75 яшь — олы байлык ул!

hCglf6U-D-hFg6BPqTs3z5NMnoQMBQGwETcHkiQ-n2SJ4q1F8bmG89Yv56ndxNRO5r7RZBR81HLzsfKyN-MZ0Itb18 сентябрьдә Сабирҗан Насыйров гомер бәйрәмен билгеләп үтте

Артта озын юллар,
Шатлык, сагышлары да булгандыр,
Чәчләреңә инде чал йөгергән,
Еллар чоры шулай кунгандыр.

Мәкаләмдә сүз Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәриятендә егерме елга якын җитәкче урынбасары вазыйфаларын башкарган Сабирҗан Хәсән улы Насыйров турында бара.

Милләттәшебез үз гомеренә физкультура укытучысы, тренер булып эшләгән, бик күп оста спортчыларны тәрбияләгән.
Лаеклы ялга киткәч тә, тик утыра алмый ул. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша башлый. 1998 елдан бирле Тольятти шәһәренең мөселман дини оешмасы рәисе булып тора.

Сабирҗан Насыйров игелеклелек, тыйнаклык, тормыш сөючәнлек сыйфатлары белән аерылып тора.
“Һәр эшемне бик яратып башкардым. Минем өчен бу үзе бер зур бәхет!” — ди ул.

Тугры ир, яхшы әти, үрнәк бабай да бит әле Сабирҗан әфәндебез. Хатыны Минҗиһан белән бергә гомер итүләренә 53 ел тулган. Бер кызлары, бер уллары, ике оныклары, дүрт оныкчыклары бар.
Олы мактауга һәм соклануга лаек булган Сабирҗан Хәсән улы Насыйровны ихлас күңелдән күркәм юбилее белән тәбриклибез.

75 яшь — әле матур вакыт,
Борчылмагыз килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Аллаһ,
Калган гомер үтсен шатлыкта.
Бу юбилей — әле тик бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда,
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын сезгә бик күп елларга!

 Зөлфия ГАЛИХАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 419

Комментирование запрещено