Дәһшәтле еллар кайтавазы

i (4)

Чулпан һәм Сидяково авыллары арасында ялгыз кабер бар. Кем күмелгән соң тау башында?

Революциядән соңгы елларда хәрәбәләр астында яткан илебезгә яңа бәла килә — Гражданнар сугышы башлана. Моннан файдаланып, 14 дәүләт аңа каршы сугыш ачалар һәм төрле яклап Рәсәй чикләре аша 200 меңлек гаскәр белән басып керәләр. Шул вакытта илнең яшәү-яшәмәү мәсьәләсе кыл өстендә калгандай була.

Элгәре Антанта илләре Рәсәйне большевиклардан азат итү исәбе белән яшь совет иленә сугыш ачканнар, дигән фикер яшәп килде. Ләкин дә моның сере күпкә катлаулырак. Мәсәлән, интервентларның төп максаты — ул авыр хәлдәге илне бүлгәләп, һәркайсысы аннан үзенә өлеш чыгаруга нигезләнгән була. Чехлар Самар шәһәрен басып алгач, эсерлар КомУч (Комитет Учредительного собрания) төзиләр. Шулай итеп, Самар шәһәре 4 ай буена Рәсәйнең идарә үзәге, яисә башкаласы булып санала.

Бу вакытта бөтен ил күләмендә киң җәелгән кан коюлар бара. Менә шундый катлаулы һәм хәлиткеч чорда, яисә бөтен Идел буе җирләре Колчак гаскәрләре һәм чехлар кулында булган вакытта, Петроградтан РСДРП (б) мандаты белән Самарга Батыргали Ваһапов җибәрелә. Аңа аклар тылында партизан отрядлары оештыру бурычы йөкләнә. Батыргали данлыклы революционер Сергей Лазоның якын дусты һәм көрәштәше була. Революционерлар буларак, алар патша вакытында бергә каторга газаплары кичерәләр, Сергей Лазоны да шулай ук Ерак Көнчыгышка, япон басып алучыларының тылында партизан отрядлары оештырырга җибәрәләр. Бу ике легендар шәхеснең язмышлары охшаш. Аларның икесен дә интервентлар ерткычларча җазалап үтерәләр. Сергей Лазоны японнар паравоз пичендә яндыралар, ә Батыргалине аклар җазалап, үлеген күмүне тыялар һәм гәүдәсен кыргый җәнлекләргә ташлыйлар.

Батыргали Ваһапов Богырыслан өязенең Иске Ярмәк авылында туып-үсә. Ул үз чорына күрә алдынгы фикерле, укымышлы кешеләр исәбендә санала. Авыл мәдрәсәсендә укыганда, ул ахун Хөснулла хәзрәт Баһаветдиновның иң алдынгы укучыларының берсе була. Аннан соң Богырыслан өязе үзәгендә гимназия тәмамлый. Беренче Бөтендөнья сугышында унтер офицер буларак сугыша һәм ахырда революция хәрәкәтендә актив катнаша, РСДРП (б) әгъзасы була.

Богырыслан өязе, шул исәптән анда кергән хәзерге Камышлы районы җирләре элгәредән татар-башкорт халкының азатлык яулау дәверендә көрәш үзәге булган. Монда даими рәвештә канлы сугышлар, төрле баш күтәрүләр булып узган, Революциядән соң совет власте урнаштыру чорында да биредә киң җәелгән көрәш барган.

Бөтен Идел буе җирләрен Колчак гаскәрләре һәм ак чехлар басып алган, яшь совет республикасына үлем куркынычы янаган вакытта бу җирләрдә аеруча дәһшәтле сугышлар бара.
1919 елның март аенда Иске Ярмәк авылына Колчак гаскәрләре басып кергәч, бөтен коммунистлар, партия, совет хезмәткәрләре һәм укытучылар — барысы да Шуран тавындагы умарталыкка качалар. Аклар качып өлгермәгән сельсовет рәисе Гатауллин Хабибулланы тотып алалар һәм авыл уртасындагы мәйданда атып үтерәләр. Калган активистларны чыбыркы белән суктыралар. Үзләре дә ачлыктан интеккән халыкның актык малларын талап һәм атларын алып, китеп баралар. Бу чакта акларның штабы Иске Ярмәк авылыннан ун чакрым ераклыктагы Седяково авылында, ә кызыл партизаннарның штабы Мансур авылы янында урнашкан була. Комиссар Батыргали Ваһапов шуннан төнлә үзенең гаиләсен күрергә туган авылы Иске Ярмәккә кайта. Моны ишеткән авыл байлары аклар штабына бу хакта хәбәр бирәләр һәм иртәнге таң алдында Колчак гаскәрләре Батыргалине кулга алалар. Атлы казаклар аны ялан өс һәм ялан аяк килеш кар өстеннән Седяково авылында урнашкан штабларына куып алып китәләр. Җазалап допрос алганнан соң, аны авыл читендәге тау башына алып баралар. Шунда бер атлы казак аның башын чабып өзгәч, ул баш тау астына тәгәрәп китә. Бу коточкыч ачлык елларында бүреләр күп үрчи. Батыргалинең үле гәүдәсен күмүне катгый тыеп, шул ерткычларга калдыралар.

