16 августта Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте Кече Татарстан дип атап йөртелгән Камышлы районына экскурсия оештырды. Бу чара матур гадәткә әверелеп бара инде.
Сәяхәттә туган ягы тарихы, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынучы кешеләр катнашты. Башта без Татар Байтуганы авылында урнашкан Сәләй Вагыйзов йорт-музеенда булдык. Әлеге күренекле шәхес һәм аның хатыны Рәмзия Вәлитова “Әлифба” китабын язганнар.

Бу кешеләр үтә дә авыр тормыш юлын үткәннәр. Сәләй Гата улы Бөек Ватан сугышында катнашкан, әсирлеккә эләккән. Аннан азат ителеп, туган иленә кайткач, лагерьга озатылган. Зур хәсрәтләр кичерүенә карамастан, Сәләй ага сынмаган-сыгылмаган. Хатыны Рәмзия белән алар 40тан артык китаплар, методик кулланмалар иҗат иткәннәр.
Сәләй Вагыйзов вафатыннан соң 10 ел узгач, 2016 елда, татар милли хәрәкәте активисткасы, Рус Байтуганы авылында яшәүче Нурания ханым Абзалова ярдәме белән Сәләй әфәнденең туган авылы – Татар Байтуганында аның хөрмәтенә музей-йорт ачыла. Аны булдырыр һәм эшләтер өчен Нурания Минсәхи кызы бик күп көч һәм хезмәт куя. Аның инициативасы белән Татар Байтуганы авылы янындагы тауга “Әлифба” язуы да урнаштырыла.
Нурания ханым безгә Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың тормыш юлы турында җентекләп сөйләде. Хуш исле чәй, җәймәләр һәм үз умарталыгыннан алынган тәмле бал белән дә сыйлады.
Ә төшке ашны “Сәяхәтче йорты” дип аталган ямьле кафеда ашадык. Аның хуҗабикәсе Юлия Галиуллина безне бик җылы кабул итте. Юлчылар өчен кунак бүлмәләре дә каралган. Шулай итеп, монда тәмле ризыклар белән сыйланып, кунып китәргә дә була.
Аннан соң без Камышлыга юл тоттык. Район үзәген таучыклар һәм урманнар уратып алган. Искиткеч матур табигатьле җир бу! Иң беренче чиратта, җирле музейга юнәлдек. Безне авылара китапханә мөдире Зөлфия Яруллина һәм “Туган як” милли мәдәниятләрне үстерү оешмасының президенты Раилә Сафина каршы алдылар. Алар безне Алтын Урда чоры шагыйре Сәйф Сараи, аның тормыш һәм иҗат юлы, Камышлы районының танылган шәхесләре белән таныштырып үттеләр.

Музейдан чыккач, биатлон комплексын карарга бардык. Ул танылган биатлончы, Олимпия уеннары призеры, Камышлыда туып-үскән Эдуард Латыйпов ярдәмендә ачылган. Шулай ук сероводород чыганагына, чишмәгә, Сабан туе уздырыла торган мәйданга да барып килдек. Ә Кәҗә тавы барыбызны да аеруча шаккатырды. Аңардан авылга шундый күркәм күренеш ачыла!
Камышлы җиренә битараф кала алмыйсың, бирегә килгән саен киләсе килеп тора. Кунакчыллыклары өчен камышлылыларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез!
Гюзяль РАМАЗАНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 672



