Гомер юлында һәркем Раббыбызга үзен ярлыкавын, эш-гамәлләребезне уң итүен, күңелләребезгә иман нуры, рух ныклыгы, илебез-көнебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек иңдерүен сорап, кат-кат мөрәҗәгать итә. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза биреләчәгенә ышану Корбан бәйрәменең бөек гуманистик асылы булып тора.
Аллаһының иң бөек көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен өләшергә язсын! Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә насыйп итсен! Ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт бирсен иде!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.