр, дип көткән.

Бабамның энесе — чын каһарман, гомерен кешеләр җирдә тыныч яшәсен өчен корбан иткән. Кадер-хөрмәт күрмәгән, хәбәрсез югалган Шамил бабабызның рухы рәнҗи күрмәсен берүк!..

Нацист концлагерьлары тоткыны

3нче Белорус фронты составында сугышкан Касыйм бабай бик күп авылларны һәм шәһәрләрне немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Частьләре камалышка эләккән көн иң каһәрлесе була. Аларны чолгап алган дошман гаскәрләренә тиешле каршылык күрсәтә алмыйлар, әсирлеккә төшәләр.

Шуннан кәгазьгә язып бетерә алмаслык, кеше ышанмаслык газаплар башлана. Аларны бер лагерьдан икенчесенә күчерәләр: Дахау, Бухенвальд, Равенсбрюк, Маутхаузен, Освенцим, Саласпилс…

Концлагерьлар тәмугы газапларыннан 12 миллионнан да артыграк кеше үлгән… “Үлем тырнагыннан котылу чарасы юк…” – дип күбесе акылдан шашкан… Бәхетенә, 1944 елда, Касыйм бабайга әсирлектән качу мөмкинлеге табыла…

Фронтовик, үзебезнекеләрне табып, дошманнарга каршы сугышуын дәвам итә, Җиңү яулап, туган якларына кайта. Күп орден-медальләр белән бүләкләнә.

Башыннан шундый газаплар кичереп тә, рухы сынмаган Касыйм бабай күп еллар колхозда эшли, шулай ук оста төзүче дә була. Хәләл җефете Майҗан әби белән бергәләп җиде бала — Халисә, Гөлнур, Гөлбану апаларны, Халит, Хәбиб, Фәрит, Фәһим абыйларны үстерәләр.

Ул 1993 елның 1 декабрендә вафат була, якты истәлеге безнең күңелләрдә саклана.

tgrhrlNVrOw

Язмам геройларының – Харис, Шамил һәм Касыйм Идрис улларының рухлары шат булсын, искә алуларым дога булып барып ирешсен иде. Без — балалары, оныклары һәм оныкчыклары — фронтовикларыбыз белән бик горурланабыз!

Сугыш китергән кайгы-хәсрәтне язып та, сөйләп тә бетереп булмый, билгеле. Бөек Җиңү өчен халкыбыз нинди бәя түләгән, кемнәр аны безнең өчен яулап алганын онытмасак иде. Җиңү бәйрәме безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яуланган булуы белән бөек, изге һәм кадерле…

Римма НУРЕТДИНОВА, “Самар татарлары” сайты редакторы.

Просмотров: 610

Комментирование запрещено