Батыргалинең бертуган абзыйсы Ваһапов Ширияздан, аның улы Шәймәрдән Шириязданов һәм аларның туганнары караңгы төндә туң җирне казып, аны читкәрәк илтеп күмәләр. Озакламый белочехларны илдән куалар һәм акгвардиячеләр тар-мар ителә. Шунда Батыргалинең гәүдәсен авыл зиярәтенә күчереп күмү мәсьәләсен кузгаталар. Ни кызганыч, тик еллар киеренке һәм дәһшәтле булу сәбәпле бу максат гамәлгә ашмый кала.

i (3)i (4) i (5) i У могилы батыргали

Менә инде 100 елдан артык шул дәһшәтле елларның истәлеге буларак Чулпан һәм Седяково авыллары арасындагы тау башында ялгыз кабер басып тора. СССР вакытында аның янында пионер һәм комсомол сафларына кабул итүләр һәм башка тантаналы чаралар үткәрүләр гадәткә кергән иде.

Тормыш барышында күп нәрсә үзгәрә, шул исәптән кешеләрнең дөньяга карашы да. Элгәре булып узган күп кенә гыйбрәтле хәлләр дә онытыла, сансызлана. Тик тарихны санламаган, аңа битараф булган очракта, үткәндәге аяныч хәлләр яңадан кабатланып, тагын да зуррак бәлаләр китерергә дә мөмкин бит. Менә бу тау башындагы ялгыз кабер күренеше дә төрле уйлар тудыра. Анда халкыбызның киләчәген кайгыртып, интервентларга каршы көрәштә үз гомерен корбан иткән легендар шәхес күмелгән. Ни кызганыч, әле бүгенгәчә Батыргали һәм аның көрәштәшләре кебек ялкынлы йөрәкле батырларга карата төрле карашлар яши. Берәүләр аны хөрмәт итеп, каберен карап, аңа карата матур истәлекләр саклыйлар. Дөрес, моңа битараф булганнар да җитәрлек. Бәлки шуңадыр да, хәзер элгәре шаулап узган шаукымлы вакыйгаларның бүгенге көндә яңадан кабатлануын күрәбез. Мәсәлән, чиксез авырлыклар белән җайга салынган СССР тар-мар китерелде. Әгәр дә моннан 100 ел элек 14 дәүләт аны талап, үзара бүлгәләү өчен сугыш ачкан булсалар, бүген андый илләр саны 50дән узды. Тарих — ул зирәк укытучы да, тәрбияче дә, ялгышлардан саклаучы һәм шул ук вакытта киләчәккә юл күрсәтүче олы маяк та. Тик аны таный һәм зурлый белергә генә кирәк. Шулай булмаганда — аның кырыс хөкемдар һәм каты җаза бирүче булуы да кешелекнең яшәү дәвамында еш күренә.

Төбәгебез тарихын актарып караганда, аның искиткеч тирән һәм бай булуы беленә. Мәсәлән, элгәре Оренбург губернасының Богырыслан өязенә кергән Камышлы якларындагы һәрбер тау, урман, чокыр, күл исемнәренең барысында да тирән тарих серләре саклана. Биредә әледән-әле кабынып киткән татар-башкорт халкының азатлык өчен баш күтәрүләре башланган. Шулай ук Пугачёв генераллары Гавриил Давыдов һәм Йосыф Ангалышев монда гаскәр туплаганнар. Болар һәм башка кыйммәтле тарихи сәхифәләр үзләрен ныгытып өйрәнүне күптәннән көтеп яталар.

