Узган атнада Самара тамашачысына Әлмәт шәһәренең татар дәүләт драма театры — “Ат карагы”, ә Буа дәүләт драма театры “Мишәрем-шикәрем” спектакльләрен тәкъдим иттеләр. Ике тамаша да тулы заллар җыйды.
Күренекле татар драматургы, язучы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Ат карагы” спектаклендә вакыйгалар революция һәм гражданнар сугышы чорында бара. Ул вакытта һәр гаиләгә, шул исәптән татарларга да кагылган үзгәрешләр аеруча кискен чагыла.
Ул елларда Казан губернасы авылларында ат караклары шайкасы эш итә. Әйтергә кирәк, пьесаның төп герое, әлеге банда башлыгы Сибгатьнең чын тарихи прототибы бар. Ул – Шәкүр Рәхимов. Туфан Миңнуллин үз әсәрен 40 томнан торган җинаять эше белән танышып иҗат иткән.
Ачка интеккән караклар байлардан урлыйлар, ярлыларга булышалар. Берәүләре якты күңелле, икенчеләре намуссыз… Әмма революция һәрберсенә карата күзебезне ача. Ә караклар өчен дәү әти булган Сибгать үзен ничек тотачак? Ул мәрхәмәтле, гадел, әмма булдыра алганча көн күрә һәм башкаларга да ярдәм итә.
Бер гасыр элек булган вакыйгалар сәхнәдә бүгенге көндә дә актуаль проблемалар буларак тасвирлана.
Намуслык, гаделлек, бозыклык, килеп туган ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту. Боларның барысы турында да Сибгать аннары, җинаять эшләрен үз өстенә алып, сөргендә булып кайткач уйлана.
Әйтергә кирәк, спектакль декорацияләре искитәрлек иде — чын зурлыктагы атлар менә-менә томырылып чабып китәр төсле тоелды. Ә патша хакимияте вәкиленә суккач, аның битеннән әйтерсең лә чын-чынлап кан акты.
Артистларның осталыгы безне тулысынча шул еллардагы вакыйгаларга, проблемаларга чумдырып, тормыш кыйммәтләре, рухи-әхлакый сыйфатлар турында уйланырга мәҗбүр итте.
“Ат карагы” спектаклен карагач, җитди хисләргә бирелсәк, “Мишәрем-шикәрем” дип аталган музыкаль комедия барышында рәхәтләнеп көлештек.
Татар авылында тормыш гөрләп бара. Халык җан-фәрман эшли дә, балалар да тәрбияли. Әлбәттә инде, әти-әниләр, әби-бабалар балаларының һәм оныкларының үз милләт кешеләренә кияүгә чыгуларын, өйләнүләрен телиләр һәм аларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп торалар.
Төп герой, авыл кызын сайлап алып, ата-анасын бик шатландыра. Әмма барысы да тигез генә бармый шул. Әти-әни улларына башка кызны димләгәннәр икән бит! Шуннан соң шулкадәр мавыктыргыч вакыйгалар башланып китә ки, тамашачы өчен егетнең кайсы кызга өйләнәчәге соңгы минутларга кадәр сер булып кала.
Комедияне карагач, сөекле әби-бабаларыбыз, газиз әти-әниләребез лаеклы тәрбиясенең, аларның акыллы киңәшләренең, үгет-нәсыйхәтләренең никадәр кадерле һәм мөһим булуына тагын бер кат инанасың.
Залия ДИНМУХАМЕТОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 444