Богырыслан өязенә кергән Камышлы төбәгенең мәгърифәт үзәге булуы да яхшы билгеле. Илдә наданлык хөкем соргән чорда биредән бихисап муллалар, укытучылар, галимнәр, партия һәм совет хезмәткәрләре чыкканнар. Бу хәл Иске Ярмәк авылында яңа методлы мәдрәсә ачкан җәдитче-новатор ахун Хөснулла хәзрәт Баһаветдиновның эшчәнлегенә бәйләнгән. Батыргали Ваһапов — наданлык, гаделсезлек белән һәм баскынчы интервентларга каршы аяусыз, канлы көрәш барган дәһшәтле чорның күренекле бер вәкиле. Аның турында Халик Садри да үзенең “Безнең таңнар” исемле әсәрендә язып уза. Анда Батыргали Вагаповның төрмәдән кайткан чагы сүрәтләнә.

“Кеше китә, хәтер кала”, — диләр. Ни кызганыч, тик Батыргали кебек Гражданнар сугышы каһарманнары турындагы истәлекләрнең күбесе хәзер югалган һәм бу югалтулар дәвам итә. Мәсәлән, Батыргали туплаган партизан отрядлары командарм Михаил Фрунзе җитәкләгән Кызыл Армия сафларына кушыла. Аның сафларында Камышлы төбәгендә яшәүче кешеләр дә төрле сугышларда катнашалар. Ни кызганыч, тик моның турындагы кыйммәтле мәгълүматларның күбесе хәзер инде онытылган, югалган.

Батыргалинең көрәштәше Халик Садри Карабаш фронтында военком була. Аннан соң Самар Тубкомы секретаре, язучы, Татарстан язучылылар союзының Литфонды рәисе. Шәһит Җәләев — гражданнар сугышы герое. Шундагы сугышларның берсендә ул бер аягын югалта. Ахырда революциядән соң барлыкка килгән иң беренче татар галимнәре исемлегендә була. Икътисад фәннәре кандидаты. Озак еллар Казандагы югары уку йортларында студентларга белем бирә. Мирза Бикташев — батальон комиссары. Богырыслан җирлегендә ул мөселман батальоны төзүдә актив катнаша һәм Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәшә. Моның белән бергә алар Көнчыгыш илләрендә мәктәпләр ачканнар һәм мөселман халыкларына гыйлем бирү буенча зур эшчәнлек алып барганнар. Саниәхмәтов — Көньяк фронтта сугыша, партия һәм совет хезмәткәре.

Иске Ярмәк авылыннан Гражданнар сугышында 150 кеше катнашса, шуларның 68е яу кырларында ятып калганнар. Алар Колчак, Юденич, Деникин һәм Махно гаскәрләре белән сугышканнар. Урта Азиядә басмачылар белән көрәшеп, анда совет власте урнаштырганнар.

Нинди генә сугышны алсаң да, алар коточкыч кан коюлар, тол хатыннар, ятим балаларның ачы күз яшьләре һәм бихисап бәла-казалар тууга сәбәпче булалар. Ләкин дә Гражданнар сугышы — ул әле чит илләрнең халыклары белән генә дә бармый. Бу сугыш — ул ил эчендә, халыкның үзара кан коюына бәйләнгән. Монда берәүләр чиксез мохтаҗлыкта яшәгәндә чарасыз калып, кулына корал алсалар, икенчеләр үз байлыгын саклап сугышалар. Бу -  күрше-күршегә, хәтта улы- атасына, туган-туганга каршы корал күтәрүгә бәйләнгән сугыш. Нинди генә илдә барса да, Гражданнар сугышы — ул коточкыч зур фаҗига. Монда бернинди сугыш алып бару тәртибе, килешүләр, хәтта әсирлеккә алылулар да каралмаган. Бу фәкать вәхшилек хөкем сөргән, куркыныч заман булган. Илебез шундый коточкыч зур фаҗига алдында торганда каһарман бабаларыбыз аны һәлакәттән саклап кала алганнар һәм зур авырлыклар белән аякка бастырып, көчле державага әверелдергәннәр. Шуңа да, киләчәк буыннар ирекле илдә, тук һәм җитешле тормышта яшәсен өчен һәлак булган батырларга без игелекле булып, алар турында матур истәлекләр саклап, алар рухына изге догалар җиткереп торырга тиешбез.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Самара шәһәре.

Просмотров: 1783

3 комментариев

  1. Гражданнар сугышы — нинди зур фаҗига! Фәрит Ширияздановка аның асылын шулай тәфсилләп күрсәткән өчен күп рәхмәт.

  2. Бик яхшы, эчтәлекле мәкалә. Чын тарихый хәлләргә нигезләнгән, дөрес бәя бирелгән.